Барлык яңалыклар
Шәхес
14 сентябрь 2020, 18:55

Татулыкка ни җитә!

Якташыбыз, Чакмагыш районының Имәнлекул авылында туып-үскән ир асылы, тарих фәннәре докторы, профессор Ринат Әхмәтгали улы Нәбиев 13 сентябрьдә 70 яшен билгеләде.

***
Якташыбыз, Чакмагыш районының Имәнлекул авылында туып-үскән Ринат Нәбиев – тарих фәннәре докторы, профессор, 200дән артык фәнни хезмәт авторы, Казан федераль университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире була, соңгы елларда – бөтендөнья мәдәни мирас кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук Казан шәһәрендәге Русия Ислам университеты профессоры.
***
...Изге Рамазан аенда Ринат Әхмәтгали улы, һәрвакыттагыча, туган авылы Имәнлекулга тормыш иптәше – Казан кызы, табибә Наилә ханым һәм уллары Булат, Салават белән җиңел машинасында кайтып төшә. Иң беренче тукталыш – алтын айлы мәчет манарасы янында. Бу мәчетне салуда Ринат Нәбиевның өлеше зур. Моңа әнисе Гөләмзән этәргеч биргән, туганнары, дуслары һәм фикердәшләре, район җитәкчеләре, якташлары Рәмил Хәбиров, Риф Мусин, Финал Юнысов, Динар Мортазин, Галимҗан Хәсәнов, Марат Исаев, улы Руслан белән Салават Гыйлемханов һәм күңелләрендә иман нуры булган башка кардәшләребез ярдәмләшкән. Кылган гамәлләре аларның үзләренә һәм ыру-нәселләренә зур савап булып кайтыр, иншалла.
...Гомер дигән аккан су сыман тиз үтә дә китә, шул ук вакытта һәр кешенең гомер юлында күпме вакыйгалар... Һичшиксез, һәрберебезнең юл башы әти-әнидән, туган йорттан башлана. Ринатның әтисе Әхмәтгали абый Имәнлекул авылында туган, Бөек Ватан сугышы инвалиды, балаларының матур тормышларын һәм тәрбиясен күреп 85 яшендә вафат булган. Җәмәгате Гөләмзән апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Ринат Совет армиясендәге хезмәтен 1969-71 елларда Казан шәһәрендә үтә. Һәм үсмер чактан ук галим булырга хыялланган егет 1971-72 елларда Казан дәүләт университетының әзерлек курсларында укып, тарих-тел факультетына керә, аны 1977 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Комсомол секретаре дә булып эшләп өлгергән яшь белгечкә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Күренекле галим, Казан дәүләт университеты ректоры, профессор Михаил Нужин бик таләпчән, принципиаль һәм яшь белгечләр хакында аталарча кайгыртучан кеше була. Аспирантурага керүчеләрне котлаганда ул хәтергә уелып калачак шундый сүзләрне әйтә: “Казан университетына тик бер генә тапкыр киләләр!” Булачак профессор Ринат Нәбиев та, остазының киңәшенә тугры калып, менә инде 45 елга якын шушы уку йортында эшли. Дәүләт органнарында җаваплы вазифалар башкару чорында да университет белән тыгыз бәйләнештә торды.
Ринат Әхмәтгали улы үзенең шәхес булып җитешүендә Чакмагыш районыннан чыккан күренекле якташларының йогынтысы зур булды дип саный. Алар арасында РСФСР Югары Советы депутаты, “Победа”колхозы рәисе Әмир Зәйнетдинов, күренекле композитор, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Тәлгать Шәрипов, партия һәм дәүләт эшлеклеклеләре Салих Батыев, Зиннәт Моратов, Татарстанда мәгариф министры булып эшләгән Галә Кодаяров, икътисад фәннәр докторы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе Касыйм Йосыповлар бар.
Мөгаен, шуның өчен дә Ринат Нәбиев гыйльми тикшеренүләрендә тарих, сәясәт, дәүләт белән идарә итү, күп милләтле һәм күп динле халыклар араcындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү юнәлешен сайлагандыр да. Киң һәм аналитик фикер йөртүгә сәләтле галим кайсы гына өлкәдә эшләмәсен, федераль һәм республика күләмендә куелган җитди проблемаларны фәнни нигездә салкын кан һәм аек акыл белән чишәргә сәләтле. Мәсәлән, миңа 2016 елда Татарстан Республикасының Инвестиция агентлыгы тәкъдиме белән VIII халыкара форум кысаларында авыл хуҗалыгы сәясәте буенча түгәрәк өстәл уздырырга туры килде. Якташым Ринат Әхмәтгали улы, федераль эксперт буларак, чит илләрдән дә канашучылар булуын исәпкә алып, кабул ителгән тәкдимнәрне инглиз теленә тәржемә итүне хуплады. Нәтиҗәдә, бер мең данәдә басылып чыккан фәнни җыентыкның минем җитәкчелегемдәге биш кешелек иҗади коллективы халыкара экологик премиягә, Н. Н. Моисеевның «Мәгариф һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен» медаленә лаек булды.
Русия Федерациясе Президенты хакимиятенең репрессиягә эләгүчеләрне яклау бүлегенә югары квалификацияле консультант-эксперт таләп ителгәч, шул чорда КДУ ректоры булып эшләгән профессор Ю. Г. Коноплев Р. Нәбиевны шул җаваплы эшкә тәкдим итә. Аның һәм коллегаларының концептуаль фәнни хезмәтләре ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елның 16 ноябрендә кабул ителгән Толерантлык принциплары декларациясенә тулысынча тәңгәл килә иде һәм алардагы идеяләр федераль үзәк тарафынан кабул ителеп, күп милләтле, күп динле Татарстан җирлегендә тормышка ашырылды.
Монан ун ел элек миңа “Евразия юридик журналы“ (Мәскәү) өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтан интервью аларга туры килде. Русияне чын дәрәҗәсендә федератив дәүләт итеп төзүдә Татарстан, Башкортстан сәясәтчеләренең һәм галимнәренең керткән өлешен ул югары бәяләде. Профессор Ринат Нәбиев 1997-2007 елларда Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе вазыйфасын башкарган чорны да уңай бәяләп үтте, якташыбыз һәм аның фикердәшләре язган хезмәтләрнең тарихи карарлар кабул иткәндә әһәмиятен әйтеп узды. Гомумән, Ринат Нәбиев инициативасы белән 1997 елда булдырылган "Мәдәният, дин һәм җәмгыять" фәнни-гамәли комплексы күрше республиканың фәнни һәм сәяси тормышында тирэн эз калдырды, ул әлеге комплексның басмалар сериясе (1997-2016 еллар, 27 чыгарылыш) фәнни мөхәррире дә булды.
Профессор яшь галимнәр әзерләү бүенча зур хезмәт сала, аның тырышлыгы һәм җитәкчелеге нәтиҗәсендә КДУда диссертация советы эшләп килде. Дистәләгән аспиранты фән кандидаты булды, докторлык диссертациясе әзерләүчеләр бар. Озак еллар Русия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы тарих буенча экспертлык советы әгъзасы да. Күп шәкертләре Русиядә генә түгел, Евразия илләрендә дәүләт органнарында, мәгариф һәм фән өлкәсендә уңышлы эшли.
Язмамның героена кешеләргә карата миһербанлылык хас. Эшендә югары дәрәҗәдәге профессионал, дуслары өчен чын дус, гаиләдә хастәрлекле әти, булдыклы ир, табында җор сүзле табындаш, гомумән, шәп кеше. Психологлар әйтүенчә мондый сыйфатларга ия кеше башкаларга да уңай йогынты ясый ала, тәрбияви тәсир итә. Төп тормыш принцибы исә шул: “Кешеләрдән үзеңә нинди мөнәсәбәт өмет итәсең, үзең дә аларга карата шундый мөнәсәбәттә бул”. Аңа бервакытта да үз-үзеңә соклану, тәкәбберлек хас түгел. Барлык фән югарылыклары инде яуланган булса да, иҗатын дәвам итә, җәмгыять эшләрендә актив катнаша.
Ул – барлык диннәрнең дә эчкечелек, наркотик куллану, рухи бозыклык кебек тискәре күренешләргә каршы көрәшерлек социаль механизмнары барлыгына инанган галим. Үзе дә ислам дине кануннары нигезендә яшәүне хуп күрә, диннең, дәүләтнең һәм башка граҗданлык институтларының бу фани дөньяда җәмгыятькә, һәрбер кешегә файдалы булына тулысынча ышана. Аның фикеренчә, барлык милләтләрнең бәхет сере – татулыкта, яки, галимнәр әйтмешли, толерантлылыкта. Кешеләр төрле халыклар, кавемнәр итеп яратылган, алар бер-берсе белән аңлашып, бер-берсен кимсетмичә яшәргә тиеш. Бары шундый милләтләр генә үз киләчәген бәхетле итәргә сәләтле. Шунысы куанычлы: бүген, авырлык белән булса да илебездә гражданнар җәмгыяте төзелгән чорда, бу идеянең тормышка ашуы күзәтелә.
Ринат Әхмәтгали улының гаиләсе дә үрнәкле. Өлкән улы Булат әтисе юлын сайлаган, аспирантура тәмамлап, экономика фәннәре кандидаты булган. Кече улы Салават программалаштыру һәм математик прогнозлаштыру юнәлеше буенча Казан федераль университетында (КФУ) аспирантурада укый. Төп йортның ихатасында бу ике егет, Бөек Болгар дәүләте чоры мунчалары эскизлары буенча үз куллары белән кара мунча салып, аны читән белән киртәләп куйганнар. Мондый тәрбия булгач, борчылырга урын юк: алар тарихка хөрмәт белән карый, эш сөя һәм заманча шартларда уңышлы эшли.
Ринат Нәбиев кебек ир асыллары белән чын-чыннан горурланабыз, чөнки андыйларга ил таяна, алар киләчәккә карап яши, матди байлыктан рухи байлыкны өстен күрә, Аллаһтан бирелгән акыл хезмәте белән җәмгыятькә, халыкка файдалы эшләр кыла. Әле 70 яшьтә дә сәламәт тәнле, бай рухлы дустыбыз, фикердәшебез Ринат Әхмәтгали улына изге теләкләрне телик. Яңа үрләр, иҗади уңышлар юлдаш булсын, гаиләсе белән тигез тормыш итеп, оныклар бәхете күреп, озын һәм бәхетле гомер кичерсен!
Гаяз ФӘЙЗУЛЛИН,
Башкортстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты.
Читайте нас: