Барлык яңалыклар
Шәхес
29 август 2020, 01:20

Кеше китә – җыры кала: Әгъдәл НИЗАЕВ

Мәрхүмнең бер күчтәнәчен тәкъдим итәбез.

“Тулпар”ның якын дусты, нәфис телле журналист, төртмә телле сатира-юмор остасы Әгъдәл НИЗАЕВның вафатына ике ел тулды.
Низаев Әгъдәл Сафа улы Чакмагыш районының Аблай авылында туган. Туган авылында башлангыч һәм җидееллык, Үрнәктә урта мәктәп тәмамлый. Колхозда, Уфа химия заводында эшли. Хәрби хезмәттә авырып, инвалидлык алып, авылына кайта. Бригада клубы мөдире, агитатор, комсомол оешмасы секретаре, китапханәдә, клубта эшли. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап Чакмагышка кайтканнан соң, хаклы ялга чыкканчы район гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип булып эшли. Журналистлык белән бер үк вакытта хикәяләр, нәсер һәм парчалар, юморескалар һәм шигырьләр иҗат итә. Дистәгә якын китап авторы.
Алма агачыннан ерак төшми дигән сүз бар. Әгъдәл абыйның оныгы Юлай Низаев та бабасының сукмагына тәүге эзләрен сала башлады. Ул бабасының иҗатын таратуга да зур өлеш кертә. Шушы көннәрдә ул безгә сөенечле хәбәр ирештерде – Чакмагыш районына 90 ел тулу уңаеннан Вазыйх Исхаков исемендәге премия иясе Әгъдәл НИЗАЕВның буклеты көн күргән.
Түбәндә мәрхүмнең бер күчтәнәчен тәкъдим итәбез.
АЕКЛЫК БӘЛАСЕ

Заманында ару гына төшергәли идем. Минем эчүемне күргән кайберәүләр башларын чайкап, чырайларын сыта башлады.
– Ай-яй-яй. Эчеп тормый бу, салып кына куя, – диләр.
Ә миңа, тешләр арасыннан сөзеп, күнел болгатканчы, турыдан-туры тамак төбенә салып куюы җиңелрәк. Шулай өйрәнелде. Тиз дә, тәмен дә тоймый калам. Бергә утырып кәеф-сафа корган дус-ишләр исләре китеп карап тора. Кайберләре: “Соскы авыз, аракы урынына әллә ни бирсәң дә читкә куймас, салып кына торыр”, – дип сүз тарата башладылар.
Шундый сүзләрдән соң эчүне ташларга булдым.
Мәҗлестә утырабыз.
– Бәйрәм хөрмәтенә бер күтәрик рюмкаларны,– дип берәү тост тәкъдим итте.
Барыбыз да рюмкаларны чәкәштердек. Халык эчте. Мин рюмкага иреннәремме дә тидермәдем. Күршем терсәге белән кабыргама каты итеп төртеп куйды:
– Йоклап утырасыңмы әллә? Күтәр рюмкаңны, эчеп җибәр салганны!
– Ташладым, – дидем.
– Нигә?
– Болай гына.
Күршемнең хатыны иренең ботын чеметте дә колагына: ”Нигә кешене җәфалыйсың, бәлки ул каты чирлидер. Сәламәт кеше үз иреге белән аракы эчүне ташлыймыни!” – дип колагына пышылдады.
Ире бармагын авызына кабып, аңлаганын белдерде.

* * *
Урамда таныш-белеш очрап сыраханәгә чакырды.
– Юк, күптән инде тотканым юк.
Шәп-шәп атлап алар яныннан китеп бардым Ә егетләр артымнан көлеп калды:
– Акчасын үлемтеккә җыядыр.
– Эчеп кайтса, хатыны өенә кертмидер.
– Әллә акчасы кулына эләкмиме?
– Ха-ха-ха!

* * *
Яңа ел бәйрәменә кунак чакырдык. Эчәргә мул гына. Табынчы рюмкаларга аракы коеп чыкты. Тәүгеләрен хатын белән икебезгә тоттырды.
– Башлап хуҗалар күтәрергә тиеш. Кунакларга ничек сыйланырга өйрәтегез! Җырлап эчсәгез дә була. Югыйсә, кунаклар ничек башларга оялып утыралар, – дип шаяртты.
Безнең якта тәртип шулай. Башлап хуҗалар рюмкадагы аракыны тамчысына кадәр эчәләр дә, буш савытны каплап күрсәтәләр. Янәсе, кунаклар, барыгыз да безнеңчә менә шулай бетереп эчегез.
Хатыным салганны эчеп бетерде дә рюмкасын табындагы халыкка күрсәтте.
– Булдырдың! Яхшы.
– Эчүне ташладым, кадерле кунаклар, гафу итегез,– дип мин рюмканы өстәлгә куйдым.
– Ничек инде?!
– Син эчмәсәң, без дә эчмибез!
Табын күңелсезләнеп калды.

* * *
Хатынның туган көне җитте. Агай-эне бүләкләр белән килде.
– Сөйгәнеңнең туган көнендә аз гына булса да уртла инде, – дип табындагылар мине эчәргә кыстый.
– Мине яратса, баш тартмас , – дип хатын да юкә чөйне кага.
Аракы салынган рюмканы өстәлгә куям.
– Эчмим дигәч, эчмим инде, җәмәгать, гаепләмәгез. Аек баштан рәхәтрәк. Иртәсен баш та авыртмый. Хатын белән бозылышуны да оныттык. Гафу итегез!
Хатын кабаттан:
– Йөз грамм гына эчсәң, бер зыян да булмас, артыгын кыланмассың, – дип караса да тыңламадым.
Табын үтте. Кунаклар таралышты. Хатын гына күңелсез.
– Кешеләр каршында сүземне ектың, йөз граммнан гына әлләни булыр идемени шунда? – дип үпкәсен белдерде. – Яратмыйсың син мине, шуны аңладым.
Кич яткач та килешеп булмады, артын куеп ятты. Бер атна дәшмәде. Шуннан соң гына бераз җайланды.
Мин ак карга булмас өчен кабат эчә башладым.

Фото: Юлай Низаев.
Читайте нас: