Сиреньнәр чәчәк атса, бердән, җәй җитә, дип сөенәсең, шул ук вакытта күңелне хатирәләр били башлый. Башка якларда ничектер, элек бездә сиреньне зиратларга утырталар иде. Шуңадырмы, бу купшы куакның исе үткәннәргә алып кайта, бу якты дөньяны бездән алда калдырып киткәннәр турында уйлата...
Шомырт чәчәкле, сирень чәчәкле май аенда миңа таныш булган, үзем бик ихтирам иткән олы шәхес – Марат Вәли улы Зәйнуллин вафат булды. Миңа аның соңгы елларына шаһит булырга, аның белән очрашкаларга язды. Диссертация язып йөргән елларым иде, ә Марат Вәли улы – фәнни җитәкчем. Шуңа күрә, йомыш төшеп, аның БДУдагы бүлмәсенә дә, Достоевский урамындагы фатирына да кергәләргә туры килде. Минем фәнни эшем белән кызыксынган, зур ярдәм күрсәткән галим Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев белән дә алар үтә яхшы мөнәсәбәттәләр иде.
Марат Вәли улының иң үзенчәлекле холык сыйфаты олпатлык булгандыр. Ничектер, дөнья ыгы-зыгысыннан бер баш өстенрәк булып, ялан уртасындагы кыя кебек калкып тора иде кебек ул. Университетттагы бүлмәсендә утырган өстәленә каршы диварда фотосурәтләр тезелеп киткән. Еш кына аларга карап алыр да, истәлекләр сөйли башлар иде. Гүя әйләнә-тирәсендәгеләр инде аңа кызык түгел: ул әнә шул олы шәхесләр – Җәлил Киекбаев, Кирәй Мәргән, Николай Дмитриевлар белән күңеленнән генә әңгәмәләшә, киңәшләшә... “Ә сез беләсезме, Җәлил бит банкетларда немецча җырлый иде; берчак немец делегациясе килде, алар белән син дә мин немецча сөйләшеп йөрде!” – дип, яктырып көләр иде.
Китап шкафлары белән тулы иркен затлы фатирына барсаң, үзе кебек үк зыялы, ипле Гәүһәр ханым ишек төбеннән үк каршы алыр, беркайчан караңгы чырай күрсәтмәс, йомшак җылы сүзләре белән күңелне күтәреп җибәрер иде. Марат ага исә, үз бүлмәсеннән залга чыгар, анда, өстәл янында, иң югары дәрәҗәдәге эшлекле сөйләшүләр алып барган кебек, әңгәмә корыр идек. Бер барганда, 2016 елның 28 февраленнән соң булырга тиеш, ул, һич булмаганча, үтә борчулы күренде. Казан галиме, якташыбыз Фоат Ганиевның вафатын ишеткән һәм: “Нисек инде улай? Башка һыймаслык хәл бит. Фәндә кем кала хәзер?” – дип, ихластан кайгырып сөйләве хәтердә калган.
Марат аганың кызы Лилия ханым белән дә очрашырга туры килде. Инглиз теленнән кандидатлык минимумын нәкъ аңа тапшырдым. Үз эшен бик нык яраткан, әтисе кебек үк чын укытучы булып хәтердә калды ул. Үтә таләпчән дә иде: миңа, әтинең укучысы бит әле, дип, бернинди ташлама ясамады. Тиешенчә рефератлар язып, инглиз текстларын тәрҗемә итеп, 23 майдагы имтиханга тиешенчә әзерләндек. Имтиханнан чыккач, җәяү атладым, ник дисәң, чыгарылыш сыйныф укучыларының шәһәр күләмендә “Язгы бал” бәйрәме, Пушкин һәм Ленин урамында автобуслар йөрми, бөтен җирдә бәйрәм рухы, музыка уйный, чәчәкләр, шарлар, матур итеп киенгән яшьләр иде...
Нибары бер ел вакыт үтте. 2016 ел. 10 майда Лилия Марат кызының вафатын ишетеп, бер тетрәнсәм, 13 майда Марат Вәли улының вафат булу хәбәрен алып, өнсез калдым. Кемдер әйтте, кызының вафаты хәбәрен әтисенә әйтмәскә тырышсалар да, кайгы уртаклашып шылтыратучылардан бу кайгылы хәбәр барыбыр барып җиткән. Һәм күпне күтәргән йөрәк, мөгаен да, бу кайгыны күтәрә алмагандыр, диделәр...
Әтиле-кызлы галимнәрнең, бар республикага билгеле шәхесләрнең вафаты турында матбугат басмалары язып чыкты. Ә минем хәтердә – БДУның ярымкараңгырак фойесы, бик күп халык җыелган: укытучылар, студентлар... Һәм курай моңы яңгырый... Сүзсез шушы моң күңелләрне айкап-чайкый, моңсулана, әрни. Һәм онытылмый.
Шунысы үкенеч: алар белән фотога төшәргә һич уйга килмәгән. Ләкин юата торган истәлекләр дә бар: Марат Вәли улы белән башланган эшем, шөкер, ахырына җитә алды, һәм мин аның җитәкчелегендә фәнни эш яклаучыларның соңгысы булдым, ахры...
Фото: Әлфия Абдуллина (ural.kp.ru).