Репрессия корбаннары... Күпме фән эшлеклеләре, оста җитәкчеләр, новаторлар, ил агалары һәлак ителгән. Туган авылымны гына алыйк. Бүгенге көндә өйләре бушап калган Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы сугыш алды елларында Башкортстанда заманча яшәгән иң алдынгы авылларның берсе булган. Чөнки аны ул биеклеккә Гыймад Җиһангир улы ЯҺУДИН кебек зиһенле егетләр күтәргән. Бүген сүзем данлыклы якташымның фаҗигале язмышы хакында.
Гыймад әтисе Җиһангир абзый белән бәләкәйдән авыл байларына батраклыкка ялланып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли. Әмма, изелеп, баш иеп яшәргә теләми. Яңалыкка, белемгә омтыла.
Төннәрен бәләкәй генә керосин лампасы яктысында үзлегеннән укырга һәм язарга өйрәнә. Белемгә омтылышы аны Чокадытамак авылына (әлеге Туймазы районы) китерә. Мондагы мәктәптә сабак ала, бер үк вакытта яшәрлек һәм укырлык акча эшләп алу өчен писарь булып урнаша.
Октябрь революциясенең тәүге көннәреннән үк Гыймад Яһудин Бәләбәй якларында Совет властен урнаштыру өчен актив көрәшкә кушыла.
— Бервакыт, — дип хәтерли сеңлесе Сәвия Хәбибрахманова, — безнең Тузлыкуш авылына аклар басып керде. Гыймад абыйны, ризалыгын да сорап тормыйча, үзләренең армиясенә алырга булдылар. Ләкин абый ризалашмады. Котырынган аклар аны, канга батырганчы кыйнап, арба тәгәрмәче астына ташлады. Без аны көч-хәл белән аңына китердек.
1918 елда Яһудин Кызыл Армия сафына алына. 1920 елның ахырына кадәр ул Гражданнар сугышы фронтларында аерым укчы бригада составында була, Петроград янында генерал Юденичка каршы алышларда катнаша.
Батыр сугышчы, оста оратор солдатларга бик тиз якыная. Ә 1920 елда ул РКП(б) сафына кабул ителә. Хәрби комиссар Г. Яһудин үзенең бөтен тормыш юлын халыкка хезмәткә багышлый.
1920—1929 елларда Г. Яһудин Бәләбәй өязендә төрле җаваплы вазифаларны үти: ревком әгъзасы, Чокадытамак волость Советы башкарма комитеты председателе, кантон җир учреждениесе мөдире урынбасары, кантон Советы башкарма комитеты рәисе була.
1929 елда ул БАССР Халык хуҗалыгы советы рәисе вазифасына үрләтелә. Туган ягы белән бәйләнешне өзми, якташларының эшләре белән якыннан кызыксына. Районга эш буенча килсә, авылга, авыл Советына һәм ул вакытта Тузлыкушта ачылган җидееллык мәктәпкә кермичә китми.
Авылда өлкәннәре аны тирән хөрмәт белән хәтергә ала иде: «Минем белән шундый хәл булды, — дип сөйләде миңа бүген инде мәрхүм Хөбәйбулла бабай Зәйнуллин. — Коллективлаштыруның беренче елларында урындагы җитәкчеләр халык белән тупас мөгаләмә итте, колхозның нәрсә икәнен юньләп аңлатмадылар. Ә бу вакытта кулаклар шуннан бик оста файдаланды. Колхоз турында төрле тузга язмаган гайбәтләр тараттылар. Имеш, гаиләләр бетә, сыерлар, балалар, хатыннар уртак була һәм башкалар. Шуңа да мин колхозга керергә курыктым. Эзәрлекли башладылар. Тоттым да Уфага Гыймад абыйга киңәшкә киттем. Ул мине бик ачык каршылады, игътибар белән тыңлады. Чәй эчерде. Шуннан соң гына болай дип төшендереп бирде: «Колхоздан курыкмагыз, аңа кыю керегез. Аны сезнең мәнфәгатьтә төзибез бит». Кайттым да колхозга кердем. Уфадан ниндидер комиссия да килеп җитте. Ул крестьяннар арасында аңлату эше үткәрде. Гыймад абый җибәргәндер инде, дип уйладык. Бик яхшы, гади кеше иде ул».
Укытучы-пенсионер P. А. Әхмәдиев шулай хәтерли иде: «1929 елда Тузлыкушта беренче колхоз оештырылды. Анда 65 хуҗалык керде. Гомуми җыелыш белән рәисне сайладык. Колхозга Нуриманов исемен куштык. Ашлык сугу машиналары, җилгәргечләр, чәчкечләр, ургыч машиналары кайтардылар. Бу эшләрдә Г. Яһудинның ярдәме зур булды, әлбәттә.
Гыймад абыйның башлангычы белән һәм аның җитәкчелегендә 1934 — 35 елларда Тузлыкушта Башкортстанда иң тәүге тәҗрибә сынау электр станциясе төзелде. Бу эшкә бөтен Тузлыкуш, Ирек, Байрак, Чаганлы, Әзәкәй халкы җәлеп ителде. Барысы да кул белән эшләнде: су каналы казып, буа ясадык, электр станциясе бинасы төзедек. Моның нинди шатлык икәнлеген белсәгез иде: бөтен авыл йортларында тарихта беренче мәртәбә электр лампалары кабынды. Ут яктысы шундый якты, хәтта идәндәге энәне дә табарга мөмкин иде».
Сәвия Җиһангир кызы исә болай дип сөйләде: «Электр станциясе эшли башлаган көнне безгә Гыймад абый килде, кичен ул Тузлыкуш авылы халкы каршында чыгыш ясады. Шулчак Әмирҗан мулла абыемнан мәчеткә дә электр уты кертүләрен үтенде.
— Моңа Аллаһның ачуы килмәсме соң? — дип шаяртты аны абыем.
— Изге эшләргә Ходай Тәгаләнең бер каршылыгы да юк, — дип җаваплады мулла бабай. Шулай итеп, мәчет тә электрлы булды.
1934 елда Г. Яһудин Бшкортстанның җирле промышленность халык комиссары итеп раслана. Нефть сәнәгатен үстерүгә, аеруча Ишембай нефть яткылыгын ачуда күп тырышлык сала.
Уфада китап палатасында Г. Яһудинның Башкор тстанда сәнәгать үсеше турында «Башкортстан нефте», «Башкортстан промышленносте» исемле китаплары, мәкаләләре саклана.
Ул кыйммәтле хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Хезмәт уңышлары өчен аңа Мәскәүдә җиңел автомобиль, патефон бүләк ителә.
Гыймад Җиһангир улы һәрвакыт намуслы эшчәннәрне, яңалыкны, алдынгылыкны яклап чыга.
«Хәтеремдә, — дип искә ала Сәвия Җиһангиров кызы, — абыем алтмыш ел мал караган авыл көтүчесе Бадыкшанны ихлас котлаган иде. Ул аңа Кызыл грамота тапшырып болай диде:
— Үзеңне Совет властеның беренче бәйрәме белән котлыйм. Син бик зур бүләккә лаеклы, әлбәттә. Ләкин хәзинәдә бары белән бүләклибез. Совет власте сиңа һәрчак ярдәм кулын сузачак.
Бадыкшан абыйның моңа бик тә күңеле була, хәтта күзләрендә яшьләре күренә. Чөнки ул үзенең хәләл хезмәте өчен гомерендә беренче тапкыр шулай бүләк ала».
Чокадытамакта волость Советы башкарма комитетында эшләгән чагында ук Гыймад үзенең булачак хатыны — Кәфия Ямалетдинова белән таныша һәм аңа өйләнә. Алар бәхетле һәм тату гомер итәләр. Дөрес, аның хезмәте бик тынгысыз, мәшәкатьле була. Гаиләләре белән Уфага күчеп баргач, бу бигрәк тә нык сизелә башлый. Ул еш кына эштән өенә төнге сәгать ике-өчләрдә кайта. Таң атканчы йоклый алмый газаплана.
Алар өч бала тәрбияли: Шамил, Рит һәм кызлары — Эра. Бер хезмәт хакыннан икенчесенә акча көч-хәл белән генә җитә. Өйләрен утын ягып җылыталар, керосинка белән көн күрәләр.
Зәйнәп Җиһангир кызы болай дип яза: «Абыем безнең укып чыгуыбызны,Туган ил өчен файдалы һәм яхшы кешеләр булып үсүебезне теләде. Ә үзе инде Совет властенә чын күңелдән бирелгән зат иде».
Ләкин бергәләп бәхетле яшәү озак бармый. 1937 елда Г.Җ. Яһудинны кулга алалар. Минем каршымда саргаеп беткән ертык бердән-бер фото ята. Аннан мөлаем да, бераз уйчан да йөзле көчле рухлы якташымның карашын тоям. Кырык яше дә тулмаган типсә тимер өзәрдәй ир... Фотоның арткы ягына «Халыкның усал дошманы» (злой враг народа) дип зәңгәр кара белән урысча сүзләр язылган. «Атаклы» НКВД эшедер. Ә фотоны кем ерткан: үзләренең канлы эшләрен яшерергә теләгән әлеге вәхшиләрме, әллә гомерләрен Колымада коллыкта үткәргән хатыны, яисә туганнарымы, бөтен уку йортларына, хезмәт оешмаларына юллары бикләнгән балаларымы – монысы сер булып кала.
Гыймад агай исән булып, туган җиренә бер әйләнеп кайтса, шуңа сөенер иде: балалары һәм туганнары кайда гына эшләсәләр дә, ул өйрәткәнчә илебез өчен файдалы, кешеләргә ярдәмчел, изге күңеллеләр, арабызда ил агаларына әйләнделәр. Син аякка бастырган Совет власте гына синең башыңа җитте.
Гыймад Җиһангир улы әдәби әсәрләр дә яза. Ул елларда Уфа гәзитләрендә басылган хикәяләрен һәм мәкаләләрен еш күрергә була. Тик бер генә хикәяләр китабын чыгарырга өлгерә. Алар гражданнар сугышына багышланган, бу вакыйгалар бездән ераклашкан инде. Шул ук вакытта Г. Яһудин кебек күренекле кешеләрнең тормышы һәм иҗаты, киләчәк буыннар өчен үрнәк булып, безне яңа хаталар ясамаска чакырып тора.