Барлык яңалыклар
Шәхес
4 октябрь 2020, 18:01

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә

Остазыбыз, күренекле фольклорчы Риф ага МӨХӘММӘТҖАНОВның (1939 – 1996) исемен 1960 – 2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлаучылар яхшы белә. Тик менә аның танылган татар драматургы Ризван ХӘМИДнең (1941 – 2017) бертуган абыйсы булуын күпләр белмидер дә әле. Язмыш җилләре бертуганнарның фамилияләрен икегә үзгәртсә дә, бер нәсел татар халкына ике зур шәхес бүләк иткән булып чыга.2013 елда мин Риф аганың яшьлек дусты, якташы Әмир абый КОТЛЫБАЕВ ярдәме белән Ризван ХӘМИДнең телефонын, адресын эзләп табып, аңардан абыйсы турында истәлекләр язуын үтендем. Ризван абый сүзендә торды һәм “Яшьти абый” дип аталган балачак хатирәләре озакламый “Тулпар” журналында басылып та чыкты. Бүген, Укытучылар көне алдыннан, әйдәгез, хәтерләребезне яңартып, татар дөньясының бу ике олы шәхесен кабат искә төшереп үтик!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Кеше хәтере – җиз иләк: тормышның куна тактасында ул үткәннәрне иләп, бары тик яхшы хатирәләрне генә калдыра. Риф Мөхәммәтҗанов белән мин, бер ата һәм анадан тугангамы, әллә яшь араларыбыз ике генә ел булгангамы (ишле гаиләбездә абый-апаларыбыз да шактый иде: Риф белән икебезнең, үз әниебездән башка, үги әниләребез дә бишәү булды), бер-беребезне ачык белә башлаудан алып, “яшьти абый”, “яшьти энекәш” дип йөрдек. Балачакта төрле хәлләр очрый, үзара мөнәсәбәтләребезнең, көрчеккә килеп терәлеп, кризис кичергән чаклары да булгандыр, әмма мин, хәзерге гомер баскычыннан караганда, усаллашуларга барып җиткәнебезне хәтерли алмыйм.
Кояш җиле ашап, каракучкылланып беткән йөзле, язгы кар суларында да туган авылыбыз өстендәге биек Кызылтауга ялантәпи менгән ике “кәкре аяклы” дус малай, Ишәй белән Кушай шикелле, гел бергә идек. Бертуганнар булган өчен генә түгел, авыр авыл тормышының, бигрәк тә сугышның яңа гына тәмамланган иң авыр еллары төште бит безнең өлешкә, теләсәң-теләмәсәң дә бергәлекне таләп итә иде дөньябыз. Авыл җирендә ялгыз бала – терәксез кәкре агач белән бер. Бүрәнәнең юан очы күбрәк абый кешегә тия, әлбәттә: ул үзе дә, төптән калынрак үскән, хәйлә-мәйләне белми, ә мин аннан какчарак гәүдәле, хәйләкәррәк холкым еш коткара иде төрле четерекле хәлләрдә. Тик, менә каһәр, яшьти абыем ушлы егет бит, минем төлке затыннан икәнлегемне бишбылтыр элек сынаган – шундук кырт кисә: “Муклашка итен тансыклагансың, ахры син”, – дип, миңа йодрыгын гына күрсәтеп ала. Шулай да чандыр гәүдәле абыем да кайчак чыгырыннан чыга: кара кашларын почтык борын төбенә җыеп, сөякчел юка иңбашыма каты гына төртеп җибәрә. (Хафиза исемле үз әниебез: “Синең эчкә баткан корсагың аша аркаңны кытыклап була, Ризуан улым”, – дип барыбызны көлдерә торган иде). Әмма, мин дә ким-хур түгел, тик баштарак хәл этика кысаларыннан чыкмый. Сүз көрәштерү – авыл җыеннарында (безнең якларда сабан туен әнә шулай атыйлар) малай-шалайларның башлап бил алышуы белән бер бу безнең өчен. Аннары, кайсыбыз өстен калуга карап, йә – мин, йә – яшьти абый, мыскыллауга түзмичә, чын-чынлап көрмәкләшергә керешәбез! Риф абый Ходай буй өләшкәндә миннән арткарак калган, ахры, – монысы минем файдага, тиздән мин көрмәкләшергә күчү өчен сәбәп көтә башлыйм: яшьти абый турыгарак салып, минем, әти-әни сайлап, авыл мулласы кушкан атымнан көлке ясый: "Ризуан – эре-җуан!” Минем какчалыкка төрттерә, янәсе. “Эриф мичкә – вак-нечкә! Ашыйсың килсә, кер мичкә!” Бусы – минем иң отышлы җавабым. Сүз сабан туеның кызуы күңелнең термометр пыяласын менә-менә ватып, челпәрәмә китерәчәк дигәндә генә, яшьти абый өлкәнлеген исенә төшерә, чөнки ул соңгы чиккә җиткәндә дә абый булып кала белә иде. Һәм “салкын сугыш” үзеннән-үзе тына...
Икенчедән, бала-чага көрмәкләшүе – кадерле вакытны юкка әрәм-шәрәм итү ич аныңча: иң яхшысы, әти кушкан эшне тизрәк эшләп бетер дә, кулыңа берәр яраткан китабыңны алып, укы! Укый-яза белә башлауга, Риф абый иң тәүдә үзебезнең өй шүрлекләрендәге, киштәләрдәге журнал-китапларны басылган елларына, торган бәяләренә кадәр җентекләп укып чыкты, аннан соң, төрле йомыш тапкан булып, күрше-күләннәрнең китап киштәләрен, яшерен сандыкларын ачтыртып, һәр язманың битен-биткә актарды. Күрше Усман Ташлы авылына йөреп, белем эсти башлагач, мәктәп, авыл китапханәләренә “ревизия” ясады һәм, хәйләләп-юмалап, күрше авылдашларның китап шүрлекләренә күчте. Кыскасы, Ходай биргән гомеренә җитәрлек китап җене кагылган булып чыкты аңа. Риф абый ни кыланса, шуны кыла торган “яшьти энекәше” – мин дә, кар өстендә “эсвежи” куян эзенә тап булган бурзай этедәй, аның артыннан калышмаска тырышам. Тик, ни галәмәт, “вәйт Ходаның фәрманы, кыр үрдәге тамгалы” дигәндәй, шигырь чыгаруга башлап мин тотындым! Озакламый минем берничә такмагымны Ярмәкәй район гәзите редакторы Хәмидуллин акка кара белән бастырып чыгармасынмы?! Минем баш күкләргә тиде, әлбәттә... Әтиебез дә, башта кырынрак карый иде минем яңа һөнәргә, чөнки турысын әйтим, мин бер дә тиктормас, кычыткан куллы малай идем: якын урманнан чаганын-элмәсен үзем сайлап кисеп алып кайтам, нәкъ урталай яргач, юкартып шомартам да, бер башын аш пешерә торган казаныбызда кайнатып, әткәй махсус ясап биргән карама бөккеч белән чаңгы очларын бөгәм. “Лыжаларым” әзер: уртасына каеш тагасы гына кала. Монысыннан алдарак чабата ясарга өйрәндем: әти телеп биргән курыс юкәсеннән барыбыз өчен чабата кайтара идем. Артканнарын сатып, дүртенче класска кадәр дәфтәр-каләм, ручка белән үземне үзем тәэмин итеп килдем. Иске Турай базарында бер пар чабата 20 тиен тора. Кажай авылы мукшылары: “Татар чабатасы вәт матур башлы була!” – дип, мине мактый-мактый, тиз арада алып бетерәләр иде. Биш пар чабата хакына унике битле бер дәфтәр алып була иде. Хәтта, мавыгып китеп, үзем әмәлләштергән “лыйжыларымны” да базарга чыгара башламакчы идем – әпетит ашаганда килә, – ләкин үземнән өлкәнрәк кайбер егетләр миннән остарак “чаңгы мачтырлары” булып киттеләр һәм миңа нәфсемне тыя төшәргә туры килде.
Ләкин бит шигырь язып бастыру – “лыйжы” агачы каезлау ише генә түгел! Әтиебез моны дөрес аңлый иде: “Егет кешегә җитмеш җиде һөнәр дә аз”, – дип, безнең туң колакларыбызга тукыса да, шигырь – гади һөнәр җимеше генә түгеллеген интуициясе белән чамалап кына үлчәми, ул үзе дә такмак-җыр белән якыннан эш итүче кеше. Заманында безнең әткәбез – “Мирхәбибулла абзый Хәмидуллин” күрше-тирә авыл-салаларда оста җырчы буларак дан тоткан кеше. Ник “Мирхәбибулла абзый?” Чөнки, аның үз балалары булсак та, әти кеше – яшькә өлкән кеше ич, ә өлкәнгә “абзый” дип карарга өйрәтәләр иде безне авылда. Үз атаң хакында “абзый” дип сөйләү хата булса да, артык зыянлы түгел. Нишләп, Риф абый – “Мөхәммәтҗанов”, ә мин, төгәлрәге, гаиләбездә барыбыз да – “Хәмидуллиннар”? Яшьти абыем да бер үк ата-анадан туган бит?
Әткәебез, Мирхәбибулла абзый, моны безгә болайрак аңлатты: беренче дөнья сугышына алынган чакта ул ике генә сыйныфлы мәктәптә дәрес эстәгән егет булган, шуңа күрә атың кем, ягъни исемең ничек, дигән сорауга, татар гадәтенчә, “Хәмидулла малае” дип җавап биргән. Солдатлар исемлеген теркәүче тоткан да, “Хәмидуллин” дип язып куйган. Шуннан, борын-борыннан Мөхәммәтҗановлар булып саналсак та, фамилия алмашынган икән. Ә Риф абый дөньяга тәү тапкыр аваз салган 1939нчы елда әти, доносчылар “тырышлыгы” белән, “Макар бозауларын көтәргә”, сөргенгә җибәрелгән булган икән (ике генә айлык агрокурслар бетереп, мактаулы агротехник дәрәҗәсенә күтәрелгән кешедән көнләшүчеләр булмыймыни!?), шуңа күрә абыемны әтинең бертуган энесе – Әхмәдулла абзый “Мөхәммәтҗанов” дип яздырып кайткан. Хәер, яшьти абый мәктәптә гел Хәмидуллин булып укыды: ун сыйныфны көмеш медальгә тәмамлап, вузга керер өчен документлар җыя башлагач, фаш ителмәсенме барысы да! Утыз беренче августта да четерекле буталчыклык Риф абый файдасына хәл ителеп бетмәгән була әле: ярый, аның бәхетенә, имтихан алучылар “собеседование” уздырганда – медале булгач, экзамен тотасы юк абыйның – абруйлы фольклорчы-галим Кирәй Мәргән килеп керә һәм, Рифнең кулында ниндидер калын “амбар кенәгәсе” күреп, кызыксынып актара башлый. “Нәмәкәй бу?” – дип сорый башкорт галиме. “Әти агроном минем, ул гомер буе табигать күренешләрен көндәлеккә теркәп барды, хәтеренә төшкән йолаларны, төрле җыруларны да җыя ул, мин үзем дә кайберләрен өстәп куйгалыйм”, дип җаваплый Риф абый, ояла-ояла гына. “Нимәгә кызарасың моңа, егетем, изге нәмәдән оялмыйлар. Мин һине үз бүлегемә алам, кустым”, – димәсенме атаклы фольклорчы! Соңрак ул аңа “мырза кустым” дип эндәшә башлаган.
Яшьти абыем, чыннан да, мин белә-белгәннән бирле төрле халык мәзәкләре, борынгыга бәйле кызык хәлләр белән нык кызыксына иде. Бервакытны аның миңа “Күк капусына менә торган бәллүр баскыч күрсәтүе” дә әнә шул балачак мавыгуларына барып тоташа.
Сугыштан соңгы чорларда, шәхси бакчаларыбыз бер аяк табаны каплап бетерерлек бик кечкенә булса да, дәүләт салган мәҗбүри натураль салымнарның ниндие генә юк иде! Сауган сыерың бармы синең, юкмы – “пливәйт якаңа”, мал-туарыңны гына түгел, каралтыларыңны да язып, дәүләткә тартып алачаклар, шуңа күрә һәркем үзе эзләп тапкан һәр карыш чирәмне, көрәк белән күтәреп, эшкәртә, бәрәңге утырта, борай, арпа, тары чәчә. Аеруча тары кадерле иде халыкка: коры елларны да әзме-күпме уңыш бирә, бәйрәм ашларына да бата, гади өйрәсе дә, сыек кына булса да, ит-май күп сорамый. Ләкин бер “эские” бар: чыпчык-чыркылдык халкы үтә дә тиз ияләшә аңа. Коймак-тәбикмәкләреңнән колак кагасың килмәсә, тары кырыңны көне-төне сакла! Җәйге челләләрдә бу вазыйфа малай-шалайларга, димәк, яшьти абыем белән миңа төшә инде. Иртә таңнан алып, җиз кыңгырау шылтырата-шылтырата, ызаннар буйлап та, басу аша аркылыга-буйга да чабып карыйбыз, пәке белән буйга сырлар сырлап, өстенә аркылы каккан юка фанер пытырдатып та куабыз – һич кенә дә котылып булмый бит әрсезләрдән! Бигрәк тә ушлы кошчыклар үзләре, җитмәсә: безнең йөгереп үтеп киткәнне биек әремнәр арасында посып көтеп торалар да, җәяүләп тары арасына шылалар! Куян куган бурзай эте кебек арып бетәбез, авызларыбыз гына түгел, телләребез коргаксып ката. Җык булабыз: ничегрәк котылырга ошбу зәхмәттән?! Чарасын уйлап таба бит яшьти абый. Тары басуыбыз Кыдаш елгасы ярында урнашкан иде. Басу димәсәң, үпкәләр: иңе-буе 15-20 адым бардыр, ачуым килмәгәе! Елга уртасында кечкенә утраучык бар. Риф абый әйтә: “Утрау таллыгында Күк капусына менә торган бәллүр араталы биек баскыч тора: мин шуның белән күккә менәм дә, изге фәрештәләрдән карак чыпчыкларны мәңгегә куып җибәрергә булышып, бәллүр шөлдермәләр зеңләтүләрен үтенәм”, – ди. Минем 4-5 кенә яшьлек чагым, әмма Күк капусы барлыгын яхшы беләм, чөнки күк ачыла торган төндә капусны күреп калганым бар (әти-әниләр бәхетле балага гына күренә ул, дип аңлатты соңыннан). Ә бәллүр араталы баскычны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде моңарчы. Шуңа, рәхәтләнеп, Риф абый күккә менеп төшкәнче, чыпчыклар белән ялгызым гына сугышырга ризалык бирдем. Яшьти абыем текә яр астына төшеп китте дә, шундук, җир йоткандай, әллә кая югалды. Менә көтәм абыемны түземсезләнеп, менә көтәм, теге үзе дә, үтә күренмәле бәллүр пыяла баскычы да күренми! Кычкырып та карыйм, бераз шыңшып та алам. Түземлегем тәмам төкәнгәч, әтичәләп: “Әй, мәйт җакасына!” – дим дә, куе ябалдашлы карама астындагы куыш күләгәсенә кереп, ләззәтле йокыга талам... Калхуз пүләвәе түгел лә мин, ат менеп, чыпчык куып чабарга, янәсе! Ул елларны киндер, тары басулары “чүтеки” күп иде, хәзер киндер наркотасыннан, мәк әфьюненнән җиңел котылалар – чәчүне “гүпчим” тыялар да – вәссәлам. Элек колхоз, пүләвәйләре, “грамытны” итеп әйткәндә, кырчы, ягъни, полевойлар да, Риф абый белән минем шикелле, чыпчык куып интегәләр иде. Күк капусы барлыгына бер дә шигем юк, ансы. Алдарак әйткәнчә, кайчандыр үз күзләрем белән күреп шаккатканым бар. Кояш давыллары бик каты котырынганда, Котып балкышы хәтта без яшәгән Урал тавы итәкләренә үк килеп җиткәли бит (сүз уңаеннан, мин корабльдә хәрби хезмәт үткәндә, радист булдым, җирнең магнит кыры котырганда, радиоэлемтәгә нык зыян килә иде). Шул Котып балкышын без “Күк капусы ачылу” дип атый идек. Ә яшьти абыем вәгъдә иткән бәллүр араталы баскычны күргәнем юк бит әле: шуны күрер өчен, әти-әниләр белән бергә берничә тәүлек ураза тотарга кушсалар да, бишкуллап риза! Тик хыялый сабый түземлегенең дә бер чиге бар, кайнарланган башымны бер-ике минутка гына йомшак печәнгә салган идем, бермәлне әтинең Бөек Ватан сугышында “ранин” булып кайткан уң кулының шалкандай зур йодрыгы арт саныма бик каты китереп тондырмасынмы?! Бәрәкәт, кичке эңгер-меңгер дә сүнеп ята, ласа... “Риф абыең кайда?!” “Яшьти абый таллы утрауга төшеп киткән иде, – дип мыгырдыйм. – Күк капусының бәллүр баскычын эзлидер...” Ә үзем, әтинең муклашкасы тагы да катырак эләкмәсен, дип, тизрәк куыштан чабып чыгам. “Әй, сабыйлар, сабыйлар, – диде дә, бүтән орышмады әти. – Әнә карлыгачлар канатларын Кыдаш суына тидерә язып очалар – чебеннәр бик түбән төшкәннәр, димәк, Ризуан улым. Һава бозыласы булса, чебен-черки, тал ышыгына качарга урын эзләп, түбән оча башлый. Тарыгыз җепшекләнгәнче, иртәгә таң тишегеннән уракка төшәрсез әниең белән. Безгә дигәне чыпчыктан артып калгандыр әле”. Әти генә түгел, мин дә чамалыйм: тары сабакларының күбесе, ярым буш себеркеләрен югары чөеп, солдатлар кебек үрә катканнар... Быел, чынлап та, суккан тарыны узган елдагыча подаукалап түгел, чиләкләп кенә зур сөян тәпәнгә ташыдык!
Риф абыйның вәгъдәсез кеше икәнлеген сынадым-сынавын, ләкин мин дә бит сарык сыртына ябышкан сырганактан ким түгел, алдымда искиткеч гүзәл манзара пәйда булуын барыбер көтәм. “Коры вәгъдә капчыгы икәнсең син”, – дип, теңкәсенә тиям тегенең. – Мин дә сине агач атка атландырырмын әле бер, янә алдап-йолдап котылырмын димә!” “Бәллүр баскыч гел-гел күзгә күренми ул, ушың китәрлек бүтән серле могҗиза күрсәтәм мин сиңа”, – ди абыем. Әйе, ышандырды, ди, берәү: тагын черек төп башына утыртыпмы?
“Көтеп ала белсәң, күрерсең”, – дигән иде яшьти абыем, чынлап та, икенче вәгъдәсен үтәүне бер-ике елга кичектереп торырга туры килде.
Риф абыйга башта бездән өч чакрым читтә торган үзәк Усман-Ташлы авылындагы мәктәпкә җәяү атлап йөреп, беренче классны шунда тәмамларга туры килде: анда да уң колагына салкын тидереп, дәрес эстәүчеләр сафына бер елга соңга калып кушылырга туры килде аңа. Көзен-кышын пычрак юлларны урап үтеп, тирән көртләр ерып иза чигәләр иде бит сабыйлар. Әтинең яшелчә бригадасына җитәкче чагы. “Болай булмый бу, улларым, мәктәпне үз авылыбызда ачарга кирәк!” – ди. Озын аяклы, биек сынлы алмачуар атына менеп атлана да әти, ике көнгә бер район үзәгенә чаба: ул якын түгел, урап әйләнеп кайткан ара 50-60 чакрымга җитә. Тәки үз дигәнен булдырды бит: соңгы баруында, үзең җылы бина табып, парталар әзерләп, бер укытучылык хезмәт ялы рәтли алсаң, өч класслы башлангыч мәктәп ачарга рөхсәт итәрбез, дип өметләндергәннәр! Әтигә канат тагып җибәргәннәрмени – алмачуарының сыртына да тими, очып кына йөри теге. Әйтергә онытканмын икән, тагын бер шарты бар – әти яңа мәктәпкә кимендә 15 бала җыярга тиеш. Үз авылыбызда! Әти, чут төймәләрен “тудыйм-судыйм” чат-чат суккалап, төрлечә санап карый – ун башка да җыелмый почык борыннар саны! Шуннан әти кәкрерәк юллар эзләргә керешә: җидееллык Усман Ташлы мәктәбе директорына бара да: “Синең, агай-эне, икеле-өчледән башлары чыкмаган укучыларың бармы? Безнең Аксак авылыннан йөреп укучы? Тик дүртенче-бишенче сыйныфтан узмаган булсыннар”, – ди. Куанычы эченә сыймый директорның: “Бишләп кызыгызның, итәкләреннән тотып селексәң дә, әлиф тә төшмәс үзләреннән”, – ди. Әти – сул кулын, директор уңын биреп, учка-уч сугалар да, авылыбызның биш кызын, эһ тә итми, өченче класска кире төшерәләр. Бахырларны кызганып әйтү түгел, алар болай да һәр сыйныфта икешәр-өчәр ел утырганнар икән инде, әти ачтырган мәктәптә көчкә өченчене кабат бетерделәр дә болар, кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрделәр. Әти мине дә, исәпкә кермәсә, санга тулсын, дип, беренче класска теркәп куйган икән. Үземә әйтеп тә тормыйча! Ә мин тернәкләнеп укып киттем. Буынга сикереп, законлы яшемә кермәгән булсам да! Мактау кәгазе тоттырмакчы булган иде хәтта укытучы Сәлимә апа – тиешле бланкысы табылмагач, онытылып калды әкренләп. Ә Риф абый, икенче класска күчкән укучы, шактый кызык нәрсәләргә өйрәнеп өлгергән икән: Әбугалисинаның химия-симия белемнәреннән дә ниләрдер үзләштергән, имеш. Арада могҗизалылары да бар, ди! Сүзендә торды бит, тәки, бу юлы яшьти абыем.
Эш болай булды.
Туган авылыбыз өстендәге кара урман, ишелердәй булып күпереп үссә дә, каеннарга-усакларга балта тидерергә ярамый, чөнки бөтен урманнар–якыннары да, ераклары да – “лисхуз” милке. Шунлыктан без Риф абый белән көн дә диярлек, ике тәгәрмәчле “уфалла”га җигелеп, Каравыл, Кызыл тау буйларына, Куянлыкул чытырманлыкларына коры чыбык-чабык эзләп чабабыз. Көннәрнең берсендә икәү Кыдаш буена чыгып киттек: андагы комлыкларда язгы ташудан соң кипкән шомырт, зирек ботаклары табыла, яки зәмһәрир кыш челләләрендә очлары туңып корыган имән башларын кысалы кул пычкысы белән кисеп төшереп була – шуларны төяп кайту иде исәбебез. Чыккан җиребезгә барып җитмәдек, нишләптер сүз бәйгебез кинәт кенә катырак әйткәләшүгә күчте. “Бик ачуымны китерсәң, Кояшны сүндердем куйдым булыр!” – дип ычкындырмасынмы теге. “Фәлән чакта Күк баскычын күрсәткән шикеллеме?” – дим, абыемны үчекләп. Авызымны чабатадай еруым булды, күзләрне чагылдырган аяз күк кояшы сүрелә башламасынмы?! Тораташ булып бастым да каттым! Ә кояш отыры сүрелә бара: авылыбызның катнаш маллы көтүе Каравыл тавы итәкләрендә чирәм чемченеп йөрүен ташлап, бердәм мөгерәргә-мәэлдәргә тотынды, бозаулар, укралары котыргандай, болында күккә койрык чәнчеп чабышалар, кетәкләрдә тавыклар разбуй салып кыткылдый, су буйларындагы үрдәк-казлар яман тавыш күтәреп каңгылдаша... Мәхшәр! Ары ниләр булыр, дип көткәндә, кисәк кенә бар галәм шомланып тынып калды, чөнки шушы арада яп-якты көн дөм-кара төнгә әверелде... Яшьти абыема борылып карыйм – аның каракучкыл йөзе соп-соры ай төсенә кергән... “Уфалла”бызны ташладык та, Турай тыкрыгы буйлап өебезгә шылдык... Анда кеше затыннан беркем күренми: болдыр ишегенә кәкре таяк сөяп куелган. Әни безгә: “Ташлы тыкрыгындагы мәктәп бинасының диварын акшарларга кушты бүген атагыз”, – дигән иде – шунда барып хәлне ачыкларга исәбебез. Ләкин тыкрык уртасына җитәрәк, бераз яктылык шәйләнә башлады: мәңгегә сүнгән кояшыбыз кабат тернәкләнеп азаплана бугай ич, рәхмәт төшкере?! Дөрес! Эчкә җан үрмәләп керә башлады... Яшьти абыем мине чабуымнан тартып туктатты да, шаркылдап көләргә кереште: “Кояш тотыласы көн бит бүген – безгә аны, узган елда ук, җәренгә кояш тотылачак, күрәсегез килсә, алдан ук пыяла кисәген корымлап куегыз, зерә дә сирәк була торган космик күренеш ул, дип кисәткәннәр иде, – ди. – Ә синең котың бот араңа коелып төште!” Ачуым ташып чыкса да, сер бирмим: “Нишләп соң, алайса, арбаң-ниең белән бергә әтинең карап кына тоткан үткен йөзле балтасын да ташлап качтың?! Күрше авылның карак Шакай малае иртәнчәк нидер иснәнеп йөри иде – шул чәлеп китсенгәме?” – дип чәпим. Авылда үткен балта – йорт хуҗасының даны, шуны аңлап, Риф абый, кырт борылып, җан фәрманга Иске Турай тыкрыгына ычкына...
Әтиебез ачтырган мәктәптә укыган өч елыбыз истә тотарлык хәлләргә әлләни мул булмады кебек: балачакның кызык вакыйгалары гына хәтер йомгагына төйнәлә бара бит. Укытучы апабыз алты почмаклы бинаның алгы ягында яши: ул өлеш уртадагы тышкы ишекнең кечкенә ян коридоры кебегрәк итеп, калын такталар белән бүлеп куелган; ике як өчен бер мич, төнлеге – класс ягында, мич авызы – коридорда; Сәлимә апабызның аш-су урыны, плитәсе – үзе яшәгән якта. Мичнең сөреме дә, башка каба торган әшәке исе дә классыбызга эләгә. Беренче сыйныфта – өч бөртек малай; икенче класста, Риф абыйны да кертеп, өч малай да ике кыз; өченчедә – Усман Ташлы мәктәбеннән килгән, теге биш кыз. Хәер, безнең белән бергә укый башлаган укучыларның байтагы берәмләп-икешәрләп коела бардылар, сират күперен кичә алганнарының да күпчелеге, дөньяның җиз иләгенә эләгеп, бүтән кәсеп сайларга мәҗбүр ителделәр. “Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың”, дип, кул селтәүдән түгел: тома ятимнәр, ярым ятимнәр чоры иде ул, сугыш гарипләре татыган хәсрәтләрне әйтәсе дә юк. Бала-чаганың бар теләге ничегрәк тамак туйдыру да, кайсылайрак ямаусыз кием-салым юнәтү. Уку кайгысымы?! Бергә беренче класс партасы артына утырган өч малайдан беребез өченчене уза алмады, икенчебез бишенчегә йөри башлагач, ат эшенә тартып алынды. Ә әтиебез безне ничек тә укытырга тырышты: “Надан кеше – сукыр кеше ул”, – дип, һәрдаим колакларыбызга тукып торды. һәм, шуңа күрә, тапканын бездән кызганмады. Тик мине кеше кулыннан нәрсә килә, шуларның һәммәсе кызыксындыра, шайтан, укуга эленке-салынкы ук карамасам да, артыгын да тырышмыйм. Ә яшьти абыемның ике кулына бер эш – бар белгәне мәктәп белеме эстәү. Миндә таркаулык көчле. Абыем – бер максатчан. Әти, холыкларыбыз аермасын әйбәт аңлап, икебезгә дә тигез юл куя, икебезне дә дәртләндерә иде. Яшелчә бакчасы бригадиры буларак, төрле агротехник тәҗрибәләр ясап караучы әткәбез, безнең кырысрак табигать шартларында үсә торган үзебезгә генә хас яшелчә-җимешләрдән башка, җылы як кавын-карбызлары да үстерә иде. Ул Риф абый белән миңа да тәҗрибә объектлары кебегрәк итеп карый иде, күрәсең. Риф абыйны ул сынап бетергәнгә саный сыман, шуңадырмы, минем “таркаулыгымны” әтинең дәртләндерүенә абыем көнләшебрәк карый. Кәефе күтәренкерәк чагы булса, әти кайчак миңа “төпчек улым” дип тә эндәшә. Ә Риф абый белә: борынгы йола буенча төп йорт төпчек малайга калачак – аның үзенә тәтемәячәк, янәсе. Ләкин әти дә, яшьти абыем да тирәнгә яшергән бер үтә “важный” серемне белмиләр: мәктәптә укый башлауга ук, мин “Тукай булырга” карар кылдым! Ә “тукайлар” барысы да Казанда яшәгәннәр һәм яшиләр. Казан – татар шагыйрьләренең Мәккәсе! Яшьти абыем дөньяны бүтәнчәрәк кабул итә, аның көлүеннән куркып, үзем дә серемне тишмим. Китапларда ниләр генә язмый язучы-шагыйрьләр! Димәк, алар бик күп беләләр?! Кул һөнәрен күп белү генә аз, тел һөнәрең дә гаять бай булырга тиештер? Мин, абыема сиздерми генә, сирәк ишеткән сүзләрне, җор фикерләрне, кызык гыйбарәләрне хәтеремә сеңдерә барам. Хәтерем, Аллага шөкер, шәп (дәреслекләр алырга акча җитмәү дә шуңа “ярдәм итә” – укытучылар сөйләгәнне бер тыңлауда отып калырга күнектем), әмма бу ысулым бигүк ышанычлы йозак түгеллегенә тиз төшендем: кәгазьгә теркәп бару күпкә отышлырак. Беркем дә табып укымасын, дип, язмаларымны өебез чардагындагы төрле тишек-ярыкларга кыстырам. Беркем дигәнем – шул бердәнбер “конкурент фирма” – яшьти абыем инде, ләкин бик каты ялгышканмын икән: түбә башында “тудыйм-судыйм” чыелдашып чабучы тычканнар шулардан, үткен тешләре белән тураклап, бала үстерер өчен өн ясыйлар икән! Әмма аяныч фиаско кичерүем гадәткә әверелгән шөгылемнән биздермәде: хәзергә кадәр сирәк сүз-гыйбарә җыюымны дәвам итәм – саны биш-алты миллионга якынлаша, бугай...
Риф абый, миңа сиздерми генә, төрле мәзәкләр, сөйләкләр, кызык вакыйгалар, хикмәтле гыйбарәләр, татарның борынгы йолалары, гореф- гадәтләре белән, чын-чынлап, җитди кызыксына башлаган икән, ләса! Уйнап кына тотынган сәер мавыгуыбыз (сәер булмыйни, авыл малайларына хас нәрсәмени ул?), кайчандыр җитди иҗатыбызга нигез ташлары булачак дип, кайсыбыз күз алдына китерә алсын инде ул чакларда?! Хәлбуки, киләчәк һөнәребезгә иң тәүге адымнарыбыз булганнар алар, минемчә.
Тагын да ныграк тәэсирле хатирәләребезнең берсе Ык елгасы буйлап, атта адашып йөрүебез булды.
Ат – татарның мәңгелек юлдашы. Хыянәт итмәс ышанычлы терәге, якын дусты. Ат белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр юкка гына меңәрләп- меңәрләп уйлап табылмагандыр! Элегрәк авыл малаеның ике сүзенең берсе бәрхет иренле бахбайларга багышлана иде. Күбебезнең авызында: “Их, атым булсамы?!” – иде. Чөнки атсыз кеше – затсыз кеше.
Бер җәйне бертуган иң олы Сафия апабызның ире – Хәмзә җизни үзенең транспорт өчен җигә торган чем-кара туры айгырын вакытлыча бездә калдырып киткәч, сикергәләп биемәдек кенә яшьти абыем белән! Җизнәбез Хәмзә Тазиев, дүрт тояклы атка менеп, бот арасын каезлауга караганда, ике тәгәрмәчле матаена атланып чабуны өстенрәк күрә иде. Сүз җаеннан: Риф абый, үсеп фольклорчы-галимгә әверелгәч, энәсеннән-җебенә тиклем ачыклап исбатлады: бөтен дөньяга дан-шөһрәт казанган Һарун Тазиев Хәмзә җизнәбезнең адашы гына түгел, бик якын нәселдәше дә икән – мин, “Тукай булгач”, моны бер пьесам өчен файдаландым. Әнә шул җизнәбезнең кара атын рәхәтләнеп җиктек... дияр идем, айгырның калын гәүдәсе бер кыш чыккан үгезебезгә генә җайланган арбабызның тәртә арасына сыймый! Озын торыклы, кыя таудай биек савырлы, чаба башласа, кап-кара ялы, дулкынланып, ястык киңлегендәге тигез сыртын каплап бетерә, бәкәлләренә кадәр салынып төшкән куе кыллы озын койрыгы, яшел үләнне сыйпап, киң юл салып үтә! “Ак бүре” әкиятендәге канатлы тулпардан ким түгел. Нукта кидертмәгәнне, ничек гади утын арбасына җигәсең ди аны?! Атланыр идең – аршынлы сыртын бот арасына кыстырып булмый...
Менә шушы әкияти мәһабәт гәүдәле айгырны әтиебез авылыбыздан 70-80 чакырым читтә урнашкан Исламбахты авылына, Хәмзә җизнәбезгә илтеп кайтырга кушты. Мин – дүртенчедә, абыем бишенчедә генә укыган дәвер, беребезнең дә анда булганыбыз юк, барасы юл һич таныш түгел. Җизнәбез алданрак, ИЖ-49 маркалы матаена атланып, Бәләбәй якларына чыгып киткән. Ул фининспектор булып эшли, безне туган авылына барып җитәрәк каршы алачак, имеш. Риф абый, төп җаваплылык үз җилкәсенә тешәсен яхшы аңлап, карышып маташты маташуын, әти, соңгы аргументы итеп: “Беррәттән чуен юлны да күреп кайтырсыз – пуезд ыстансасы каршыда гына анда, барасы юлыгызның сызмасын да сызып бирермен”, – дигәч, шатлыгымнан кулларымны чәбәкләп куйдым. “Иң гылауный, Ярмәкәйне узгач, Приютка ялгыш сугылып, урау җулга эләкмәгез, – дип кисәтә әти. – Ярмәкәй үрендәге җулда туктап, атыгызга җал бирерсез, аркалыгын-тезгенен бераз бушайтып. Чирәм үләннәре зерә сутлы анда. Аннары Бәләбәй җулын сораштырырсыз җулчылардан – халык мәш килә анда. Бәләбәй үзе кирәкми сезгә, җулын белү җиткән. Исламбахты җагына дөрес борылыр өчен”. Мин дә үземчә сүз кыстырырга булдым:
“Уфаларга барган чакта Бәләбәй уңда кала.
Уфалардан кайткан чакта Бәләбәй сулда кала, –
дип, гел җырлыйсың, әткәй, – мин әйтәм, – без барасы юлның кай ягын
да калырга тиеш соң ул җыруларга кергән Бәләбәй дигән кала?” “Уңда да калмый, сулда да калмый, улым, – ди.
– Бәләбәй нигә сезгә? Пычагымамы Бәләбәй! Исламбахты тирәсендә Яңа Шах, Яңа Турай Тарказы авыллары, Абдуллин ыстансасы да җакында гына – берсе дә кирәкми. Аксаков ыстансасы җагынарак тартылып, туп-туры Исламбахтыны сорагыз. Ык елгасы башында ук җата ул сезгә кирәк Исламбахты. Тел сезгә ниемә бирелгән Ходайдан? Җассы телегезне ефәк тасма итеп, гел сораштырып барыгыз!” “Болай да томаланган башны син дә катырмале!” – ди яшьти абыем, кырыс кына. “Соң, – мин әйтәм, – барысы да үз ягыбыздагы төсле, таныш исемнәр икән ич?!” Әти бәхәскә саллы нокта куя: иртә кичтән хәерлерәк!
Икенче көнне иртүк, таң тишегеннән торып, үз күзләребез күрмәгән, үз колакларыбыз ишетмәгән ерак сәфәргә чыгып киттек: айгырны трантаска әти җигеп бирде, әлбәттә. Без бәбәкләребезне йодрыкларыбыз белән угалап уянганчы ук, ул нечкә карама чыбыкларыннан үргән читән арбага яшел үлән түшәгән – борын яфракларыбызны киерттереп, җиләкнең хуш исләре бәреп керә. Ярты ишегалдын тутырып баскан атыбыз да җигүгә тамчы да карышмый: озак җигелмәгән зирәк атка тәртә арасы тансык, диләр. Кулга әти сабы элмәкле кыска күн камчы тоттыра: кирәге чыкмас чыгуын – адымлы ат, “нафчәки случай гына”, ди. Йөгәне – җиз төймәле – изелеп торган йомшак комташ белән ышкып ялтыратылган. Кыскасы, бөтен дирбиясе зиннәтле өр-яңа күннән. Хәтта күн исе үзенә бертөрле тәмле. Әти аларны йозаклы такта сарайда яшереп саклаган икән. Төшләреңә дә кермәс мондый матур экипаж! Көне дә ап-аяз: туры килүен әйт син! Хәер, мин кичтән үк инде, икегә аеры койрыклы карлыгачларның ничек очуларын күзәтеп, фаразлаган идем: канатларын ике якка җәйсәләр, чалгы теши торган, ике очы да юка чүкечкә охшап китүче кошчыклар зәңгәр күктә югары очсалар, икенче көнне дә һава бозылмый. Ә кичен, канат очларын Кыдашта чылата язып, бик түбән очсалар, иртәгә яңгыр-мазар коюны көт тә тор. Әти үзенең амбар кенәгәсенә, күптән сынап, химик карандашы белән язып куйган иде инде моны. Атыбызны зәһәр кигәвен-бөгәлчән ише канэчкечләр дә артык борчымаячаклар, дигән сүз бу. Юашрак атлар да, аларның каныгуына чыдый алмыйча, арба тәртәләрен вата-җимерә башлыйлар, юкса! Икенчедән, юлбасарлар заманы түгел, элпә канатлы канэчкечләргә генә чарасын табарбыз, ансы...
Сәфәребезнең беренче, Ярмәкәйгә кадәрге өлеше хәвеф-хәтәрсез үтте: күңелгә кереп калырлык хәлләр дә очраштырды. Әйтик, бер урында төлкебикәне күреп калдык: юл буендагы Изге чишмәдән су эчә-эчә, юлчылар тәбәнәк ташкыя кучкарына куеп киткән каткан ипи кисәге чәйнәп тора иде. Татар Сүллесе урманы алдында туйра очларын кетердәткән мүкләк поши үгезе дә артыбыздан ваемсыз гына карап калды. Рә елгасының кичүендә туктап, атыбызны сугарттык, үзебез дә кызган битләребезне салкын суда юдык. “Район үзәген узгач, Приют юлында атны үз җаена юыртсагыз да була”, – дип калган иде әти, нәкъ шулай эшләдек: колын чактан туган урман-кырларын күреп үскән ат беркайчан да адашмый, туган ягының һавасы магнит компасы була аңа, янәсе! Очрашкалаган юлчылардан да сораштыргалыйбыз: борыннары да кибеп өлгермәгән сабыйларның ялгыз икәнлеген аңлагач, маладис егетләр сез, фәлән-фәлән авыллар аша узыгыз, дип, өйрәтәләр, ә хатын-кызлар җәмәгате аһ итә, фәлән-фәлән авыл килене мин, шунда минем әнкәйләргә кереп, чәйләп чыгыгыз, аннары әнә теге якка таба борылырсыз, диләр. Тик, нишләптер, ир-атлар өйрәткән белән чәчбикәләр күрсәтүе бер дә туры килми! Сорашуларга кул селтәдек тә, язмышыбызны ат “компасына” тапшырдык... Барабыз-барабыз: бу як кырларның иге-чиге юк икән! Караңгы да төшеп килә, юлчылар да очрамый башлады хәзер... Ярый, айгырыбыз, ару-талуны белми: лүрт-лүрт юырта бирә! Их, әз генә туктап, черем итеп аласы иде дә, дөм-караңгыга калганчы, Исламбахтыга ничек тә барып керергә тиешбез... Берзаманны колакларыбызны авырттырырлык искиткеч тынлыктан кинәт дертләп уянып китмикме! Күзләребезне көчкә киереп ачсак – бар галәм яп-якты... Өнебезме бу, төшебезме?! Чөнки, җәмәгать, күктә дә, алдыбыздагы далада да меңәрләгән якты йолдызлар җемелдәп балкый! Офык сызыгы беленми дә: әллә күк гөмбәзендәге йолдызлар, җиргә коелып, далага сибелгәннәр, әллә – каршыбызда җәйрәп яткан зур күлдә галәм шәмнәренең якты утлары чагыла... Риф абый белән икебез дә берни аңламыйбыз! Яшьти абый җаваплырак кеше бит, трантастан җиргә сикереп, алгарак атлый: “Текә кыялы тау читенә килеп терәлгәнбез ич без, яптыр малахай!” – дип, карлыккан тавыш белән миңа кычкыра. Атыбыз үзен дә, безне дә упкынга мәтәлүдән коткарып калган икән! Ушыбызны тиз генә җыеп алалмый, ике-өч минут тынып тордык та, трантасыбызны кирегә бордык – туфраклы киң юл янда гына икән. Инде хәзер кая таба атлатырга атны?! Кара төн уртасы җиткән... Шулвакыт безгә сул яктан атлар пошкырышкан, калын тавышлы ир-атлар сөйләшкән, бик күп арба тәгәрмәчләре, каты кантарларга туры килеп, дык-дык дыңгырдашкан ямьсез, әмма безнең шомрайган колакларыбызга дәртле җыр булып яңгыраган тавышлар ишетелде! Яшьти абыем сөенеченнән каршыларына ташланды: “Туктагыз, пажалысты, пастуйте!” Озын өрлекле адур арбаларга алты-җиде метрлы төп-төз нарат бүрәнәләр төягән зур олау үтеп бара икән. Берәү – олау башлыгыдыр – тавышы бик абруйлы чыга: “Туктарга!” – дип боерды.
Безнең бәхеткә, урман ташучы абзыйлар киң күңелле, ачык йөзле кешеләр булып чыкты: “Сез бара торган Исламбахты авылын 25 чакрымлап читтә калдырып, Ырынбур өлкәсендәге Абдуллино каласына килеп җитә язгансыз ич, балакайлар”, – дип шукланып көләләр яшьрәк олаучылар. Барысы да гәзиттән кәҗә сыйрагы зурлык итеп төргән очлы көпшәләргә “самосад махрасы” тутырып, көйрәтеп саф һаваны сасытырга тотындылар. Көлә-көлә, тәмәке ачысына чәчи-чәчи сөйләүләреннән менә нәрсәләр ачыкланды: “Сезнең атыгыз ялгышмаган, атагыз бераз ялгышкан булырга охшаган, – диләр. – Колын, анасы кайсы төбәктә җиргә төшереп, дүрт аягына бастыра, шул тирәнең һава исен гомеренә онытмый. Таудай биек гәүдәсенә караганда, Абдуллино тирәсендә тапкан аны бия-айгырыгыз аның нәселенә тарткан. Атыгыз, димәк, сезне үз туган җиренә туп-туры алып кайткан! Ә юлга озаткан атагыз шушы нечкәлекләрне белмәгәндер, кисәткән булыр иде”. Шулчак бер агай аны җөпләп, кычкырып ук җибәрде: “Хәмзә Таҗиев айгыры, дидегезме әле? Беләм мин сезнең Хәмзә җизнәгезне, каратуры айгырын да таныдым хәзер!” "Бик әйбәт, – диде олау башлыгы. – Кузгалырга вакыт. Без, Исламбахты авылы өстеннән үтеп китеп, Аксаковка станциясенә барабыз. Безгә иярегез – җизнәгез авылында аерылып калырсыз”. Калын тавышы май атлаткыч гөбедән чыгамыни! Бик ягымлы тоела үзе: безгә күрше Усман Ташлы авылында да Имай атлы бер абзый бар иде. Шул абзый берәрсенә сүз катса, бар бала-чага, куркышып, капка аслары аша ишегалларына кереп кача, ә көрәктәй иләмсез зур кулына эләксәң, “кем малае син, пошык танау”, дип сорый да, кытыршы учы белән башыңны сыйпап, узып китә... Калын тавышлы олаубашы шул Имайны хәтерләтә. Берничә сүз белән әйткәндә, теге яшьрәк абзый айгырыбызның тимерле авызлыгын ычкындырып, тезгененнән адуры артына бәйләп таккан; хәтта каеш дилбегәбезне, ат аякларына уралмасын өчен, трантасның кучер утыргычы тимеренә элеп куйган; ә без – ике ятып бер пошмас малайлар – Исламбахты турына җиткәнче, йомшак яшел печән өстендә рәхәтләнеп йоклап барганбыз... Олы юлда йөргәндә әнә шулай: “Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын” дигән халык мәкаленең хаклыгы тулаем расланды!
Ошбу гап-гади сәфәргә вәзенләп тукталуымның сәбәбе шактый җитди: чөнки без барыбыз да балачагыбыздан чыктык бит. Балачакта күргән- ишеткән бернәрсә дә эзсез югалмый. Әйтик, тирән күңел төпкелендә онытылып калырга тиешле “ат сәяхәтен” мин үземнең пьесаларымда күп тапкырлар файдаландым, хәтта озын адурлы олаучылар да үз тавышлары белән килеп керә иделәр драмага, әсәрләремнең каһарманнары да шуңа күрә Оренбург якларына барып чыккалыйлар...
Ә элекке “яшьти абыем” фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗановка әверелгәч, бөтен Ык елгасы буйларын, Башкортстан, Оренбург һәм башка төбәкләрне дистә мәртәбәләр җентекләп йөреп чыкты (күп чакларда җәяүләп); барлык якын туган-тумачаларыбызны, – Мирхәбибулла әтиебездән башлап, Сафия, Нәһирә апаларыбызны, Гүзәл исемле сеңлебезне – шуңа өстәп, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының барча студентларын, махсус экспедицияләргә йөрттереп, халык җәүһәрләрен җыйды, җыйдырды, татар халык авыз иҗатына багышланган күптомлыкларга исемнәрен кертте. Риф абый әдәбият хәрәкәтенә кушып җибәргән табышларны язучылар үз иҗатларында бик теләп файдаланалар хәзер. Моңа бер генә бик саллы мисал китерү дә җитәдер.
Бервакыт драматург Туфан Миңнуллинның Муса Җәлилгә багышлаган “Моңлы бер җыр” дигән пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы узды: әсәр искиткеч яхшы сәхнәләштерелгән, артистлар да бик урынлы сайлап алынган – Камал театрының зур уңышы бу. Тик мине, пьеса авторы Туфан Миңнуллинның яшь коллегасын, нидер канәгатьләндерми: баксам, пьеса герое, шагыйрь, үз хыялы белән барлык персонажларны “терелтеп” сөйләштерә, хәтта явыз фашистларны да көчле образлар итеп күзаллый, ә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне якты дөньяга табып үстергән анасын – Рәхимә Җәлилованы телгә дә алмый?! Драматурглар һәрвакыт үзара фикер алыша бит. “Нишләп, – мин әйтәм, – Муса Җәлилнең газиз әнисен пьесаңа кертмәдең?” “Әйбәт, тулы канлы образ тудырыр өчен җитәрлек детальләр табылмады, ә әсәрне олы юбилейга әзерләп җиткерергә тиеш идек”, – ди. “Бәй – мин әйтәм – “яптыр малахай”, Риф абый Мөхәммәтҗанов Җәлилнең әнисенең улына язган шигъри хатын табып, “Казан утлары” журналында бастырып чыгарган иде ич?!” Театрыбыз шуннан соң, шаулап барган спектакльне вакытлыча туктатып торып, кабат тулыландырып эшләде һәм бик нык отты: мәшһүр артистка Рәшидә ханым Җиһаншина сәхнәдә тудырган Бөек Ана образы әле дә тулы канлы булып күз алдыма килә! Монсы да, әзме-күпме дәрәҗәдә, теге чакларда кичергән “ат сәяхәтенең” чагылышы...
Язмышларыбыз Риф абыем Мөхәммәтҗанов белән мине, ут күршеләр итеп, Уфа белән Казанга төпләндерде. Без Ходай биргән гомеребез буе кара-каршы хатлар язышып, мәркәз калаларыбызга еш йөрешеп, туганнарча да, якын фикердәш иҗатчылар буларак та, гел уй-тойгыларыбызны уртаклашып яшәдек: уңышларыбыз өчен бергә сөенештек, кыенлыклар туса, бергә-бергә күтәрдек.
Әмма “бүрәнәнең авыррак очы” һәрдаим яшьти абыем җилкәсенә төшә иде. Мин әле дә аның зирәк акыллы җылы карашын тоеп яшим...
Ризван ХӘМИД.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.
Читайте нас: