15 октябрь виртуоз музыкант Айнур Фатыйховны соңгы юлга озату мәрәсиме узган иде. Мәрхүм белән хушлашуда катнашкан берничә шәхес әлеге югалту уңаеннан фикерләре белән бүлеште.
Казаннан килгән Айнур Фатыйхов эшләгән төркем җитәкчесе, күренекле җырчы Ришат Төхвәтуллин:
“Миңа Айнур белән Казанда соңгы ел ярым эшләү бәхете тиде. Пандемия башлангач, ул студия урнашкан минем өйдә яшәде. Ул бар илгә билгеле музыкант иде. Айнур Башкортстанны данлады, безне күп нәрсәгә өйрәтте. Ул барлык музыкантларга үрнәк. Бездә башка андый музыкант юк.
Мин аның исән чагында ук кадерен белдем. Югыйсә, аның нәрсәсе бар инде дип әйтүчеләр дә булды. Ул әдәбияттагы Габдулла Тукай, Әнгам Атнабайлар кебек музыканың даһие булды. Без көне-төне бергә эшләдек. Аңа Мәскәүдән ДДТ төркеменнән, чит илләрдән шалтыраталар иде. Ул Ришатта эшлим, ул минеке дия иде. Гастрольләр туктагач, мин аңа исем бирү турында уйлана башлаган идем. Аңа бер бүләк булыр дидем. Ул баянчы гына түгел, аранжировкалаучы, күпкырлы, һәм, гомумән, сәләтле, яхшы кеше иде. Айнурсыз калу халкыбыз өчен зур югалту булды. Миндә Айнур белән баянга яздырылган җырлар калды, аларны алтын урынына кадерләячәкмен. Урыны оҗмахта булсын”, – диде Ришат Төхвәтуллин.
Бик күп популяр җырлар авторы Рәмил Чурагулов:
“Айнурсыз калу – зур югалту булды. 37 яшьтә булса да, ул халык мәхәббәтен яулаган зур артист иде. Ул җырчы буларак та танылып килә иде. Айнур минем сүзләргә язылган җырларны да башкарды. Аңа яшисе дә яшисе иде. Безгә – тереләргә аның исемен мәңгеләштерү турында уйларга кирәк. Урамнарга аның исемен кушу, аның исемендәге бәйгеләр уздыру кирәк булыр.
Айнур безне ташлап китсә дә, ул безнең күңелләребездә, йөрәкләребездә кала. Без аның якты истәлеген киләчәк буыннарга җиткерербез. Урыны җәннәттә булсын”, – диде Рәмил Чурагулов.
Популяр башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов:
“Айнурның иртә китүе барыбызны да тетрәтте. Мин аның белән тыгыз аралаштым. Өйләрендә дә кунакта булганым булды. Үзе дә миндә булгалады. Шулай таңга кадәр миндә бәйрәм итеп утырган идек. Төне буе баян тартып күршеләргә йокларга комачауладык. Иртәсен безгә күршеләр, киресенчә, дивар аша тыңлаган концерт өчен зур рәхмәт белдерделәр. Ул ихлас кеше иде. Андый кешеләр сирәк туа, бәлки шуңа гомерләре дә кыска буладыр. Ул атылган йолдыз кебек булды”, – диде Айгиз Баймөхәммәтов.
Мәрхүмнең сыйныфташы, бүгенге көндә Казанда яшәүче Нәркәс Харрасова:
“Без 1-8 сыйныфта бергә укыдык. Ул безнең сыйныфтагы иң сәләтле укучы, миһербанлы, изге күңелле, ярдәмчел иде. Кайбер чакта без аны кызлар кебек дип тә шаярта идек. Без беренче сыйныфка килгән 90нчы елларда туган тел укытулар кертелә башлаган чор иде. Безнең сыйныфта өч кенә кеше татарча укыту өчен тавыш бирде. Аның әти-әнисе, минем һәм Алина дигән кызның. Калганнар урысча һәм башкортчаны сайлады. Ул туган телен бик ярата иде”, – диде Нәркәс Харрасова.