Барлык яңалыклар
Шәхес
2 октябрь 2020, 20:44

Фәрит Мөхәммәтшин төшкә керү нәрсәгә икән?

Тавык төшенә тары керә диләр, ләкин мин тавык, ул тары түгеп.

Төшкә ара-тирә зур гына шәхесләрнең кергәне бар. Русия Президенты Владимир Путинның да,Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның да төшкә кергәне булды. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов та төшемне урап узмады. Бүген төшемә Фәрит Мөхәммәтшин керде. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Тавык төшенә тары керә диләр, ләкин мин тавык, ул тары түгеп. Тавык тамак турында уйлаганга тары күрәдер... Бәлки ул үзе минем барлыгымны белеп, читтә көн күргән бер татар каләм иясенең язмышын, көнкүрмешен уйлап төшкә кергәндер?
Ә төшемә килгәндә, мин ниндидер бер урам буйлап атлап барам. Бауман урамына охшамаган, шулай ук туган авылым, Уфа урамы да түгел. Каршыма Мөхәммәтшин килә. Мине танып, елмаеп сүз башлады, бик дустанә бераз сөйләшеп тордык. Минем Казанда ике китабым чыккан иде, бәлки берәрсен укыган булгандыр, чөнки җитәкче кеше рухи бай булырга тиеш дип беләм. Мине укымаган кеше бай булалмый. Бәлки ул минем алдагы елда юбилеем буласын белеп зур бүләк бирер өчен баш ватадыр? Фатир биреп Казанга чакырсам, килерме бу дип борчыладыр? Төшемә аптырап сезнең белән бүлешергә булдым.
Хатын төшендә нәрсәдер күрсә төш юрау китабына тотына. Бәлки төшеңдә Путинны, Шәймиевны, Миңнехановны, Хәбировны күрү нәрсәгә икәнлеген юраучы китап чыгаручы булыр.

Фото: tatmitropolia.ru
Читайте нас: