Барлык яңалыклар
Шәхес
2 август 2020, 12:45

Яраткан энем турында

"...Бервакыт көрәк-сәнәк саплар өчен агач кисеп алып кайтырга алты километр ераклыктагы әрәмәлеккә кешеләргә ияртеп җибәргән идек. Көн кичкә авышты, өлкәнрәк кешеләр кайтып беттеләр, ә Суфиян юк та юк. Авыру әнием миңа:– Бар, улым, үлгән булса, гәүдәсен арбасына салып алып кайта күр, яланда калдырма, – дип, Суфиянны эзләргә җибәрде.Барсам, ике километр чамасы кайткан да, йөге авыр булгач, арып, хәл алырга туктаган. Исән икәненә шатланып, бергәләп тартып алып кайттык арбаны"...Әдәбият галиме Суфиян Сафуановның бертуган абыйсы Мәүлетҗан Гаяз улы Сафуанов истәлекләре.Рәиф ӘМИРОВның “Бикмәттә дә таулар бар” китабыннан (Уфа, 2013).Фотода: Суфиян САФУАНОВ.

Без ишле генә гаиләдә туып үстек. Әтиебез Гаяз исемле, 1890 елгы; әниебез Мәргубә исемле, 1900 елгы. Гаиләдә исән балалардан иң өлкәне мин – Мәүлитҗан (1928), энеләрем Суфиян (1931), Сабирҗан (1938) һәм Өммегөлсем (1939) исемле сеңелебез бар иде. Без кечкенә чакта әтинең атасы Сафуан бабакай, анасы Зәйнәп әбекәй, тагы бабакайның тумыштан гарип Җәмлиха исемле сеңелесе безнең белән бергә яшәделәр. Сабый чагыбызда әби-бабалар тәрбиясендә, әти-әни канаты астында кайгы-хәсрәтсез, уйнап-көлеп, гөр килеп яши идек. Тормыш гел шулай барыр төсле тоела иде. Тамак тук, өс-башларыбыз да ару гына. Кышын чана шуабыз, язын гөрләвекләр ерабыз. Җәйгә чыккач, су коенып, комда уйнап мәш киләбез. Көзен кыр-бакча эшләре тәмамлангач, озын кич утырулар башлана. Шул вакытларда патша хезмәтендә булган, урыс-төрек сугышында катнашкан бабакайның төрле вакыйгалар турында сөйләвен тыңлау бик мавыктыргыч була иде.
Әниебезнең тамыры муллалар нәселеннән килә. Ул яшь чагында укытучы булып эшләгән. Зиһене үткер, хәтере искиткеч яхшы иде. Үз башыннан үткән хатирәләр белән уртаклашканда, вак кына фактларны да исендә тотуы белән кешеләрне гаҗәпләндерә иде. Дәрдмәнд, Тукай шигырьләрен безгә яттан сөйләде. Тормыштагы күп нәрсәгә аның үз карашы бар иде. Физик хезмәткә дә тырыш, сабыр булды әниебез. Алсыз-ялсыз, туйганчы йокы күрмичә яшәргә туры килде аңа. Кайнанасын, кайнатасын, безне карый, гарип Җәмлиха әбине мунчага күтәреп алып барып юындырып кайта. Гаиләдәге һәркемнең өс-башын тәртиптә тоту, ашату-эчертү һәм башка бихисап эшләр дә аның җилкәсенә төшә иде. Көн саен үргә таба елгадан күп тапкырлар көянтә-чиләк белән су ташып, кызарып чыккан җилкәсен май белән ышкып утырганы исемдә калган.
Бераздан соң бер-бер артлы әби-бабайлар үлеп киттеләр. Әниебезне каты чир түшәккә екты. Шул вакытан башлап, безнең гамьсез балачак тормышыбыз күңелсез, безгә аңлашылмый торган көннәр белән алышынды.
1936 елны мин беренче класска укырга кердем. Беренче уку көнендә миңа ияреп Суфиян да мәктәпкә килгән иде дә, яше җитмәгәнлектән, аны алмадылар; үз вакыты җиткәч, ул да укый башлады. Укырга кергәнче, әни безгә хәреф танырга өйрәткәнлектән, мәктәпкә ияләшү безгә кыен булмады. Икебез дә әйбәт кенә укып киттек. Башта туган авылыбызда укырга, ә инде дүрт классны бетергәч, укуны күрше авылда дәвам итәргә туры килде. Суфиян җидееллык мәктәптә уку дәверендә үзен белемгә омтылучан, кызыксынучан, сәләтле укучы итеп күрсәтеп, күркәм нәтиҗәләргә иреште. Татар теленнән безне Ибраһимов фамилияле (Галимҗан Ибраһимовның туганы) укытучы укытты. Ул аеруча Суфиянны ярата иде. Өебездә Ибраһимов абый Суфиянга яхшы укыган өчен, дип язып бүләк иткән Мирсәй Әмирнең китабын укый торган идек. Әйтергә кирәк, 2006 нчы елны 75 яшьлек юбилеен үзенең туган ягы Туймазы районында үткәргәндә күрше Түбән Сәрдектәге белем алган мәктәбенә аның белән очрашуга килгән классташ кызлары (хәзер инде шул авылда яшәүче карт әбиләр) Суфиянның нинди зирәк классташ булуы турында үзләренең хатирәләрендә бик җылы итеп искә алдылар.
Гаиләдә арабызда Суфиян йомшак табигатьле, өлкәннәрнең кушкан эшенә зур җаваплылык белән карый торган, әниебез әйтмешли, йомыш тыңлаучан, өлкәннәргә каршы эндәшми торган бала булды. Шунлыктан йорттагы күп кенә эшләр аңа йөкләтелә иде. Бәләкәй чагында ук су буенда каз саклау, бозау карау һ.б. йөкләмәләр аның җаваплылыгында булды. Бер вакыт каз көткәндә мавыктыргыч хикәяләр китабы укып, казларны басу каравылчысы ябып куйган өчен өйдә ару гына шелтә эләккән иде аңа.
Бервакыт көрәк-сәнәк саплар өчен агач кисеп алып кайтырга алты километр ераклыктагы әрәмәлеккә кешеләргә ияртеп җибәргән идек. Көн кичкә авышты, өлкәнрәк кешеләр кайтып беттеләр, ә Суфиян юк та юк. Авыру әнием миңа:
– Бар, улым, үлгән булса, гәүдәсен арбасына салып алып кайта күр, яланда калдырма, – дип, Суфиянны эзләргә җибәрде. Барсам, ике километр чамасы кайткан да, йөге авыр булгач, арып, хәл алырга туктаган. Исән икәненә шатланып, бергәләп тартып алып кайттык арбаны.
Янә арба тартып Иске Кандра тегермәненә ашлык тартырга барырга туры килде Суфиянга. Тегермәнгә өлкәннәр киләләр дә, юаш үсмер малайны чираттан кысып чыгарып йомышларын йомышлап китәләр икән. Бик озак чиратта басып торырга туры килә Суфиянга. Кайтыр юлга чыккач, авылдаш бер абзый җиккән аты белән аны куып җитә. Арбасында капчык белән тегермәннән тарттырып алган он ята икән. "Син кем улы, ничә яшьтә, исемең ничек", дип төпченеп сорагач, әллә утыртыр микән арбасына үзе янына, дип өметләнә Суфиян. Әмма абзый кеше, атына сугып, чаптырып китә дә бара.
Гомумән, безнең балалык елларыбыз репрессия чорына, ә үсмер вакытыбыз Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килде. Җитмәсә, сугыштан соң бердәнбер сеңелебез дүртенче классны тәмамлагачтан соң, авырып дөнья куйды. Ашыйм, дисәң, ашарга, киим, дисәң, кияргә җитмәде. Ашарга кытлык вакытында язга чыгып җир ачыла башлау белән Суфиян энебез колхоз басуыннан черегән бәрәңге җыюда катнашты.
Безнең әти тимер юлчы иде. Сугыш вакытында тимер юлында тәртип бик каты иде. Әти көне-төне эштә булды. Без Суфиян белән кулдан килгәнчә аңа эшендә ярдәм итәргә тырыштык. Әйтик, төнлә фонарь яктысында рельслар ватылмаганмы, дип карыйбыз, дефект-мазар була калса, күренеп торсын өчен, рельска тамып каткан мазутны кырып тазартабыз.
Җиденче классны тәмамлагач, 1945 нче елның җәендә Суфиян Шафранга (Аксен районы) ашханәсе, тулай торагы булган зоотехниклар училищесына (каян информация алгандыр – белмим) укырга китәргә карар итте. Алмаш күлмәк-ыштан, бераз ашамлык, юллык әз-мәз акча салган чемоданын тотып беренче тапкыр үзаллы өйдән чыгып китте. Чишмә станциясендә поезддан төшеп электричкага күчеп утырырга тиеш була. Билет булмау сәбәпле, бер атналап станциядә яшәргә туры килә аңа. Бер егет белән танышып китеп, бер-берсенең әйберләрен чиратлап каравыллап торалар икән болар. Егет үзен Суфиянга мин Бишкурай авылыннан, – дип таныта. Якташ, димәк. Бервакыт якташка әйберләрен калдырып бәдрәфтән урап килүгә, егеттән дә, чемоданнан да җилләр искән була. Бер нәрсәсез калса да, кире борылмый; товар поездына утырып тиешле урынга барып җитеп, укырга урнашып, берничә айдан укуын тәмамлау турында таныклык алып кайтты энекәш.
Суфиян Бөгелмә педучилищесында (1946-1950 нче еллар) югары стипендия алып укыды. Өстәвенә ару гына рәсем ясый белгәнлектән, төрле предприятиеләрдә, шул исәптән, парикмахерскаяларда реклама плакатларын ясый; станциядә вагон бушату һ. б. төрле эшләр белән шөгыльләнә, нәтиҗәдә ару гына акча юнәтеп, өйгә бүләккә кием-салым, ситса материаллар алып кайтыр булды.
Бәхетебезгә, әниебез унбиш ел түшәктә ятканнан соң әкренләп аягына баса алды, көч-хәл белән булса да, йөри башлады. Суфиянның укып зур кеше булуына бик канәгать булып, фани дөньядан 85 яшендә китеп барды.
Әдәбият галиме Суфиян Сафуановның бертуган абыйсы Мәүлетҗан Гаяз улы Сафуанов истәлекләре.
Рәиф ӘМИРОВның “Бикмәттә дә таулар бар” китабыннан (Уфа, 2013).
Читайте нас: