Барлык яңалыклар
Шәхес
12 март 2020, 18:23

Халык шагыйренә – Татар Конгрессы медале!

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгы флагына Башкортстан билгесен беркетү чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримовка “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.

Күптән түгел 90 яшен түгәрәкләгән Марат Нәби улы Кәримов нечкә хисле лирик шагыйрь дә, үткен каләмле сатирик та, җор телле юморист та. Аның Башкортстандагы татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Яшь каләмкярләрнең күпчелеге аның иҗаты тәэсирендә тәрбияләнгән. Марат ага озак еллар Башкортстанның төп сатира һәм юмор матбагасы – “Һәнәк” журналын җитәкләде. Соңыннан Башкортстан Язучылар берлегендәге татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе йөген тартты. Шуңа күрә аның Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медаленә лаек булуы – табигый хәл.
Чара кысаларында Вәсил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы ветераннары, милләттәшләребез – 95 яшен тутыручы Әсхәт Минһаҗетдинов һәм 100 яшен тутыручы Ришат Исмәгыйлев янына да барып кайтты. Ветераннарны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлап, ул аларга да Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды.
Илназ ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: