Барлык яңалыклар
Шәхес
7 март 2020, 00:51

Кеше китә – җыры кала: Нәфисә Хәбибдиярова

Кайнарлыгым сизми калмас өченКулларыма кара тотынып...

* * *
Синең куллар шундый кайнар иде,
Карашыңнан нигә боз яуды?
Яннарыңа юллар салып барам,
Вата-вата калган бозларны.

Эретермен, барыбер эретермен,
Соңгы бозлар янар ут булып!
Кайнарлыгым сизми калмас өчен
Кулларыма кара тотынып...

ӨЗЕЛӘ ЯШЕЛ ЯФРАК

Эй, яфраклар өзелә шул,
Саргаймаган да килеш.
Көзләремә барып кердем,
Уйламаган да килеш.

Яфракларны җил очырыр,
Кар-буранга уратыр.
Кышларда бит күшегермен –
Күңелне кем юатыр?

Көзләремә барып кердем
Уйламаган да килеш.
Учларымда – яшел яфрак,
Язларда йөрим, имеш.

Тик уятты ачы буран,
Кузгатты күңелемне.
Һәм аңладым мин кышларда,
Көзләрдә түгелемне.

Учларымда – яшел яфрак,
Язларга кайтам урап.
Ләйсән яңгырга төренеп,
Каеннар тора елап.
АК ӘРЕМНӘР

Әремнәрне нишләп күрмәдем соң
Зәңгәр гөлгә җырлар язганда?
Югыйсә бит әрем әчеләре
Сабый чактан саклана җанда.

Ачы җилләр кубып торган чакта
Сыенганын гөлнең әремгә,
Сынам-сынам диеп торганында,
Таҗларына бозлар бәргәндә.

Әрем исләреннән исердемме,
Исердемме гөлләр исеннән?
Әрем ачылары уйга салды,
Айнытты ак хыял хисемнән.

Әллә кушылганмы гөлчәчәкнең
Хуш исенә әрем ачысы?
Балачакның бер ядкаре микән,
Хыялымның татлы тамчысы?

...Ак әремнәр үскән аланнардан
Ничә кабат инде урадым,
Кар астында калган әремнәрнең
Гафу итүләрен сорадым.

Белешмә:

Нәфисә Мәүләви кызы Хәбибдиярова 1956 елың 15 ноябрендә Пермь өлкәсенең Гайнә районы Усть-Горная поселогында туа. Балачагы Башкортстанның Борай районы Тукай авылында әби-бабасы янында үтә. Бадрак урта мәктәбен тәмамлагач, һөнәрчелек училищесында укый, тегүче булып эшли.
Нәфисә Хәбибдиярова шигърият белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. “Чәчәк бураны” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы 1995нче елда “Китап” нәшриятында нәшер ителде. Ул барлыгы алты китап авторы.
Нәфисә Хәбибдиярова 2005 елдан Башкортстан Язучылары берлеге әгъзасы.
Шагыйрә 2016 елда бакыйлыкка күчте.
Фото: go.mail.ru/search_images?q=%D0%B
Читайте нас: