Барлык яңалыклар
Шәхес
23 гыйнвар 2020, 13:40

Ркаил Зәйдулла тагын бер елга картайды

Туган көнгә иң зур бүләк – пародия

... ҖИТТЕ

Көз җитте.
Көз җитүен мин, ниһаять,
төшендем:
ашыга-ашыга киенделәр кешеләр,
һәм агачлар акрын гына чишенде.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Яз җитте.
Яз җитүен мин, ниһаять,
төшендем:
ашыга-ашыга чишенделәр кешеләр,
һәм агачлар акрын гына киенде.
Мөнир ВАФИН

Белешмә: Ркаил Зәйдуллин Чуваш республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Туган авылында башлангыч, күршедәге Чурачык авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук “Татарстан яшьләре” гәзите белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984-1985 елларда Аксубай районында башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр “Яшь ленинчы”, аннары “Татарстан яшьләре” гәзите редакциясендә хезмәт куя. 1989 елдан “Идел” журналында хезмәт юлын дәвам итә. Татарстан яшьләренең Муса Җәлил, Татарстан Республикасының Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллин дистәдән артык китап авторы.

Автор фотосы.
Читайте нас: