Барлык яңалыклар
Шәхес
18 гыйнвар 2020, 21:55

18 гыйнвар – Фән Вәлиәхмәтовның туган көне

Фән Вәлиәхмәтов фотога төшү өчен тун сатып алды.

Мин Фән Вәлиәхмәтов белән студент елларымнан алып таныш.Башкорт дәүләт университетында көндезге бүлектә укыганда ул читтән торып белем алды. Никадәр тирән белем алгандыр, белмим, тик сессия чорында имтиханга тальянын күтәреп килүен беләм. Фән абый минем туйны да бизәгән иде. Шундагы бер вакыйга истә. Ул елларда авылда безнең бик усал этебез бар иде. Лэсси исемле ярымовчарка. Ярымовчарка, ягъни овчарка анадан туган, атасы гади авыл эте булса да, бик башлы иде. Туй алдыннан этне бәрәңге бакчасына кертеп, мунча артына бәйләп куйдык. Бер заман Фән абый җәмәгате Светлана апа белән кечкенә уллары Румзанны югалткан. Бала табылды. Ул овчарка белән уйнап утыра иде. Беркемне янына җибәрми торган, күп вакыт бәйдә торган эт Румзанны иш иткән. Акыллы этнең балаларга тимәве турында шунда инандым.
“Тулпар” журналының тышлыгына бирү өчен мин Фән абыйны понига атландырып фотога төшерергә кызыга идем. Аның 149 килограмм авырлыктагы чагы. Йөзгә берәү тулмый дигән кебек, 150гә бер килограмм тулмый. Үзе риза булды. Кышкы көннәр. “Акбузат” ипподромы директорына барып пони турында сөйләштем. 149 килограмм йөкне күтәрердәй пони таптылар. Ләкин Фән абыйның киеме журнал тышлыгында төшәргә бик үк тартмый. Шунннан аңа Уфаның “Сипайлово” базарына төшеп дубленка алырга киңәш иттем. Ул бераздан бик затлы тун киеп килде. Ләкин фотога төшү вакыты җиткәч, атланмый гына төшәргә булды. Понины кызганудан түгел, ә аяклары аерылудан куркып. Понины, зур атны җитәкләп тә, сыйпап та төшердек. Зур ат белән төшкәнен журналга бирдек. Ул фото белән аның аудио һәм видеодисклары да чыкты. Иң кызыгы шул – Фән абый фотога төшеп бетү белән базарга барып тунны кире тапшырган булып чыкты.

Автор фотосы.
Читайте нас: