Барлык яңалыклар
Шәхес
31 март 2020, 12:20

Эш аты иде ул...

Кәбисә ел шул быел... Гомер булмаган хәл: урта гасырлардагы “кара чума” кебек чир афәтләре яңадан килеп чыкты. Тик коронавирус пандемиясе исеме белән. Үзен дөнья хуҗасы итеп исәпләгән адәм баласы шушы микрон зурлык әкәмәттән ничек качып котылырга белмичә, өендә утыра.Ел башыннан Әҗәл әфәнде шагыйрьләрне, журналистларны, тәрҗемәчеләрне үз кочагына күпләп “чүпли” башлады. Беренчеләрдән булып, ул үз янына күренекле башкорт шагыйре, Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, шәп тәрҗемәче Дамир ШӘРӘФЕТДИНОВны алып китте. Без аның белән 20 елдан артык күрше редакцияләрдә эшләп, яхшы аралашып яшәдек. Бүген аның безне ташлап китүенә 40 көн тула... 21 февраль көнендә, нибары 54 яшендә, бакыйлыкка күчте ул. Язмам – аның хакында...

Тәҗрибәмнән чыгып, мин журналист халкын ике төркемгә бүләм. Беренчесе – югары уку йортларының журналистика яки филология факультетларын тәмамлап, белгечлекләре буенча гәзит-журналларга эшкә килгән һөнәри журналистлар. Алар, хәтта бу профессияне ялгышлык белән сайлап, язу-сызуга һич хирыслыклары булмаса да, кире чигенә алмыйлар – чөнки башка һөнәрне белмиләр. Яратмаган эш белән шөгыльләнеп, мөхәррир кушуы буенча гына дежур мәкаләләр язып, хезмәт хакының азлыгына зарланып, шулай гомерләре үтә – пенсия вакыты да килеп җитә. Мондый журналист хаклы ялга чыга – һәм, вәссаләм, матбугат битләреннән исеме төшеп калу белән ул үзе дә онытыла. Булганмы андый кеше, юкмы – беркемне дә кызыксындырмый.
Икенче төркемгә караучыларны мин күңелләре белән журналистлар, дип атар идем. Аларның махсус филологик белем алулары да мәҗбүри түгел – тел тоемы тумыштан бирелгән; җәмгыятьтәге һәрбер хәл-вакыйгага аларның башкалардан үзгә карашы бар – күңелләре шушы уй-фикерләрне укучылар игътибарына чыгарырга ашкынып тора; алар һәрвакыт язмалары өчен яңа тема, яңа тормыш материалы эзлиләр – кыскасы, язмыйча яши алмыйлар. Андыйлар Сүзгә табынып яши. Сүз ярдәмендә замандашларының күңелләрен тазартырга, җәмгыятьне, дөньяны уңай якка үзгәртергә, көнкүрешебезне чолгап алган гаделсезлеккә каршы көрәшергә тырыша. Кызганычка каршы, бу төркем артык зур түгел, һәм, нигездә, өлкән буын вәкилләрен үз эченә ала.
Танылган журналист, шагыйрь, тәрҗемәче Дамир Шәрәфетдиновны да мин шушы икенче төркемгә кертер идем. Һөнәри белеме буенча зоотехник булып, 1987 елда Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының зооинженерия факультетын тәмамласа да, хәтта ки күпмедер вакыт Орел өлкәсендәге бер кохозда белгечлеге буенча эшләп, тәҗрибә тупласа да, журналист асылы, язгы чишмә кебек, күңел төпкелләреннән өскә бәреп чыга аның. Эзләнүчән күңеле матбугатка алып килә: башта ул Белорет районының “Урал” гәзитендә баш мөхәррир урынбасары йөген тарта; аннары, Уфага күчеп, “Йәшлек”, “Шоңкар”, “Тамаша” кебек басмаларда “штаб начальнигы” – җаваплы сәркәтип вазифаларын үти. Кайда гына эшләсә дә, аңа яңа оешып килгән басманың мичәү аты ролен башкарып, матбаганың гомум концепциясен, үсеш юнәлешләрен, бер сүз белән әйткәндә, мәсләген билгеләргә туры килә.
Мин Дамирны “эш аты” дип атый идем. Без аның белән ике дистә елдан артык күрше редакцияләрдә иңгә-иң терәп эшләдек. Искә алганым булды: Полиграфия комбинаты бинасына (“Аманат” журналы да, “Тулпар” да шунда урнашкан) иң беренче булып, иртәнге сигезенче яртыда, Дамир Мулкаман улы килеп керә һәм хезмәттәшләре җыелганчы ук редакция коллективының ярты эшен төгәлләп тә куя. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, редакция эше белән районга командировкага барып, төн уртасында гына Уфага әйләнеп кайтса да, иртәнгә инде Дамирның шушы сәфәргә нигезләнеп язылган материалы да, фотолары да әзер була икән. “Кайчан гына өлгерәдер ул?” – дип гаҗәпләнә иде хәтта тәҗрибәле журналистлар да.
“Аманат” журналында җаваплы вазифа башкару белән бергә, Дамир Шәрәфетдинов “Башкортостан”, “Киске Өфө”, “Шоңкар”, “Агизел” кебек абруйлы басмалар, радио, телевидение белән хезмәттәшлек итте, яшәешнең төрле проблемаларын яктырткан язмалар белән чыгыш ясады. Өстәвенә, заман технологияләреннән артта калмыйча, ул беренчеләрдән булып Интернетта шәхси сайтын һәм берничә блог алып барырга да өлгерә иде. Тематикада да аның өчен чикләүләр булмады. Ул тарихка да, тел язмышына да, әдәбиятка да, экологик һәм социаль проблемаларга да бердәй тирәнлек һәм җиңеллек белән кереп китә, абруйлы белгечләр белән бәхәс кузгатып, үз фикерен яклаудан да курыкмый иде. Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә чыгарылган язмаларының исемнәренә генә игътибар итегез: “Монгол тамырларын эзләү урынсыз” (“Башкортостан”, 2012, 1нче февраль), “Сатучылар нигә алдаша? (“Башкортостан”, 2011, 25нче август), “Сүзлектән сүз сорасаң...” (“Башкортостан”, 2011, 30нчы сентябрь), “Туйлар әле үтмәгән” (“Агизел”, 2011, №10), “Ачлык – рухи ярлылык нәтиҗәсе” (“Башкортостан”, 2012, 25-26нчы гыйнвар) һ.б, һ.б. Танылган каләм иясе, остазым Рәзил Фазыйловның сүзләре ирексездән искә төшә. “Чын журналист яшәешнең һәр өлкәсеннән дә хәбәрдар булырга тиеш, “ – ди иде ул. Бу яктан, һич икеләнүсез, Дамир чын журналист булды.
Аның тырышлыгына, өлгерлегенә исләр китәрлек! Мәсәлән, 2012 ел эчендә, каләмдәшемнең өч китабы бер-бер атлы дөнья күрде. Шуларның “Яшел байлык” дип аталганы республикабызда үсүче файдалы үләннәрне барлауга багышланса (аны язуда Дамирның тәүге һөнәре – авыл хуҗалыгы белгече булуы да ярдәм иткәндер) һәм Зәйнәп Биишева исемендәе Башкортстан китап нәшриятында басылып чыкса, икенчесе, “Таулы төягебез – Белорет” дип аталганы, авторның туган төягенең тулы энциклопедик белешмәсе булып тора. Бу изге эш аның якташы – Хәмзә хаҗи Галләмовның матди ярдәме белән башкарып чыгылды. Өченчесе исә – шигырьләр җыентыгы. Анысы электрон форматта Дамир Шәрәфетдиновның шәхси сайтына эленде.
Күпкырлы талант иясе иде ул. Беренчедән, сәләтле шагыйрь, берничә шигъри җыентык авторы, 2000 елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. Аның әдәби редакторлау осталыгына махсус белемле филологлар көнләшерлек иде. Ә инде Дамир Шәрәфетдиновның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аерым сөйләшүгә лаек.
Турысын әйтик, безнең татар, башкорт язучы-журналистларының күпчелегенең русчасы чамалы. “Чамалы” дигәнне дөрес аңлагыз: милли мохиттә үсеп формалашкан каләм әһелләре туган телләрендә уйлыйлар; хәтта русча сөйләмнәре ярыйсы булса да, эш кәгазьгә барып җиттеме, “йөк” туктала да куя – әйтергә теләгән фикерне җиткерергә ни сүз байлыгы, ни грамматика буенча мәгълүмат җитми. Бу яктан, махсус филологик белеме дә булмаган Дамир – күпләргә үрнәк булды. Әдәби премия лауреатлары, танылган язучылар, шигырь-хикәяләрен русчага тәрҗемә итттерергә дип, бүген иҗатташыма чират тордылар. Хәер, Дамир – киң күңелле зат, берсен дә кире какмады. Ышанмасагыз, юри генә “Бельские просторы” журналының соңгы еллардагы төпләнмәләрен алып карагыз. Башкорт язучыларының анда рус телендә дөнья күргән әсәрләренең күпчелеге Дамир Шәрәфетдинов тарафыннан тәрҗемә ителгән. Иң мөһиме: ул ике телне дә аңлап, аһәңен, моңын тоеп тәрҗемәли. Ә инде милли автор башта мең хата белән русчага аударган, соңыннан рус язучысы тарафыннан, шушы “подстрочник”ка таянып, әдәби тел, сәнгать әсәре нормаларына туры китерелгән тәрҗемәне куян шулпасының шулпасына гына тиңләргә мөмкин. Еш кына андый тәрҗемәләрдә исем-фамилиясеннән тыш автордан берни дә калмый.
Әлеге авыр эштә башкорт язучылары арасында Дамирга җиткән кеше булмады. Аның 2011 елда “Ак торна” Төрки телле шигъри тәрҗемәләренең Халыкара конкурсында җиңү яулавы да очраклы булмады. Ә бит тәрҗемә эше идеологик яктан да ифрат мөһим. Бүгенге, рухи кыйммәтләр җиргә салып тапталган, матдият тантана иткән, төрле милләтләр арасында мәдәни алмашулар туктап калган дәвердә, Мәскәүдә бер генә милли авторның да рус телендәге тәрҗемә китабы дөнья күргәне юк, рус язучылары бу эш белән шөгыльләнми, совет чорындагы кебек махсус дәүләт нәшрияты та эшләми. Мондый шартларда Дамир Шәрәфетдинов кебек энтузиастларның бәһасе тагы да арта: алар милли телләрдәге әсәрләрне Русия һәм, хәтта ки, дөнья киңлекләренә бердәнбер чыгаручылар, әдәбиятларыбызны пропагандалаучылар. Чөнки без “татар бөек!”, “башкорт батыр!” дип, күпме генә шапырынмыйк, туган телләребездә язылган әсәрләр – нинди генә көчле, образлы булмасыннар – тик үзебез өчен генә кызыклы. Башкалар аны аңламый. Чөнки татар, башкорт телләрен белми. Русия күләмендә укучыларга танылу өчен әсәрнең милләтара аралашу теленә – русчага тәрҗемә ителүе кирәк. Бу – объектив таләп. Шушы изге вазифаны Дамир кебек эш атлары башкарды да инде. Хәзер кем башкарыр – белмим... Урының оҗмах түрендә булсын, тыныч йокла, каләмдәш...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: askinskajanov-b.rbsmi.ru
Читайте нас: