Барлык яңалыклар
Шәхес
28 март 2020, 22:04

Моңнуллинсыз калдык

Роберт абый, китеп бардың,Ник ташладың безне?

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә Башкортстаннан да саллы делегация катнашты. Алар арасында Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, “Кызыл таң” нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхтдинов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм башкалар бар иде.
Роберт Миңнуллин көнүзәк, актуаль поэзиядә алдынгылыкны бирмәде. Удмурт галиме үзен яндыргач та, коронавирус чыккач та иң беренче шигъри сүзне ул әйтте. Заман технологияләрен авызлыклап, интернет аша укучылары белән һәрдаим аралашып торды.
Роберт абый Татарстан һәм Башкортстан арасында үзенә күрә бер күпер кебек иде. Бүген ул күперсез торып калдык.
МОҢНУЛЛИНСЫЗ КАЛГАЧ

Роберт абый, китеп бардың,

Ник ташладың безне?

Синнән башка ничек әйтик

Әйтер сүзебезне?

Йоклап яткан бу халыкны

Ничек уятасы?

Йокычылык һәм әпәлек

Милләтнең хатасы.

Йөрәкләрне сүзең белән

Телеп-телә идең.

Җаннарга үтмәле итеп

Әйтә белә идең.

Кесәләрдә йодрык төйнәү

Килә безнең кулдан.

Тик син генә аһ-зарларны

Әйтә белдең телдән.

Иң кирәген, тиешлесен

Әйттең вакытында.

Уратып-чуратып тормый

Әйттең син бер тында.

Янучылар булыр алда,

Вәзгыять бик кызу.

Туры килерме безләргә

Аны әйтми узу?

Милләттемнең хәлен беләм

Эче тулы ялкын.

Авызына су тутырып

Яшәп ята халкым.

Башка табып булмас инде

Моңнуллинга тиңне.

Әпә халык хәзер сүзен

Ничек әйтер инде?

28.03.2020

Фото: twitter.com

Читайте нас: