Барлык яңалыклар
Шәхес
30 октябрь 2020, 23:58

Мәрхүм Уфа мэры гадилеге белән истә кала

Элекке мэрлардан аермалы буларак төрле популистик һәм пиар чыгышлар ясамый, сәяси лозунглар күтәрми тыныч кына шәһәр өчен тырышты.

Уфа мэры вазыйфасына 2018 елның 29 октябрендә керешкән иде. Нәкъ шул көнне бакыйлыкка күчте. Ул башкалалыларның хәтерендә көчле җитәкче буларак калачак. Элекке мэрлардан аермалы буларак төрле популистик һәм пиар чыгышлар ясамый, сәяси лозунглар күтәрми тыныч кына шәһәр өчен тырышты. Күп яктан үзе дә үрнәк булды. Әгәр аңа кадәр мэр булган кеше кышкы карны тазартып өлгерәлмәүләрен җиңел генә аңлатып, аны тазартырга түгел, таптап өстеннән йөрергә кирәк дип чыгыш ясаса, Өлфәт Мостафин көрәк тотып үзе урам тазартырга чыга иде.
Уфадагы Урманчылар паркындагы зоопаркта аю балалары тугач ул аларның хәлен белергә килеп аюларның һәм башка җанварларның яшәү шартларын яхшырткан иде. Яхшы коммунальщик буларак шәһәрне тазарту техникасын күзәтеп, паркны тулыландырып, үзе дә заманча техника эшен руль артына утырып башкарып караудан да кыенсынып тормады.
Өлфәт Мостафин белән хушлашу 31 октябрьдә 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында узачак.
Чараны карау өчен “Вся Уфа" телеканалында туры трансляция оештырылачак.

Фото: govoritufa.ru
Читайте нас: