Барлык яңалыклар
Шәхес
16 октябрь 2020, 01:30

Кеше китә, җыры кала: Айнур Фатыйховны соңгы юлга озаттылар

Уфада Айнур Фатыйховны искә алу концерты үткәрәчәк.

Бүген виртуоз музыкант Айнур Фатыйховны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу Уфаның көньяк зиратында узды. Айнурны соңгы юлга озату өчен Казаннан да дуслары, сыйныфташлары килгән иде. Айнур Фатыйхов эшләгән төркем җитәкчесе, популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясап “Шундый көчле виртуоз музыкант бүләк иткәне өчен әти-әнисенә зур рәхмәт! Айнур безне күп нәрсәгә өйрәтте. Ул барлык музыкантларга үрнәк. Бездә башка андый музыкант юк”, – диде. Соңгы юлга озату мәрәсимендә мәрхүмнең дуслары Айнурның исән чагында кадере булмавы, дәрәҗәле исемнәр бирелмәве турында борчылуларын белдерделәр.
Чара ахырында хезмәттәшләре һәм дуслары социаль челтәрдә Айнур Фатыйхов иҗатын сөючеләр төркеме булдыру, аның иҗатын тарату, фондын ачу, исемен мәңгеләштерү кебек фикерләр белдерделәр. Уфада коллегалары вакытсыз вафат булган баянчы-виртуоз Айнур Фатыйховны искә алу концерты үткәрәчәк. Кичә 2021 елның 22 февралендә – Айнурның туган көнендә булачак. Бу хакта Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.

Фото: Мунир Вафина.
Читайте нас: