Барлык яңалыклар
Шәхес
21 октябрь 2020, 01:27

Бүген Мостай КӘРИМнең туган көне

Мостай мудрый кеше иде

Мостай белән тыгыз аралашмасам да берничә тапкыр икәү генә бик озак сөйләшеп утырган идек. Анда мин аңа кайчандыр “разведкага” Казанга китеп, бер ай чамасы яшәп кайтуын да сораган идем. Җәмәгатьчелеккә чыгармаска, ике арада гына калуын сорап ул аңа җавап бирде. Шуңа язып тормыйм. Мостай бик акыллы, урыс әйтмешли, “мудрый” кеше иде. Бездә кайбер өлкән яшьтәгеләр яшьрәк каләмдәшләрен тәнкыйтьләп, дошман ясап дөньядан китеп баралар. Ә акыллы кешеләр үзе үлгәч аның иҗатын күтәрүче, данлаучы шәкертләрен калдыралар. Дошман арттырмыйлар.
Мостайдан тормыш юлын яңадан узган очракта нинди хаталарны кабатларгә теләмәвен дә сораган идем. Җәмәгатьчелек эшендә артык эшләп, иҗатка вакытын аз бүлүен ул тормышындагы үкенечләрнең берсе булуын әйткән иде. Шул ук фикерне татарның данлыклы прозаигы Әмирхан Еникидән дә ишеткән булды.
Мостайның тагын бер фикерен гел искә алам. “Шагыйрь күпме генә китап чыгарса да, аның шигырьләре бер китаптан артмый, кемнеңдер калынрак, кемнеңдер якарак була”, дигән иде ул. Моңа дәлил итеп Дәрдмәндне китереп була.
Мостайны соңгы юлга озату вакыйгасын да мәңге онытасым юк. Ул кадәр ташкын халык, аны зурлау республикада булмаган хәл. Президентларны да ул кадәр зурлап озатмыйлар. Димәк, чын әдип президент кына түгел. “Акыллы” башлар шуны аңласын иде дә бит...

Фото: mega-stars.ru
Читайте нас: