Барлык яңалыклар
Шәхес
5 ноябрь 2020, 22:36

Уфада аркан белән самолет тарттылар

Рекорд безнең арабыздан вакытсыз киткән Уфа мэры Өлфәт Мостафинга багышланды.

Бүген “Уфа” халыкара аэропортында Эльбрус Нигъмәтуллин 36 тонналы “Boeing 737-500” самолетын аркан белән тартып, яңа рекорд куйды. Ул очкычны 44,58 секунд эчендә 25 метр арага тартып бара алды.
– Мин бу рекордны бездән вакытсыз киткән Уфа мэры Өлфәт Мостафинга багышладым. Дөресен генә әйткәндә, тренировкаларда самолетны кузгата алмадым, ә бүген мин булдыра алдым. Хатыным “Боинг” мине җиңәр дип борчылган иде, ниһаять, аның ул газаплары бетте, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Эльбрус Нигъмәтуллин .
Стронгмен, ягъни авыр йөкләр тарту буенча дөнья вице-чемпионы, “Русиянең иң көчле кешесе” титулы иясе Эльбрус Нигъмәтуллин “Truck-pull” – авыр йөк машинасы тарту экстримы дисциплинасында рекордсмен булды.
– “Уфа” аэропорты яшьләргә үрнәк булучы, аларны рухландыручы, республиканы танытучы һәм яңа үрләргә ирешкән кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Спортчы үзенең гадәттән тыш бурычын үти алуына без шат. Аэропорт, пандемиягә карамастан, кабат югары һөнәри дәрәҗәсен раслады, ике миллион пассажирга Идел буе федераль округында беренче булып хезмәт күрсәтә алды һәм 2013 елдан бирле без биләгән алдынгы позицияләрне саклап кала алдык, – диде “Уфа” аэропорты генераль директоры Александр Андреев.
5 ноябрь “Уфа” аэропорты өчен вакыйгаларга бай булды. Рекорд куюдан тыш, бүген югары нәтиҗә теркәлгән – һава аланы агымдагы елда ике миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Шуны да әйтергә кирәк, якын арада аэропортта эчке һава авиалинияләренең яңа терминалын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: