Барлык яңалыклар
Шәхес
26 ноябрь 2020, 13:10

Касыйм Йосыповка – 85 яшь

Касыйм абый татар теле, сугыш чоры балалары һәм бүгенге татар җыры турында ни уйлый?

Касыйм Йосыпов – Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәре академиясенең хакыйкый, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы эшләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия лауреаты. Чакмагыш районының шәрәфле кешесе, “Чакмагыш” якташлык җәмгыятенең һәм Чакмагыш районының Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премия лауреаты. Хәзерге вакытта Башкортстан дәүләт университетында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли. 26 ноябрьдә аңа 85 яшь тулды. Күренекле галим, милләтпәрвәр, “Тулпар”ның даими авторы Касыйм аганы тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез. Һәм аның белән әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.
– Касыйм Мөхәммәтназыйф улы, Сезнең бик уңышлы әдәби әсәрләрегезне беләбез. Иҗат белән ни сәбәпле шөгыльләнә башладыгыз?
– Урыны туры килгәндә мин 11 ел дәвамында туган телемдә укуым белән горурланырга яратам. Карагыз әле, беркемнән дә ким түгелбез ич. Артык ягыбыз – туган тел байлыгыбызда. Бу – кемнеңдер ничәдер чит телләрне белүе өстенлегеннән өстенрәк. Туган телне йөзьяшәр имән белән чагыштырасым килә. Бернинди җил-давыл да аны ега алмый. Димәк, туган телле кешене юлдан яздырып булмый. Аның калебе корычтан. Мин газиз татар телемә мәхәббәт тәрбияләгән туган авылым, атам-анам, Сыерышбаш мәктәбе, Кушнаренко татар педагогика училищесы алдындагы бурычымны беркайчан да түләп бетерә алмаслыгымны тоеп яшим. Туган телемне үземнең иҗатымда кулланам, дип әйтү, минемчә, бөек татар телемне кимсетүгә генә тиң булыр иде. Киресенчә, туган телем мине үзенең арбасына җиккән дә, “булдыра алсаң, тарт, әйдә” дигәндәй яратып та, елмаеп та карап тора.
1975 ел. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы көннәре. Ул вакытта мин СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында эшли идем. Бәйрәмгә багышлап, конкурс игълан иттеләр. Җибәреләсе әйберләр бик тә хаклы рәвештә республикада көн итүче иң зур өч халык телендә: башкортча, урысча, татарча. Мине яшен суккандай булды: ”Син дә язмасаң, туган телеңдә кем язар?!”. “Әткәй, исәнме!” һәм “Сугыш ничек бетте?”дигән парчалар яздым һәм бәйгедә җиңеп чыктым. Ул вакытка мин сугышта ятып калган әткәйнең һәм Һәйят абыемның тугандаш каберләрен зиярәт кылган идем инде. Алты яшендә әткәйсез калган ятим баланың инде картаеп килгән чагында әтисенең каберлеге каршына килеп басканы күз алдыгызга киләме?.. Гүя дистә еллар узмаган, каршындагы тугандаш каберлек тә җир өеме түгел, ә әткәсе үзе. Тетрәндергеч очрашуда әйтә алган сүзем дә “Әткәй, исәнме!”гә әйләнде.
Сугыш беткәнен, һай, яхшы хәтерлим мин... Яшел мәчет кырында урам бераз борылыш ясый. Шул борылыштан 8 май көнне 7 сыйныфта укучы Әнүзә апа чабып килеп чыкты да инде: “Сугыш беткә-ә-ән! Иртәгә мәктәпкә уку әсбаплары түгел, тәлинкә-кашыклар гына алып барырга!” Шушы мизгел уема-акылыма кереп оялады: сугыш Сыерышбашта беткән икән. Соңрак, Янагыш егете, үз мишәребез Газиның, иптәшләре белән бергә Рейхстаг түбәсенә беренче байракны кадаганын белгәч кенә мин сугыш беткән җирне Берлинга күчердем.
Фәндә эшләү белән тәңгәл рәвештә туган телемдә, әлбәттә, инде үз хисабыма, алты китап чыгардым. Барысы да Сыерышбаш мисалында, барысы да газиз авылдашларым хакында. Алар аша гына бөтен халкымның офыкларын колачлап була ич. “Тамырлар” исемле китабымда Русиядә уздырылган 10 ревизия язмаларын, XIX–XX гасырларда мәчетләрдә алып барылган мөселман метрик язмаларын, 1917 елда Вакытлы хөкүмәт уздырган ихата һәм авыл хуҗалыгы исәбен, СССРда уздырылган җанисәп материалларын кулланып, Сыерышбашның 54 нәселен 300 еллык арада тикшердем. Казандагы Бөтендөнья татар конгрессындагы китапны тәкъдим итү вакытында филология һәм тарих буенча олпат галимнәр: “Дөньяда бер татар авылы да әлегә бу киселештә каралмаган”, – дип бәһа бирделәр. “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабымны үзем бик яратам. Аның нигезенә үземнең мисалымда сугыш елларының ятим балаларының зары-моңы лейтмотив итеп салынган. Дәүләт думасына күпме төбәкләрдән сугыш еллары балаларына игътибарны арттыру турында тәкъдимнәр бара. Депутатлар әйтерсең лә ишетмиләр-күрмиләр. Хәзер инде иң яшь сугыш баласына да 75 тулып китте. Күпме көтәргә була? Без сугыш вакытында хәлдән килгәнчә, хәлдән килмәгәндә көчәнеп тә эшләп, Бөек Җиңүне якынайттык. Без эшләмәгән эшләр калмагандыр ул! Алай икән, безме картайган көнебездә ниндидер ташламаларга лаек түгел кешеләр?
– Сез җырга битараф түгел, Касыйм ага. Туган ягыгызда татар җыры конкурслары оештырдыгыз. Татар җырына мәхәббәт кайдан килә?
– Халкым миңа газиз икән, бу хис аның җырыннан аерыла алмыйдыр. Татар җырына мәхәббәт үземнең барлыгым, табигатем белән бергә үрелгән. Ничек мин сөйләшә, көлә-елый башлаганмын, җырга мәхәббәт тә үзеннән-үзе килеп чыккан. Аннан соң, тагын сугыш елларындагы дәресләребез искә төшә: сыйныф бүлмәсе суык, караларыбыз туңган, китап ничә кешегә бер генә. Хәнә апабыз, аптыраганнан: “Әйдәгез, укучылар, җыр дәресе ясыйбыз!” – дип, безнең күңелләрне күтәрә. Үзе Йосыф нәселе кызларына хас булганча бик моңлы итеп татар халык җырын башлый. Без сыек кына тавышларыбыз белән апа артыннан иярәбез. Кушнаренко педучилищесындагы җыр дәресләре үзләре эталон булырлык. Фоат абый көйне башта нота станына төшерә, аннан баянда уйнап күрсәтә, шуннан соң без кушыла башлыйбыз. Кагыйдә буларак, бу – халкыбызның бер җәүһәр җыры.
Университетны тәмамлагач, ике ел мәктәптә укыткан арада укучыларга җыр дәресләрен мин дә шулайрак үткәрә идем. Соңгы елларда бүгенге эстрада шаукымы халык җырларын үгисетә башлады. Мисал китерим әле. Бер җилле җырчыбыз бар. Яшь кенә булса да, халык артисты исемен дә бирделәр үзенә. Әмма мин аның башкаруында бер татар халык җырын да ишеткәнем юк. Җырлаган җырларының күбесе әти, ир, балалар турында гына... Халык артисты исеменә халык җырын башкармыйча гына күтәрелү, йомшак кына әйтсәк, дөрес түгел ич.
Мәрхүмәкәем Зифа апа Басыйрова искә төшә. Татар халык җырларын башкаруда тиңе булмаган бу зат зур заллардан микрофонсыз килеш сәгатьләр буена халык җырларын яңгыратыр иде. Һәм... Фани дөньядан атказанган исем белән генә китеп барды. Бүген җиңел-җилпе җырулар белән халык исемен күтәргәннәргә Зифа ападайларның рухлары рәнҗемиме? Халык җырларын башкармаучыларга каршылык күрсәтү теләгеннән мин Чакмагышта үземнең бүләгемә конкурслар үткәрәм. Жюри рәисләренең исемнәрен атап әйтсәм, хөрмәтле укучылар бу бәйгеләрнең мәгънәлелеген сиземләр дип уйлыйм: хәзер инде чынлыгына ышана да алмаслык Фәридә апабыз Кудашева, Татарстанның халык артистлары, татар халык җырларын башкару осталары Миңгол Галиев, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Сәлахов. Аларның барысы да икенче көнне Сыерышбашка гала-концертка кайттылар. Яшь башкаручылар белән ярышып, халык җырларын суздылар. Авыл халкына искиткеч бүләк булды бу. Залда салкынчарак булганга затлы чәшке тунын иңенә салган Фәридә апа, күрше авыл егетебез, искиткеч моңлы тавышка ия Фәүдәт җырлап беткәч, урыныннан торып басты да кул чаба-чаба сәхнәгә таба китте. Тунының бер җиңе кулбашы буйлап бераз гына, әйтәсем килә, шушы манзарага матурлык өстәп, аска шуды. Кичә үзенә Чакмагышта бирелгән, кочакка сыймаслык ак чәчәкләр җиңе буйлап берәм-берәм коелалар. Кочакта калганнары да күп иде әле. Ул аларны Фәүдәткә бүләк итте. Тамашачы моны халык җырчысыннан халык җырчысы булырдайга дип кабул итте.
Өстәп әйтәсем килә, “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабымда татар җырына булган мәхәббәтемне, зарымны өч очеркта күрсәттем: “Җырларыбыз – җан авазы”, “Ямьле Агыйдел буйлары ла...”, “Тыңласаң җыр, тыңла моңлылардан”. Сәхнәдә фонограммага сикерүче җырлаучылар шуларны укысалар, бәлки, гафләт йокысыннан уянырлар иде.
“Татарстан – Яңа гасыр” каналында халкыбызның мәхәббәтен яулап алган бер тапшыру бара – “Җырлыйк әле”. Җитәчесе Нәҗип Бәдертдинов дисеңме, алып баручылар Азат белән Алинәме, Динә, Марсель, Николаймы – һәммәсе татар җырына гашыйк, һәммәсе үз урынында. (Алинә турында аерым әйтим әле. 2009 елда “Татар моңы”нда ул “Болын”ны , минем фикеремчә, моңа кадәр бер җырчы да башкара алмаган биеклектә башкарды. Сарман җыр мәктәбенә рәхмәт!) Мин бу тапшыруны көтеп алам, кайберләрен икешәр мәртәбә карыйм. Максатым бер: бүген берәр җәүһәр җырчы килеп чыкмасмы? Еш булмаса да, килеп чыга торалар. Бу тапшыруга халыкның күңеле сүрелмәсен өчен әз-мәз тәкъдимнәр әйтәсем килә: бертөрлелек – бертөслелек күренә башлады, бер үк җырлар еш кабатлана, аның өстенә “Идел”не “Идел” дип әйткән катнашучыны Азат белән Алинә “Су буйлап” дип әйтергә мәҗбүр итәләр. Чынбарлыкта, “Су буйлап”тан башланып киткән җырыбызны халкыбыз эпик биеклеккә күтәреп “Идел” ясаган ич. Биремнәрдә борынгы заман татар халык җырлары катламын күтәрәсе иде. Мисал өчен, “Кызыл төлке”, “Бакалы”, “Алма-Ата”, “Бакчагыз буенда тал читәннәр” һәм башка җырларны бирем итеп бир дә, әйтә алмасалар, Мәрьям Рахманкулова, Разия Тимерханова, Җәвәһирә Сәлахова, Флүрә Сөләймановалар башкаруында берәр генә куплетын экранда күрсәтеп, тыңлатып кара. Хәтерләренә сеңәр. Борынгы җырларыбыз белән кызыксыну да артыр. Ә төп нәтиҗә: зәвык үсәр.
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.
(Әңгәмәне тулы килеш “Кызыл таң” гәзитенең 24 ноябрь саныннан укырга мөмкин.)
Читайте нас: