Барлык яңалыклар
Шәхес
9 гыйнвар 2020, 19:18

Марат КӘРИМОВ: “Иске бәхетләр дә баштан ашкан”

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 90 яшь тулды.

– Марат абый, 90 яшегезне, олуг юбилеегызны нинди кәефләр белән каршылыйсыз?
– Ил яңа елны ничек каршылый, мин дә шундый ук хисләр белән янам. Чөнки җәмгыятьтән аерым булу кыен. Җәмгыять ничек каршылый, мин дә шулай. Берәүләр, бәлки, яңа бәхетләр көтәдер. Миңа яңа бәхет көтәсе юк.
– Искесе дә күп.
– Әйе, иске бәхетләр дә баштан ашкан. Мин иҗат белән дөньяда эз калдырдыммы, юкмы? Минем иҗат кешеләргә кирәк булдымы? Шундый сораулар борчый. Телне, гореф-гадәтләрне гомер буе авыллар саклады. Шәһәрләргә күчү белән кеше телен дә авылда калдыра. Монда күрше дә бер-берсен белми, монда ишекләр дә әллә ничә йозакка бикләнгән. Күңел йозаклары да бикле.
Әдәбиятка килгәндә, элек цензура бар иде, хәзер ул цензура һәркемнең үзендә утыра. Шуңа әдәбиятта артык иркенлек юк. Кануннар чыгып кына тора. Менә мәче асраучыларга салым салынуы ихтимал дигән фикерләр ишетелә башлады.
– Сезнең дә мәче бармы?
– Юк, күршеләрнеке бар. Мин күршеләр өчен, халык өчен борчылам.
– Элек татар авыллары гөрләп торган, милли мәктәпләр күп булган заманда югары уку йортларының татар бүлекләренә килүчеләрнең яртысы иҗат җене кагылган яшьләр була иде. Әдәбиятка да алар дулкын-дулкын булып килде. Бүген Башкортстанда иң яшь дигән шагыйрь һәм язучыларыбызга 35 яшь. Бу киләчәктә сәләтләр булыр диюегезгә шик уята.
– Без заманында бөтен фәннәрне туган телдә укыдык. Математика, физика, химия, тарих – барысы да татар телендә иде. Ә хәзер туган тел күп дигәндә атнага ике сәгать керә. Шуннан ничек итеп тел үссен?
Туфан Миңнуллинның бер юбилеенда Казанга барган идем. Өендә куна калдым. Иртә белән Туфанның оныклары үзара урысча сөйләшкән. Шуннан Туфан: “Кайсыгыз монда урысча сөйләшә?” дип кычкырып җибәрде һәм тиргәп ташлады. Тегеләр син башладың да, син башладың дип акландылар. Менә шулай булсак иде дә ул. Мин дә шулай булалмадым. Ә бит телне саклауны шуннан башларга кирәк.
– Бүген әдәбиятка нәрсә җитми?
– Иң башта әдәбиятны укучы җитми. Ә язучыларда тормышка аек күз белән карау җитми. Дөрес, объектив тормыш чынбарлыгын бирү юк. Совет чорындагы кебек шомарту белән шөгыльләнәбез.
Без Атнабай белән шигырьләр укып республика буйлап бик күп йөрдек. Күп авылларда булдык. Бер заман бер авылда: “Мин сездә беренче тапкыр”, дигән идем, “Алдама, моннан 35 ел элек Атнабай белән килгән идегез”, диделәр. Туймазыда бер хатын яныма килеп: “Сез бездә 40 ел элек булып киткән идегез”, диде. Шигырьләр аларның хәтерендә калган. Димәк, чын шигырьне халык онытмый, хәтеренә салып куя. Әбҗәлил районының Аскар авылында очрашу уздырган идем. Кичәдән соң бер хатын торып: “Гомер буе шигырь яратмадым, моннан соң шигырь укый башлаячакмын”, диде. Шигырь кешенең йөрәгенә үтеп керергә, аның йөрәген кузгатырга, күңелен актарырга тиеш. Шунсыз халык шигырь укымаячак.
Автор фотосы.
Читайте нас: