Барлык яңалыклар
Шәхес
14 апрель 2020, 17:30

Сәгыйдулла Хафизовка – 75 яшь

"Җете яшел яфраклар арасыннан сандугачлар чутылдавы ишетелә. Кәккүк кычкыра... – Фатыйма, Фатыйма! – дип, агачлар арасыннан аваз сала Мидхәт. – Чәчәкләр чыккан бит, кил!Кыз егет янына килсә, аһ итә, җир сап-сары чәчәкләргә күмелгән. – Эргәзембай бит бу! – Нишләп эргәзембай булсын, умырзая! – ди Мидхәт..."Бу юллар – “Тулпар”ның әле басмага әзерләнүче 2нче санындагы повестьтан. “Ике Фатыйма“ дип аталган әсәрнең авторы – Сәгыйдулла Хафизов. Күренекле галим, язучы Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизов (әдәби псевдонимы – Сәгыйть Лашманчы) бүген 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Мөгаллимебез, даими авторыбызны күркәм гомер бәйрәме белән котлап, аңа сәламәтлек, иминлек, иҗат уңышлары, безне киләчәктә дә гүзәл әдәби әсәрләре белән сөендерүен телибез!

Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизов (әдәби псевдонимы – Сәгыйть Лашманчы) 1945нче елның 14 апрелендә Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын, аннан аспирантура тәмамлый. XIX гасыр татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Озак еллар Башкортстан дәүләт университетында укыта, соңрак М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми эшләр, уку ярдәмлекләре авторы. Әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә дә уңышлы эшли.
Аның “Яшьтәшләр” дигән тәүге әсәре 1978нче елда “Идел” альманахында дөнья күрә. Төрле елларда Башкортстан һәм Татарстан матбугатында “Сәрви-Сәрвиназ”, “Алман күчтәнәче”, “Өйдәш хатын”, “Кирлегәчтә ике яз”, “Тузгытылган күч”, “Мәхәббәттә ярлыкау юк” һәм башка чәчмә әсәрләре басылып чыга. 2013 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Гомерем фасыллары” китабы дөнья күрде. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты.
Читайте нас: