Барлык яңалыклар
Шәхес
14 сентябрь 2020, 23:59

Якташыбыз куллары белән Эльбруска менде

Рөстәм Нәбиев 13 чакрым араны 15 сәгать кулда узган.

Омскида хәрби хезмәттә чагында казарма җимерелеп ике аягын югалткан татар егете Рөстәм Нәбиев Эльбрусны буйсындырды. Бу хакта блогер үзенең Инстаграмдагы битендә хәбәр итте. Ул үз юлының соңгы метрларын ничек узуы турында видео чыгарды. Үз казанышларына карата хисләрен белдерергә омтылып, егет күз яшьләрен тыя алмый.
– Үземнең сентиментальлегем өчен гафу үтенәм, әмма мин үз хисләремне, күз яшьләремне тыя алмадым. Мин бу биеклекне яуларга – 13 чакрым араны 15 сәгать кулда узуыма бик озак әзерләндем, – дип язды Рөстәм Нәбиев Инстаграмдагы битендә. – Бу гамәлем белән ү берни дә исбатламыйм. Бу батырлык түгел.
Ул үзенең Эльбрусны яулавын гаиләсенә – хатынына һәм кызларына багышлавын да әйтә һәм укучыларына рәхмәт белдерә.

Фото: ufa.kp.ru/online/news/4012657/
Читайте нас: