Бүген Интернет киңлекләрендә онлайн рәвештә филология фәннәре докторы, профессор, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмас Галимҗан улы ШӘЙХУЛОВның 75 яшьлек юбилеена багышланган Халыкара гыйльми-гамәли конференция үтте.
Алмас Галимҗан улы 1945 елның 25 октябрендә БашкортстанныңТуймазы эшчеләр бистәсендә дөньяга килә. 1964-1965 елларда Туймазы районының Түбән Бишенде авылының сигезьеллык мәктәбендә укыта. Укытучысының киңәше белән ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1970-72 елларда Туймазы шәһәренең 7нче санлы урта мәктәбе укытучысы булып эшли. Шуннан соңгы гомере тулысынча Башкорт дәүләт университеты белән бәйле, дисәң дә була. Алмас Шәйхулов үзе укыган филология факультетының татар филологиясе кафедрасы каршында Идел-Урал халыклары телен, мәдәниятен өйрәнү лабораториясен ачу теләге белән яна. 1977 елда энтузиаст галим башлап җибәргән бу эш, 10 елдан рәсми танылу алып, иҗади лаборатория дәрәҗәсенә үсеп җитә. Атаклы галим аны тел белеме өлкәсенә яңа аяк баскан студентлар өчен беренче фәнни күнекмәләр алу үзәге дип атап йөртә. Ә алга таба гомерләрен фәнгә багышларга теләгән яшьләр бу лабораторияне үз өенә әйләндерә. Идәннән түшәмгә кадәр өелгән махсус ящикларга миллион ярым берәмлекне үз эченә алган бай картотека тупланган. Бу студент һәм аспирантларның Алмас абыйлары ярдәме белән чирек гасыр дәвамында лингвистик экспедицияләрдә бөртекләп җыйган иҗат «җимеше». Биредә Идел-Урал халыклары теленең барлык диалекталь берәмлекләре исәпкә алынган.
«Урыс галимнәре славян телләре буенча моны инде күптән өйрәнеп, онытып бетерделәр. Ә без әле юл уртасында гына. Максатыбыз – татар, башкорт, чуваш һәм Идел-Урал буенда яшәүче башка халыкларның телләре, мәдәниятләре арасындагы бәйләнеш үзенчәлекләрен ачып бирү», – ди галим.
Филология фәннәре докторы Алмас Шәйхулов Урта һәм Көнбатыш диалект буенча Казан һәм Башкорт дәүләт университетлары хезмәттәшлегендә нәшер ителгән сүзлек авторларының берсе. Аның аңлатуынча, сүзлек татар дөньясына гына хас үзенчәлекләрне тематик төркемнәргә бүленеш аша ачып бирә (сүзләр кешеләр язмышы, шәхес һ.б. төркемнәр белән бәйләп бирелә). Милләттәшебез Анкара шәһәрендә төрек-татар-башкорт теленең чагыштырмалы сүзлеген төзүдә катнашкан галимнәрнең берсе дә. Аның фәнни “багажында” бүген 500гә якын хезмәт бар.
Бүгенге конференциянең пленар өлешендә галимгә чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге хезмәттәшләреннән, җәмәгать эшлеклеләреннән ихлас тәбрикләү сүзләре әйтелде, аның тюркология фәненә керткән өлеше анализланды. Соңыннан гыйльми җыен үз эшен өч секциядә дәвам итте. Аларда тел, әдәбият, фольклор, социолингвистика, туган телләр укыту методикасы мәсьәләләре тикшерелде.
Фото: https://yandex.ru/images/search?from