Барлык яңалыклар
Шәхес
11 февраль 2020, 01:17

Сулагай халык шагыйре Марат Кәримов: “Сул кул – йөрәккә якын”

Укытучы тактага чыгаргач уңы белән яза идем. Сул белән язсам, кулга таяк белән суга иде.

Сулагайлар арасында дөньяда мәшһүр кешеләр шактый. Александр Македонский, Юлий Цезарь, Наполеон, Чарли Чаплин, Микеланджело, Альберт Энштейн, музыкада Моцарт һәм Бетховен, рәсем сәнгатендә Леонардо да Винчи, Рафаэль, Рубенс сулагай булган. Брюс Уиллис белән Сильвестр Сталлоне да сулагай. АКШ президентлары Рейган, Буш һәм Клинтон да. Алар сафында күптән түгел 90 яшен билгеләгән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та бар. Күптән түгел булып узган очрашуда мин аның сулагайлыгы турында сораштым.
– Марат абый, сезнең сулагай булуыгызны беләм. Авырлыклар булмадымы?
– Безнең өйдә сулагайлар күп. Әтинең әнисе, ягъни, дәү әни һәм Чулпан абыем сулагай иде.
– Армиядә дә булдыгыз?
– Булдым. Өч ел ярым Көньяк Сахалинда хезмәт иттем.
– Сул кул белән ничек аттыгыз?
– Мин артиллериядә хезмәт иттем. Снаряд ташыганда аермасы юк. Иң кыены – мәктәптә булды. Укытучы тактага чыгаргач уңы белән яза идем. Сул белән язсам, кулга таяк белән суга иде. Шуңа мин ике кул белән дә яздым.
– Шигырьне сул кулыгыз белән язасыз дип беләм.
– Әйе, сулы белән.
– Уңы белән язганда тагы да әйбәтрәк чыкмас идеме икән?
– Кайсы кул белән язсаң да күңелдәгене язасың бит инде ул. Сул кул йөрәккә якын.

Автор фотосы.
Читайте нас: