Барлык яңалыклар
Шәхес
29 июнь 2020, 17:36

«Укытучы булу авыр икән...»: күренекле язучы Хәсән САРЬЯН турында бер истәлек

“Агыйдел егете”, “Әткәм һөнәре”, “Бер ананың биш улы”, “Нокталы өтер” кебек мәшһүр әсәрләр авторы Хәсән САРЬЯНны язучы буларак күпләр белә. Исән булса, быел ул 90 яшен билгеләр иде. Ә менә аның Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә мөгаллимлек итүе, көчле тел галиме һәм педагог булуы хакында сирәкләр генә беләдер. Белмәсәгез – белегез! Түбәндә – узган гасырның 50нче еллар ахырыннан бер истәлек. Студенты хатирәсе...

...1957нче елның сентябрендә без, Башкорт дәүләт университетының икенче курс студентлары, бергә җыелдык. Бер ай колхозда эшләдек. Аннан соң туган якка кайтып килү сәбәпле, мин октябрьдә башланган укуның беренче көненә соңладым. Университетка килү белән яңалык ишеттем: безне татар теленнән бер яшь кеше укытачак икән, ул бер дәрес үткәргән дә инде.
...Менә дәрескә керергә кыңгырау шылтырады. Безнең кызлар, мут елмаешып, бер-берсе белән ымлашып, укытучының керүен көтәләр. Берсе: «Ну, бүгенге сораулар үткән дәрестәге ише генә булмас, чыдасын гына»,—дип әйтеп куйды.
Менә аудитория ишеге ачылып, каршыбызга 27-28 яшьләрдәге бер ир-егет кереп басты. Урта буйлы, пөхтә итеп үтүкләнгән, үзенә килешеп торган соры төстәге костюмнан, кара чәчле, калын пыялалы күзлек кигән.
Яңа укытучыны бердәм басып каршы алдык. Аны күрүгә кызларның күзләрендә аптырау билгесе чагылды һәм «бу бит үткән дәрестә кергән кеше түгел» дигән пышылдашу аудитория буенча таралды. Укытучы, берни сизмәгәндәй, ягымлы итеп исәнләште һәм барчабызга да урыннарыбызга утырырга кушты. Шуннан үзе белән таныштырды:
— Мин Хәсәнов Сарьян дигән кеше булам. Сезнең курста татар теле дәресләрен алып барачакмын.
Безнең төркемдәге 25 студентның өчесе генә егетләр, ә калганнары кызлар иде. Мәктәп эскәмиясеннән килгәннәр күпчелекне тәшкил итә, педучилище һәм урта мәктәпне бетергәннән соң берничә ел стажлылар да бар. Ике егетебез армия хезмәтен тутырып кайткан. Университетка Кушнаренко педучилищесын тәмамлап килгән «свежий белемле» бик чая өч кызыбыз бар иде. Менә тотындылар болар яшь укытучыга сораулар яудырырга! Педучилищеда нинди белем алганнар, барысын да сорап бетерделәр бугай. Нинди сораулар бирүләре хәтердә калмаган. Ләкин яшь укытучы бирешмәде, һәр сорауга җавап табып торды. Бер пар дәреснең сорау-җаваплардан торган беренче өлеше сизелми дә үтеп китте: «бәйге»нең тәмамлануын белдереп, кыңгырау шылтырады. Укытучыбыз калын пыялалы күзлеген салып, маңгаена бәреп чыккан тирен кулъяулыгы белән сөртеп алды, да: «Уф, укытучы булулары бик авыр икән!»— дип көрсенеп куйды.
Ә дәреснең икенче яртысында инде ул бөтенебезне дә үз авызына каратты.
Йә Хода, татар халкының мең еллык әдәби мирасы, мең еллык әдәби теле бар икән, ләбаса! Безнең борынгы бабаларыбыз болгарлар дип аталган икән. Дәүләтләрнең йөзек кашы Болгар ханлыгы булган бит! Ә аның башкаласы, шәһәрләрнең шәһәре — шәһри Болгар булган! Шул Болгар ханлыгы чорында язылган, асылташка тиң «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасы безнең көнгәчә исән-имин килеп җиткән икән! Авторы да билгеле — Кол Гали исемле!
Безгә, үсмер чагыбыз 40-50нче елларга туры килгән һәм татар әдәбияты «ярлы» булу сәбәпле, А.С. Пушкинның «Евгений Онегин»ын, Л.Н. Толстойның «Война и мир»ын татарча тәрҗемәдә татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнгән буынга, бу мәгълүматлар бик зур ачыш иде! Чөнки бу елларда татар әдәбияты титаннары Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, X. Туфаннарның исемнәре безгә билгесез, ә Муса Җәлил әле «кайтып җитмәгән» иде.
Укытучыбыз шулкадәр илһамланып сөйләде, гүяки халык тарихы, тел язмышы турында хикәяләми, ә поэма укый иде. Без моңарчы беркем дә сөйләмәгән, сөйләргә җөрьәт тә итмәгән дөреслекне белдек.
Укучыларыннан бары тик биш-алты яшькә генә өлкән булган (арада укытучыбыздан ике-өч яшькә генә кечеләр, хәтта аңардан өлкәнрәк апабыз да бар иде), бер-ике ел элек кенә үзе дә шушы ук студент эскәмияләрендә утырган яшь кешенең шулкадәр мәгълүматлы булуына барыбыз да таң калдык. Борыннарын чөеп, сынар өчен «имтихан» оештырган кызларга да яңалык иде аның сөйләгәннәре. Укытучы безнең барчабызны да әсир итте. Без аны хөрмәт белән кабул иттек һәм бик яраттык.
(Язучы вафат булганнан соң басылып чыккан җыентыкны укып чыккач (X.Сарьян, «Егет язмышы»; Казан, 1980), шуны аңладым: ул киләчәктә кәгазьгә төшәчәк әсәрләрендәге моңнарын, сагышларын, соклану-горурлану хисләрен безнең күңелләргә «бушаткан» икән.)
Сарьян абый безгә хәзерге татар теле морфологиясе курсын укыды. Беренче карашка «күңелсез» күренгән материалны да кызыклы итеп бирә белә иде. Лекциясен ул, кайбер укытучылар кебек, дәфтәрдән карап укымый, ә ирекле рәвештә сөйли. Сөйләм барышында карточкаларга язылган мисаллардан файдалана. Бераз вакыттан соң, ничек чыга минем лекциям, аңлашыламы, эзлеклеме дип, алгы партада утырган бер кызның дәфтәрен алып карады да, «ару гына була икән» дип, канәгать булуын белдерде.
Сарьян Хәсәнов бик талантлы укытучы иде. «Тел хасиятенең тирән тарлавыкларына төшә белгән әдипкә гыйлемлек сәләте тумыштан бирелгән. Аңа бәрәкәтле мәйдан гына кирәк булган». (Марсель Галиевның «Догалы еллар» әсәренең «Ике урман чигендә...» дигән бүлеге. «Казан утлары», 1996нчы ел, 9нчы сан, 133нче бит.)
Бу сүзләргә өстәп тагын нидер әйтү мөмкин түгел. Чыннан да, тел гыйлеме буенча эшләгән булса, Хәсән Сарьян зур уңышларга ирешкән галим булыр иде. Ул гыйлем юлыннан китәргә ниятләгән, шундый теләге булуы турында безнең белән дә уртаклашкан иде. 1958нче елның язында ул бик дәртләнеп, аспирантурага керергә әзерләнүен әйтте. Ә көзен бик кәефсез генә үзенең бу планы тормышка ашмавын сөйләп бирде. Аспирантурага керер өчен чит ил теленнән дә имтихан бирергә кирәк.
Ул үзенә әлеге сынауны гарәп теле буенча тапшырырга рөхсәт алган һәм шуңа әзерләнгән. Ә имтиханнар вакыты килеп җиткәч, бу телдән имтихан алуны тыйганнар. Шуның аркасында ул бик уңайсыз хәлдә калган. «Алданрак әйткән булсалар, мин немец теленнән дә менә дигән итеп әзерләнгән булыр идем»,—дип сөйләгән иде ул безгә бик күңелсез генә.
Укытучыбызның гарәп теленнән имтихан тотарга җыенуы безнең өчен буй җитмәс нәрсәгә үрелү кебек тоелды. Ул елларда гарәп теле белән кызыксыну көчле иде. Университетта хәтта студентлар өчен гарәп телен өйрәнү түгәрәге дә эшли башлап, аны рус милләтендәге бер яшь кенә ханым алып барды. Безгә, түгәрәккә йөрүчеләргә, Бакудан аңлатмалары әзербайҗан телендә язылган «Гарәп теле дәреслеге» дә кайтартканнар, һәрберебезгә рус-гарәп сүзлекләре дә таратып биргәннәр иде. Без бик кызыксынып гарәп телен «кимерә» башлаган идек. Кызганычка каршы, безнең шатлык озакка бармады, көз-кыш айларында тырышып-тырмашуларыбыз язга таба туктап калды: җитәкчебез, ире башка шәһәргә эшкә күчерелүе сәбәпле, безне ташлап китте.
Хәсән Сарьян Расих Ханнановка язган хатында гарәп графикасындагы борынгы китапларны бик яхшы укый белүе турында белдергән. М.Галиев та X.Сарьянның төрекчә бик әйбәт сөйләшүе, аңа бу телне әнисе өйрәтүе турында яза. Аның әнисе бик укымышлы кеше булгандыр, улына төрек телен генә түгел, гарәп телен дә өйрәткәндер, дип уйлыйм. Гарәп телен ныклап белмәсә, аспирантурага керер өчен шул телдән имтихан тапшырырга җыенмаган булыр иде.
Дәрестә, лекция темасын тәмамлагач, Сарьян абый «лирик чигенүләр» ясый, үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп ала иде.
Бөре педучилищесын бетергән җәйне, пединститутка керер алдыннан, үзләренең авылына килгән бер театр җитәкчесе чакыруы буенча, спектакльләрдә уйнап йөргән (ул су-кырлар театры булган икән, безгә анысын ачыклап әйтмәгән иде). Шул эш өчен аңа күпмедер акча түләгәннәр. Ул үзенә костюм-чалбар, көзге пальто сатып алган, аягына да ару гына кием хәстәрләгән. Пединститутка укырга килгән егетләрнең күбесе фуфайкадан, аякларында да хөрт кенә икән. Егетләр Сарьянның киеменә бик кызыгалар, ничек шулай яхшы киенүне турында сорашалар икән. «Минем әти шахтада эшли, миңа акча җибәреп тора» — дип әйттем, шуңа ышандылар дип көлдергән иде безне. Безнең күбебезнең әтиләре сугыш гарасаты «шахталарында» калган иде шул...
Үсмерләр өчен бер повесть язуын да мәрәкәләп сөйләгән иде укытучы-быз.
«Студент чакта пионер лагеренда практика үткәндә балалар белән булган бер маҗаралы хәлне язып, «Пионер» журналына җибәргән идем, күп тә үтми, үземне дә Казанга чакырып алдылар һәм әсәремне басып та чыгардылар»,— дигән иде (әсәрнең исеме хәтердә калмаган, басылуы илленче еллар урталарында булгандыр дип уйлыйм).
«Лирик чигенү минутларында сүз мәхәббәт темасына да кереп киткәли иде (аудитория тулы кызлар бит!). «Мәхәббәт бармы ул?» дигән сорауга ул: «Мәхәббәт бар ул, тик өйләнешеп яши башлагач, мәхәббәт романтикадан гадәти якынлыкка, бер-береңә күнегүгә әверелә, кешедә гаилә, тормыш иптәшең, балалар алдында җаваплылык хисе өстенлек ала»,— дигән фикерне әйткән иде. Күренекле шагыйрь Шәриф ага Бикколның бер шигырендә «мәхәббәт очар канат кына түгел, ул җилкәгә киелгән камыт та» дигәнрәк фикер укыган идем. Бу — сугыш гарасатларын үтеп, олпат яшькә җиткән шагыйрь сүзе. Яше утызга да җитмәгән ир-егеттәге аксакаллар акылына әле булса исем китә.
Сарьян абыйның тормышыннан тагын бер эпизод хәтердә калган. 1957нчеме, 1958нчеме елның кара көзендә укытучыбыз атна-ун көн югалып торды.
— Абый, сез кайда булдыгыз? Без аптырап, нәрсә уйларга да белмәдек,— дип соравыбызга каршы ул:
— Әни карчыкны җирләп килдем менә. Кичтән исән-имин йокларга яткан, ә иртән күршеләр үле гәүдәсен тапканнар,— дип кайгысын сөйләп биргән иде.
Әнисе дисәң, Лирон Хәмидуллин үзенең истәлегендә «туксан яшенә җитеп килүче «инәе» Мәдхиҗамал апаның Казанда кунак булып китүе турында язган (Л. Хәмидуллин. «Үз кыйбласын тапкан шәхес».— «Казан утлары», 2000нче ел, Знче сан).
Теге вакытта сүз кем турында баргандыр, аңлашылмый. Картәнисе турында булды микән?
Башкорт дәүләт университетында эшләгән чорда Сарьян Хәсәнов студентларның әдәби-иҗат түгәрәге кураторы булды. Ул иҗади яшьләрнең кумиры иде.
Университетның яңа бинасына күчкәч үткәрелгән беренче утырыш хәтергә сеңеп калган.
1957нче елның көзе. Яшь шагыйрьләр Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов һәм Рафаэль Сафин кунакка чакырылган. Үткән елгы эшкә йомгак ясалгач, түгәрәкнең старостасы вазыйфасы бертавыштан өченче курс студенты Мариус Максютовка йөкләтелде. Хәзер инде секретарь билгеләргә кирәк. Берничә исем тәкъдим ителде. Шулвакыт Әнгам Атнабаев суз алды да:
— Иптәшләр, мин инде түгәрәкнең даими әгъзасы түгел, кунак кына, минем сайлау хокукым да юк. Ләкин минем бер тәкъдимем бар, бәлки кабул итәрсез,— дип кереш сүз әйтте һәм дәвам итеп:
— Бүгенге утырышка бердәнбер кыз бала килгән. Аның монда утыруы юкка гына булмас. Мөгаен, ул әдәбиятка битараф түгелдер. Күңелендә әдәби сүзгә, шигърияткә мәхәббәт хисе дөрлидер. «Нишләп мин җыен ир-егетләр арасында берүзем йөрим әле»,— дип, түгәрәкне ташламасын, даими йөрсен өчен, әйдәгез, без аны түгәрәк утырышларының секретаре итеп сайлап куйыйк,—диде. Артыма борылып карасам, алгы парталарның берсендә, чыннан да, берүзем генә утырам икән.
Мин түгәрәкнең секретаре булдым, утырышлардагы һәр чыгышны кәгазьгә терки бардым. Ә икенче елны, беркетмәләрне бик оста, тулы язасың, дип юмалап, тагын сайлап куйдылар. Шулай итеп, 1957-59нчы елларда, Сарьян абый Хәсәнов әдәби иҗат түгәрәгенең кураторы булган чорда, ике ел әдәби иҗат үзәгендә кайнадым, төрле кызыклы утырышлар, вакыйгалар, очрашуларның шаһиты булдым.
Түгәрәк утырышларында башлап язучыларның шигырьләре, хикәяләре тикшерелә. Иҗатчылар бер-берсенең язмаларының уңыш-ким-челекләрен күрсәтәләр, киңәш бирәләр иде. Әдәби кичәләр, яңа басылып чыккан әсәрләр турында диспутлар, туган тел, милли моң язмышы турында борчулы сөйләшүләр оештырыла. Мондый чараларга башкорт иҗат түгәрәге әгъзалары да кушылып китәләр иде. Гомумән, ул вакытта татар һәм башкорт иҗади яшьләре үзара бик дуслар, бер-берсенең утырышларында актив катнашалар иде. Аеруча мөһим чаралар факультет күләмендә үткәрелеп килде.
Хаксызга гаепләнеп, репрессиягә эләккән мәшһүр язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның 70 еллык юбилеена багышлап, университет күләмендә үткәрелгән кичә бик нык хәтердә калган. Күп язучылар, галимнәр, укытучыларыбыз бөек әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Барлык мондый чаралар әдәби-иҗат түгәрәге кураторы Хәсән Сарьянның активлыгы һәм оештыру сәләтенә ия булуы турында сөйли.
Түгәрәк утырышларында Сарьян абыйның үз иҗаты турында да сүз чыга иде. Хикәяләрне ничек язуы турында кызыксынуыбызга ул: «Үзеннән үзе килеп чыга инде ул, аны ничек аңлатасың? Кайчак нинди дә булса әсәр укыгач, күңелгә илһам килә. Миңа бигрәк тә Америка язучысы О Генри әсәрләре ошый. Аның хикәяләрен укысам, башымда яңа сюжет туа»,—дигән иде.
Бер утырышта ул Сарьян исеме астында басылган «Альберт» дигән хикәясен укыды. Бу хикәя «Әдәби Башкортстан» — хәзерге «Агыйдел» журналының 1957-58нче елларындагы бер санында басылган иде. «Нигә хикәягезне фамилиясез, исемегез астында гына бастырдыгыз?»— дигән сорауга горурланып: «Мин үз исемемне бик яратам. Әрмәнстанның Сарьян фамилияле рәссамы бар. Ә минем исемем фамилиягә охшап тора, псевдоним уйлап торасы да юк»,—дип җавап бирде.
Шуннан соң сүз әсәр героеның исеменә күчте. Ни өчен, нинди максат белән икәнлеген үзе дә аңламыйча, нинди дә булса берәр югары уку йортына керер өчен имтихан бирергә килгән бер абитуриент егет турында бәян итә иде ул хикәя. Автор аны нәфрәт белән «кире образ» итеп сурәтли. Шуңа күрә аңа исемне дә «Альберт» дип кушкан. Гомумән, Сарьян абый кешегә исем кушу мәсьәләсенә бик җаваплы карый, татар, башкорт баласына чит ил исемен кушуны өнәми. Шул уңайдан үзенең улына Рәфкать исемен кушуы турында да сөйләгән, гарәпчә мәгънәсен дә аңлаткан иде, ләкин аның сүзләре хәтердә калмаган (кызыксынып эзләнә торгач, Рәфкәт исеменең ике мәгънәгә ия икәнлеген ачыкладым: 1) зур дәрәҗә; 2) озата баручы, юлдаш булучы).
Кешене исеменә карап бәяләү дөрес түгел дип, әдәби түгәрәк утырышында бәхәс тә чыккан иде. Чөнки шул чорда БДУда философия фәненнән Альберт исемле бер яшь укытучы укытты. Без, студентлар, аны бик хөрмәт итә идек.
Хәзер мин ачык аңлыйм: җитәкчебез үзенең шәкертләрен киләчәктә үзаңлы, милләтенең чын зыялылары итеп күрәсе килгән.
Бу чорда түгәрәккә йөрүчеләр арасыннан чын шагыйрь, чын язучылар үсеп чыкты. Яшь шагыйрь Әхмәт Гайсин түгәрәкнең йөзек кашы иде. Студент чагында ук хикәяче «даны» алган Мансаф Гыйләҗев бүгенге көндә билгеле язучы, юмористик хикәяләр остасы булып танылды. Шагыйрь һәм публицист Муса Сираҗи, абруйлы радиожурналист Сәләх Сукбаев, популяр җырлар авторы буларак танылу алган Вил Казыйханов, гомерләрен район, завод газеталарында эшләүгә багышлаган журналистлар Хаҗи Әхмәтҗанов, Мидхәт Сәүбәнов һ.б. әдәби түгәрәкнең актив әгъзалары иде. Старостабыз Мариус Максютов озак еллар «Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе булып эшләп, матур-матур фәһемле мәкаләләре белән укучыларны кинәндерде, шул ук вакытта гомер буена шигырьләр дә иҗат итте. Беренче курста укыган чагында ук сүзләрнең килеп чыгышы турында чыгышлар ясап, студентларның гына түгел, укытучыларыбызның да исләрен китергән Рәфкать Әхмәтҗанов тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә иреште.
Укыту эшенә тотынганда тәүге «чирканчыкны» бездә алгангамы икән, Сарьян абый төркемебезне якын күрде, икенче курсны тәмамлар алдыннан, 1958нче елның маенда бергәләп коллектив фотога да төшкән идек. Килеш-килбәте белән студентларыннан бөтенләй аерылмаган япь-яшь укытучыбызны уртага алып төшкәнбез.
1959нчы елның көзендә дүртенче курска укырга килгәндә Сарьян абыебыз университетта юк иде инде. Эштән ни өчен киткәнлеген без белмәдек. Соңыннан Казанга күченүе турында ишеттек. Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә «Әткәм һөнәре» һәм «Бер ананың биш улы» повестьларын укырга насыйп булды.
Татарстанның күренекле язучысы булып танылган Хәсән Сарьянның вафатыннан соң аның турында күп кенә истәлекләр басылды. Әсәрләрен яратып укыган кебек, аңа багышлап язылган истәлек-мәкаләләр белән дә кызыксынып танышып барам. Укытучыбызның нинди язмыш кичергәнлеген шул язмалардан укып белдем. Иң нык тетрәндергәннәре Татарстан язучысы Марс Шабаевның «Туган җиренең баласы иде...» («Казан утлары», 1998нче ел, 9 сан) һәм Башкортстан язучысы Расих Ханнановның «Җаннарны кыя-кыя...» («Тулпар» журналы, 1999нчы ел, 5нче сан) мәкаләләре булды.
Казан чорындагы Хәсән Сарьянны үз эченә йомылган, аз сүзле, кырыс табигатьле итеп сурәтлиләр. Ә минем хәтердә ул ачык йөзле, ихлас күңелле, авызыннан җәүһәрләр сибүче тел остасы булып саклана.
Фәния МИҢНЕГУЛОВА.
Читайте нас: