Барлык яңалыклар
Шәхес
14 октябрь 2020, 12:04

Айнур Фатыйхов бакыйлыкка күчте

Аңа нибары 37 яшь иде.

Уфада танылган музыкант, баянчы Айнур Фатыйхов вафат булды. Аңа нибары 37 яшь иде. Ул күренекле баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның һәм сүз жанрында эшләүче Лилия Фатыхованың улы.
1983 елда Уфада туа. Укыган чакта ук төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Айнур Уфа сәнгать институты каршындагы Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта һөнәри белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1997 елда Швейцариядә узган халыкара баянчылар конкурсында VII урын ала, шулай ук уку елларында төрле халыкара конкурс-фестивальләрдә җиңә: 1994 – III урын; 2001 – шул ук конкурста I урын; 1999 – Октябрьский шәһәрендә халык уен кораллары республика конкурсында Гран-при яулый.
Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары белән эшли. 2007 елда аның тәүге альбомы чыга, анда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянда, кубызда уйнады.
Соңгы чорда ул Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән. Соңгы тапкыр 10 октябрьдә чыгыш ясаган.
Лилия һәм Халит Фатыйховлар бүгенге көндә хастаханәдә дәвалана.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: