Барлык яңалыклар
Шәхес
13 октябрь 2020, 13:55

Язучылар булдыра

Язучы Закир ӘКБӘРОВка «Күмертау шәһәренең шәрәфле гражданины» дигән исем бирелде. Бу мактаулы исемне Күмертауда нибары 23 кеше йөртә икән.

Укытучы, журналист, язучы Закир Насыйр улы Әкбәровның исеме укучыларга яхшы таныш. Ул 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Гомеренең ундүрт елы мәктәптә үтә, завуч, мәктәп директоры, РОНО мөдире була, унике ел буе Күмертау шәһәрендә совет һәм партия органнарында җаваплы вазифалар били. 1994 елдан бирле журналистикада. Төрле елларда «Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе, «Кумертауское время» газетасы мөхәррире була.
Хаклы ялга чыккач та Закир Насыйр улы актив рәвештә җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Берничә тапкыр Кумертау район һәм шәһәр Советлары депутаты итеп сайланды. 2012 елдан Кумертауның ветераннар шәһәр советы рәисе.
1999 елдан – Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, 2004 елдан БР Язучылар берлеге әгъзасы. «Аллам саклансын!» (2004), «Әрем исе» (2007) китаплары, «Почтальон малае» (Тулпар, 2014, № 2-3) «Еллар һәм юллар» (Уфа, 2018), «Тимергалиннар» (Кызыл таң, 2019, № 80-103) романнары һ. б. әсәрләр авторы. Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләргә лаек булды.
Быел Закир Насыйр улына Күмертау шәһәр округы Советы карары белән «Күмертау шәһәренең шәрәфле гражданины» исеме бирелде. Өлкән каләмдәшебезне котлап, киләчәктә дә иҗат илһамы телибез.
Читайте нас: