Барлык яңалыклар
Шәхес
14 август 2020, 14:45

Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Беренче төрки этнонимнар

Бүген – татар һәм төрки телләр, аларның тарихы буенча бихисап хезмәтләр авторы, академик Мирфатыйх Зәкиевның туган көне. ..."XIX гасырда Отто Рериг төньяк Америкада яшәүче сиу халкы телендәге tang ‘таң’, tani, tangi ‘тану’, ate ‘әти’, ina ‘әни’, -ta/-te – урын-вакыт килеше кушымчалары, ekta ‘якта’ кебек төрки яңгырашлы сүзләрне саный"...Фотода: Мирфатыйх Зәкиев Уфада. 2019 ел.

Безнең эраның IV гасырларына кадәр төрк этнонимы Беренче һәм Икенче төрки каганатларны төзүче кабиләләргә карата, ягъни тар мәгънәдә кулланылган. Каганатлар чәчәк аткан чорда төрк этнонимы гомум характер алып, башка кабиләләр дә бу исем белән атала башлый. X-XI гасырларда тәүдә гарәпләр, аннан башка халыклар, шулай ук төркиләр үзләре бу исемне төрки телләргә охшаш телләрдә сөйләшүче кабилә һәм халыкларга бирә. Димәк, төркиләр белән күрше яшәгән охшаш телле, ләкин башка исем йөрткән кабиләләр дә төркиләрнең этник тамырлары булып санала ала. Традицион тюркологиядә бу кабиләләр бөтенләй тикшерелмәгән. Төркиләр тарих мәйданына чыкканга кадәр төрки телле кабиләләр бөтенләй булмаган, дигән фикер хөкем сөреп, аларның атамалары төрки характерда булса да, алар индоиран кабиләләренә кертеп каралды.
Теге яки бу халыкның тамырларын барлауда тәүчыганаклар мөһим. Тарих фәнендә өстенлек археология материалларына бирелә. Ләкин археологик табылдыкларның зур җитешсезлеге бар: аларның теле юк. Археологик, антропологик, этнологик, мифологик, язма чыганаклар арасында лингвстик материаллар иң ышанычлылардан санала ала. Тел – иҗтимагый тормышны оештыруның төп коралы. Ул кабиләнең, халыкның иң борынгы яшәеш чорлары турында мәгълүмат бирә ала. Дөрес, вакыт үтү белән бар телләр дә үзгәреш кичерә, ләкин археолингвистик ысуллар ярдәмендә, ягъни телдәге үзгәрешләрнең закончалыкларын кулланып, телнең борынгы торышын ачыкларга мөмкин.
Тарихи тюркологиядә байтак күләмдә лингвистик материал тупланган. Ул б. э. к. 20-30нчы меңьеллыклардан (майя телендәге төрки элементлар) алып, төрки рун язуы барлыкка килгән чорларга карый. Этнонимик атамалар, ягъни кабилә, ыру, халык атамалары, тел чыганаклары арасында иң мөһимнәрдән, алар аерым кабиләнең, территориянең этник составы турында төпле мәгълүмат бирә ала. Этнонимнар ыруглык җәмгыте чорында ук барлыкка килгән. Һәр ыруның үзенең яки аңа күршеләре биргән атмасы булган.
Безнең тикшеренүләргә ярашлы, төрки телләрдә иң борынгы этнонимнар түбәндәгеләр: 1) ‘кеше’, ‘кешеләр’, ‘ирләр’, ‘ыру’, ‘нәсел’ концептларына караучы сүзләр: ар/эр/ир/эрк ‘кеше, кешеләр, ирләр’, ас/яс ‘яшь кешеләр’, сака/сак/сой ‘балалар, саклар, ыру, кабилә’, сөн/сюн/һөн/һун ‘кешеләр’, ок/ак/ык ‘нәсел, ыру’, би/пи/бек/бай ‘байлар’, каң/канг ‘баба’, мән/мен/бен ‘шәхес, акыллы’, кижи/киши ‘кеше, ят кеше’; 2) тотем атамалары: гелон/елан ‘елан’, бюре ‘бүре’, лачын ‘сокол’ һ.б.; 3) кабилә башлыкларының исемнәре: үзбәк, нугай һ.б. Синонимик этнонимнар да бар. Мәсәлән, кыпчак, сарир, куман, кукеше, сакалиба, сарацин, флавен, фалон, йә булмаса акацир, акатир, агачэр, мишәр, шулай ук ий-ирк ‘бай, яхшы кешеләр’, биар ‘бай кешеләр’, биләр ‘байлар’, парды ‘байлар’ һ. б. бер синонимик рәткә карый. Еш кына этнос үзе буйсынган кабиләнең исеме белән атап йөртелә башлый. Мәсәлән, төрк этнонимы төркләр башка этносларны үзенә буйсындырганнан соң гомум атамага әверелә. Кайбер этнонимнар гомум атамага этносларның тышкы кыяфәтен билгеләүче сыйфат кушылып ясала. Мәсәлән, каракучкыл көньяк төрки кабиләләрдән аермалы буларак, күпсанлы төньяк саклар кыусак > кыфсак > кыпчак ‘ак сак’ дип исемләнгән.
Тикшеренүләр вакытында уртак һәм үзаллы этнонимнарга игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, Чыңгызхан варислары хакимлеге астында зур территорияләр һәм дүрт татар империясе оешу нәтиҗәсендә, көнбатыш Европада татар (tartar ‘тәмуг кешеләре’) этнонимы бу империяләр составына кергән барлык халыкларның да (кытай, корея, әфган, төрек, гарәп) уртак атамасына әверелә. Урыслар исә үзләреннән көнчыгышта яшәгән барлык халыкларны татар дип атаган. Димәк, XIII-XVIII гасырларда татар атамасы төркиләргә генә түгел, төрки булмаган халыкларга карата да кулланылган.
Борынгы төрки ареалларны ачыклауда төрки телнең урыны
Рәсми европоцентрик фәндә төрки халыкларны яшь, тарихы булмаган халыкларга кертеп карау өстенлек итте. Төркиләр гомумалтай берлегеннән б.э.к. VI меңьеллыкта аерымланып чыккан дип саналды. Бу фикер белән килешергә теләмәгән кайбер галимнәр төркиләрнең борынгы тамырларын юлларга омтылдылар. Мәсәлән, 20-30 мең еллар элек үк Евразиядән Америка континентына киткән индеецлар, яисә б. э. к. IV меңьеллыкта ук чөй язмасын кулланган шумерлар телендә төрки сүзләрнең эзләре табылды. Мондый тәҗрибәләргә каршы булучылар, һинд-европа телләре үзенчәлекләреннән чыгып, 5-15 мең ел эчендә сүзләр танымаслык булып үзгәрергә тиеш, бу телләрдән төрки сүзләр эзләү буш эш дип бәхәскә керделәр.
Әмма без флектив һәм агглютинатив телләрнең үсеш процессына күз салсак, алар арасындагы бик зур аерманы күрербез. Флектив телләрдә, мисалга, һинд-европа телләрендә грамматик төрләнеш нәтиҗәсендә сүз тамырының тотрыксызлыгы күзәтелә. Мәсәлән, рус телендәге ходить һәм хождение бер тамырдан, ләкин фонетик яңгыраш үзгә. Рус телендәге чадо һәм немец телендәге kind шулай ук икесе бер тамырга барып тоташа. Флектив телләрнең нәкъ шушы үзенчәлеге сүзләрнең вакыт үтү белән башка фонетик яңгыраш алуына китерә. Димәк, флектив телләрнең бүгенге торышы аларның хуҗаларының борынгы этник тамырларын өйрәнү өчен артык мәгълүмат бирә алмый.
Агглютинатив телләрдә исә сүз тамыры вакыт үтү белән әлләни үзгәрми, чөнки грамматик төрләнеш тамырның бөтенлеген бозмый, төрләнеш формалары шулкадәр калыплашкан, алардан бернинди чыгармалар юк диярлек. Шунлыктан, бүгенге төрки сүзләрне борынгы язма чыганакларда да очратырга була. Төрки сүз тамырының тотрыклыгы, шулай итеп, зур әһәмияткә ия.
Америка индеецлары телендә борынгы төрки эзләр
1638нче елны Джон Джосселин дигән галим америка индеецлары телендәге төрки алынмаларга игътибар итә. XIX гасырда Отто Рериг төньяк Америкада яшәүче сиу халкы телендәге tang ‘таң’, tani, tangi ‘тану’, ate ‘әти’, ina ‘әни’, -ta/-te – урын-вакыт килеше кушымчалары, ekta ‘якта’ кебек төрки яңгырашлы сүзләрне саный [Ә. Кәримуллин, 1976]. Швед галиме Стиг Викандер майя һәм алтайлыларның телләре арасындагы охшашлыклар турында берничә хезмәт бастырды. Ә.Кәримуллин түбәндәге мисалларны китерә: aak ‘юеш, чагыштыр: ака > а-га’, baldiz ‘балдыз’, bayal ‘бай’, boya ‘буяу’, bur ‘бору’, tur ‘тору’ һ.б. Майя телендә й һәм җ авазлары чиратлашалар, фигыльләрдә -л- аффиксы актив кулланыла, юклык кушымчасы шулай ук -ми/-ма [Диэго де Ланда, 1955]. Майя теле һәм мәдәнияте белән озак еллар урыс галиме Ю. В. Кнорозов шөгыльләнде. Аның хезмәтләрендә китерелгән мисаллар арасында байтак төрки яңгырашлы сүзләрне очратабыз. Гомум алганда, майя телендә төрки алынмалар шактый күп санлы. Майя көйләре, төрки музыка кебек үк, пентатоникага корылган. Иҗтимагый төзелеш, борынгы Шумер һәм Египеттагы кебек үк, колбиләүчелек һәм ыруглыг тәртипләренә нигезләнгән булган. Америка индеецларына хас антропологик төзелеш Азиядә дә, Европада да очрый. Башкортстанда [Матюшин, 1969] һәм Монголиядә [Новгородова, 1977] табылган биш мең ел элеккеге баш сөякләре, һәм җирләү үзенчәлекләре бу төбәкләрдә кайчандыр америка индеецларының бабалары яшәве турында сөйли. Беринг, Аляска, Алеут утрауларына оештырылган совет-америка археологик экспидиция җитәкчесе академик А.Окладников беренче американлыларның себерлеләр булуы хакында әйтә [Окладников, 1975].
Шушы һәм башка охшашлыклар нигезендә кайбер галимнәр майя халкын әүвәл төркиләр дип билгели. Бар яктан да тикшеренүләр үткәрми торып, ниндидер фикерне яклау читен. Ләкин, майялар кем генә булмасын, югарыдагы фактлар төркиләрнең 20-30 мең еллар элек Евразия континенты буйлап таралуы хакында сөйли. Һәм төрки-америка индеецлары телләрендәге параллельләр исбатланган хәлдә, төрки телнең тамырлары бик тирәндә ятуын әйтеп булачак.
Алгы Азиядәге борынгы төрки ареал
Шумер телендәге төрки алынмаларны өйрәнүче тюркологлар шумерларның б. э. к. IV меңьеллыкка кадәр ниндидер территориядә төркиләр белән күрше яшәвен, төрки сүзләр үзләштерүен, аннан Евфрат белән Тигр үзәнлегенә күчеп утыруларын фаразлыйлар иде. Алгы Азиядә төрки телле ареал булу-булмау мәсьәләсен беркем дә өйрәнмәде, төркиләрнең Кече Азиягә б.э.ның XI гасырларында килү концепциясе генә өстенлек итте.
Шумер, аккад, ассирия һәм урарт чыганакларын өйрәнү Алгы Азиянең борынгы тарихын башкачарак яктыртырга мөмкинлек бирде. Азәрбайҗан галиме Ф.Ә. Җәлилов, үрдәге чыганаклар нигезендә Тигр елгасының үрге агымында б.э.к. IV-III меңьеллыкларда Ассирия һәм Урарту арасында төрки телле субарлар (суб-ар ‘су кешеләре’) яшәгән дигән фикергә килә. Төрки телле куман, гути, лулу, Урмия күле көньягында яшәгән турук, шулай ук кумуг, кашгай, гүгәр, салур кабиләләрен билгеләп үтә.
Алгы Азиядә борынгы төрки ареал булганлыгын биредә, шулай ук Кече һәм Урта Азиядә кайбер географик объектларның б.э.к. үк төрки атамалар йөртүе, бу атамаларның соңрак кайбер очракта ялгызлык исемнәргә әверелеп китүе дә исбатлый. Александр Македонскийның сәяхәтче һәм арихчы греклары, үз юлларын тасвирлаганда, Кече, Алгы һәм Урта Азиядәге географик объектларның җирле атамаларын теркәп барганнар. Мәсәлән, Кече Азиядә Тавр таулары бар. Һималайга кадәр сузылган тау тезмәләрен б.э.к. үк җирле халыклар шул исем белән йөрткәннәр. Тавр сүзе – ясалышы буенча төрки этноним, ‘тау кешеләре, тау ирләре’ мәгънәсе аңлата. Җирле төркиләр сәяхәтче грекларга тау кешеләре яшәүче тауларны тавр дип атаганнар. Таврлар яшәгән тауларны белдерүче тавр атамасы соңрак Кече Азиядәге (һәм Кырымдагы) тауларның ялгызлык исеменә әверелә. Шул ук фикерне төрки чыгышлы каукас һәм кроукас [Пьянков, 1997] сүзләренә карата да әйтеп була. Сәяхәтче борынгы грекларга җирле төркиләр кар каплаган биек түбәләрне каукас ‘ак кыятаулар’ һәм кроукас ‘карлы кыятаулар’ дип күрсәткәннәр. Кас сүзе кас-/кис- сүзе белән бер тамырдан, кас-/кис- – кый-/кай-, кас сүзе кыя булып үзгәргән.
Аккад чыганаклары хәбәр итүенчә, Багдадтан көньяктарак регион Киенкир (Кангар) дип аталып, анда шумерлар яшәгән, ә Багдадтан төньяктарак регион Субарту исемле булган. Шумерлар үзләрен шумер дип атамаган, аларның үзатамасы кангарли яки кангар булган. Геродотта бу атама ангареон рәвешендә очрый. Кангарларны шумер/сумер дип аккад һәм башка халыклар атаган, бу атаманы алар субарлардан алган [Җәлилов, 2000], ул төрле тел һәм диалектларда сумар/сумер/шумер/самар/суар/сабир/савир/сибирь буларак яңгыраш тапкан. Шул рәвешчә, шумерларның теленә субар теле һәм төрки күршеләре йогынты ясаган.
Башкача да фикер йөртеп карарга мөмкин. Шумерларның кангар дигән үзатамасы алар яшәгән территория исеменнәнннән килеп чыккан хәлдә, тагын сорау туа: бу төбәк ни сәбәпле кангар дип аталган соң? Кангар – шулай ук төрки этноним. Димәк, биредә кангарлар яшәгән, ләкин кайчан? Бирегә шумерлар килгәнчеме, яисә шумерлар үзләре тәүдә төрки телле кангарлар булганнармы? Әгәр шулай икән, алар б. э. к. IV меңьеллыкта ук семит телле аккад халыклары тарафыннан ассимиляциягә дучар ителгәннәр. Бу очракта шумер телендәге төрки сүзләр – алынмалар түгел, ә субстрат, ягъни ияләре аккад теленә күчкән төрки телнең эзләре булып чыга. Шумер-кангарларның аерым өлеше Урта Азиягә күченеп, хәрәземлеләр белән кушылып, аларга кангар этнонимын тапшырганнар һәм хәрәземлеләрне кангха/кангюй/кангар дип атауга сәбәп биргәннәр булса кирәк.
Мирфатих Зәкиев.
“Төркиләрнең, булгарларның
һәм башкортларның этногенезы” китабыннан.
***
Күренекле галим, тюрколог, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Мирфатыйх Зәкиев – Башкортстанга һич тә чит кеше түгел. Без мәктәптә аның дәреслекләрен укып үстек. Ул үзе дә Уфада шактый еш була, конференцияләрдә, диссертация советлары утырышларында катнаша, Уфада нәшер ителүче “Шәркыять проблемалары” (“Проблемы востоковедения”) журналының мөхәрририят шурасы әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының шәрәфле профессоры. Башкорт галиме Марат Вәли улы Зәйнуллин белән соклангыч дуслар иде.
Мирфатыйх Зәки улы 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районында, Зәйпе авылында туган. Хезмәт эшчәнлегенең тәүге чоры сугыш елларына туры килә. Колхозда көтү дә көтә, ат та карый, тимерче булып та эшли. 1946 нчы елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 1954нче елда – кандидатлык диссертациясе, 1963нче елда докторлык диссертациясе яклый. 1964нче елда профессор дәрәҗәсе бирелә.
Яшь галимнең 1958нче елда студентлар өчен язган татар теле синтаксисы дәреслеге бик тә бәхетле язмышка ия булып, унбиш мәртәбә яңадан бастырыла. Судентлар бүген дә синтаксис курсын М. Зәкиев китапларыннан өйрәнәләр.
Талантлы галим һәм булдыклы җитәкче 1967нче елда Казан педагогия институты ректоры вазыйфасына тәгаенләнә. Бу дәвердә ул берничә тапкыр Казан шәһәр советы депутаты булып сайлана, ә 1980-1990нчы елларда ТАССР Югары Совет рәисе була.
1986-2000нче елларда Мирфатыйх Зәки улы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры. Биредә рус телендә әзерләнгән академик “Татар грамматикасы” (1992-1995) өч томлыгының баш мөхәррире була.
Галимнең фәнни хезмәтләре татар теле белән генә чикләнми. Ул – төрки халыкларның этник тарихы буенча берничә китап авторы. 2017нче елда Казанда “Мәгариф” нәшриятында 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”е дөнья күрде. Анда аның матбугатта, фәнни җыентыкларда басылган һәм төрки халыкларның этнологиясе, татар телен саклау, үстерү, укыту, татар теле укытучыларын әзерләү проблемаларына багышланган мәкаләләре тупланган.
М. Зәкиев яшь галимнәрне тәрбияләү өчен дә күп көч салды. Җитмештән артык фән кандидатының фәнни җитәкчесе булды, шуларның егермесе – фән докторы, профессор. Туксанга якын дәреслек һәм уку пособиеләре авторы.
Галимне язмыш озын гомер, сәламәтлек, хезмәт уңышлары белән бүләкләгән. “Тел һәм милләт” дип җан аткангадыр, армый-талмыйча халкына игелекле хезмәттә булгангадыр, бәлки. Бүген ул Казанда җәмәгате Лена ханым белән гомер кичерә. Ике улы, оныкларының, оныклары балаларының хөрмәтен татып яши. Һәм бүген дә фән белән шөгыльләнә, милләтебезгә хезмәтен дәвам итә.
Читайте нас: