Барлык яңалыклар
Шәхес
28 сентябрь 2020, 13:10

Расих ага Ханнанов вафат

Язучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, саубуллашу иртәгә, 29 сентябрьдә, аның яшәгән йорты ишегалдында (Уфа шәһәре, Революцион урамы, 66) көндезге 11 сәгатьтә узачак. Язучыны, үзенең васыяте буенча, туган ягында җирләячәкләр.

Расих Нургали улы Ханнанов 1931нче елның 28нче октябрендә Кырмыскалы районының Кырмыскалы авылында туа. Урта мәктәптән соң биш елдан артык Тын океан флотында хезмәт итә. Аннан соң Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын (1956-1958), читтән торып КПСС Үзәк Комитеты Мәскәү югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлый (1964-1969).
Журналистлык эшчәнлеген «Трудовая слава» Кырмыскалы район гәзитендә мөхәррир урынбасары булып башлый (1957-1962). Бераздан аны «Кызыл таң» гәзитенә күчерәләр (1962-1996). Биредә әдәби хезмәткәрдән баш мөхәррир дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Әдәби эшчәнлеген Р. Ханнанов бик иртә, башлангыч мәктәптә укыган елларда ук башлый. Илленче еллар ахырында, алтмышынчы еллар башында ук ике тугандаш республика матбугатында аның җитди әсәрләре күренә.
Гәзит-журналларда басылган күп санлы очерклары, әдәби, театр рецензияләре, каләмдәшләре һәм сәнгать әһелләре турындагы мәкаләләре белән беррәттән, ул баштанаяк вакытлы матбугат эшенә чумган килеш, повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, пьесалар, җыр сүзләре, робагыйлар иҗат итәргә дә вакыт тапты. Язучы драматургия өлкәсендә дә актив эшләде. Төрле телләрдә чыккан ике дистәдән артык үзнәшер китап авторы. Татар телендә «Ишәк – җитәкче» (2006) (мәсәлләр), «Кемгә ышанырга?» (2011) (дини темага публицистик язмалар) үзнәшер җыентыклары чыкты. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарды: «Бу җирне мин матурларга тудым» (Китап, 2003) күләмле истәлекләр җыентыгын төзеде. З. Биишеваның романнарын татарчага тәрҗемә итте.
"Тәмуг казанында" исемле романы "Тулпар" журналында 2001 елда, 2-6нчы саннарда басылган иде.
Расих Ханнанов БАССР һәм РСФСР Югары Советы Президиумының медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ш. Ходайбирдин һәм Ә.Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Узган елда республика башлыгы Радий Хәбиров аңа Халыклар дуслыгы орденын тапшырган иде.
Читайте нас: