Барлык яңалыклар
Шәхес
26 ноябрь 2020, 00:57

Милләт тагын бер асыл улын югалтты

Милли хәрәкәт аксакалы, меценат Әсгать Корманаев бакыйлыкка күчте.

Әсгать Рәфкать улы Корманаев 1949 елның 13 декабрендә Стәрлетамак районының Аллагуват авылында дөньяга килә. Уфа нефть техник институтын тәмамлый. 90 елларда Салават шәһәрендәге иң зур ширкәтләрнең берсе булган “Политрон” җәмгыятен җитәкли. Шәһәр шурасы депутаты була. Эшкуарлык белән шөгыльләнгән елларында Салават шәһәрендә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы ачарга ярдәм итә, аларга һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп тора. “Салават күпере” исемле гәзит оештыра һәм нәшер итә. Милли ансамбльгә киемнәр алуда да ярдәм итә. 90 елларда Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең Салават бүләкчесе белән җитәкчелек итә, аннан Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәсен җитәкли.
Әсгать Корманаев соңгы елларда милли-мәдәни мохтариятнең Салават бүлекчәсе белән җитәкчелек итте. 2013-2019 елларда читтән торып Казан Ислам институтында белем алып, имам таныклыгы алган иде. Аның белән Ислам институтында бер бүлмәдә яшәп укыган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бу уңайдан шуларны сөйләде:
“Мин аның белән Ислам институтында укыганда бик тыгыз аралаштым, дуслашып киттек. Бик милли җанлы, туры сүзле, хакыйкатьне күзгә карап әйтә торган кеше иде. Заманында милли хәрәкәткә нык ярдәм иткәнен беләм. Мәрхүмнең сүзләренә карганда, ул Салаваттагы “Оргсинтез”, “Салаватпыяла” ширкәтләреннән соң иң көчле ширкәт белән җитәкчелек иткән. Уфадагы татар оешмаларына, “Нур” театры оешканда аларга да матди ярдәм күрсәткән.
Мин аның белән һәрдаим шалтыратышып тордым. Узган атна башында ул авырып торуын әйткән иде. Мин табиб чакыртырга куштым. Узган сишәмбе өенә табиб килеп караган, пәнҗешәмбе компьютер томографиясе ясаткан. Үпкәсенең 70 проценты зарарланган булган. Башка авырулары юк иде, ләкин кан басымы белән интеккәнен беләм. Шуннан Стәрлетамак хастаханәсенә салынган иде. Кичә реанимациягә күчергәннәр, бүген үпкәсен ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар. Кызганыч, терелә алмады. Мин үткән җомга аңа Конгресс медале тапшырылуын хәбәр итеп, Ватсап аша фотосын салган идем. “Бу үлем алдыннан бүләкләү”, дип шаяртты.
Җеназасын миңа укырга кушкан иде. Мәрхүмне соңгы юлга иртәгә озатабыз”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин. Мәрхүмнең васыяты буенча ул Кантковка авылы зиратында җирләнәчәк.
Читайте нас: