Барлык яңалыклар
Шәхес
27 март 2020, 14:46

Хуш, Роберт абый...

“Шулай, агачлар да, дуслар да кинәт авалар да китәләр шул...”

Яшәүдә мәгънә эзлиләр,

Табучылар бик сирәк.

Ә яшәү мәгънәсе гади:

Тугач, яшәргә кирәк!

Бу гади, һәм шул ук вакытта бик мәгънәле юлларның авторы, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Ул бүген арабыздан китеп барган. Роберт абый бик якты, сәләтле, моңлы кеше иде. Интернет белән дә дус булды, шуның аша үзен һәм иҗатын яратучы бик күп кешеләр белән бәйләнештә торды. “Инстаграм”дагы соңгы язмасын 16 мартта куйган. Анда чат-чат тамырлы зур ауган агач рәсеме һәм шундый юллар:

Шулай, агачлар да, дуслар да кинәт авалар да китәләр шул...”
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында дөньга килгән. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә, бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Уфа сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәге Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
Мәктәптән соң ике ел “Маяк” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе шул елларга туры килә.
Казан дәүләт университетында белем алган елларында шагыйрь булып таныла. 1973 елда югары уку йортын тәмамлаганнан соң “Казан утлары” журналында, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) гәзитендә эшли. 1995-2014 еллларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты йөген тарта.
Ул бик күп мактаулы исемнәр, премияләр иясе. Алар арасында, мәсәлән, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Андерсен исемендәге халыкара премия, Абдулла Алиш исемендәге премия, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия һәм башкалар бар.
Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын дип телик.

Фото: kazanutlary.ru

Читайте нас: