Барлык яңалыклар
Шәхес
8 гыйнвар 2020, 23:22

Бүген шагыйрь Фәрит Габдрәхим 87 яшен билгели

Без – “мужик” балалары.

Милли шагыйрь

– Фәрит абый, 87 яшьлек юбилеегызны нинди кәефләр белән каршылыйсыз?
– Мин, Аллаһка шөкер, әле яшь барса да үземне сафта, каләм тибрәтергә көч бар дип, башкалар кебек җавап биреп котыла алыр идем дә, тик дөресен әйткәндә, омтылышлар, кызыксынулар кими икән. Чөнки көч-куәт элеккечә түгел.
– Кәйлә тотып таш ватасы, көрәк тотып җир казыйсы юк бит. Каләм тотарга көч кирәкми, аны тешкә кабып язучылар да булган. Сәйфи Кудаш 99да да иҗат итте.
– Тауга карап тау булып булмый. Физик эшкә көч кирәк булган кебек, иҗатка да акыл көче кирәк. Зиһен көче физик көч кенә түгел. Без – “мужик” балалары. Мин беренче буын зыялысы гына. Шуңа да кыен.
– Фәрит абый, сезнең тормыш һәм иҗат юлыгызда без белмәгән нәрсәләр бар?
– Мин кайда укырга керергә белмичә бәргәләндем. Ә укырга кирәк, чөнки колхозда бушка эшләп йөрисе килми. Кулга паспорт бирмиләр. Укысаң гына кеше булып була, шуңа бер сыйныфташым белән Уфаның финанс техникумына укырга кердем. Тик анда тулай торак юк булып чыкты.
Карл Маркс урамындагы безнең уку йорты каршында ул елларда Авыл хуҗалыгы институты урнашкан иде. Анда минем бертуган абыем укып йөри. Мин аның тулай торагында яшәп, бер ятакны бүлешә башладым. Декабрь урталарында шул тулай торакта яшәүче бер фронтовик абыйның гозерен үтәп, суга киттем. Кайтып ишек төбенә җиткәч, таеп китеп суны өстемә түктем. Ботинкаларыма су тулды. Чиләкләрне атып бәреп, башка суга бармаячагымны белдердем. Фронтовик абый минем бу уку йортында укымау сәбәпле, тулай торакта канунсыз яшәвемне тулай торак комендантына җиткергән. Шуннан соң мине куып чыгардылар.
Кич җитеп килә, төенчегемне күтәреп урамда басып торам. Абыем китапханәдә иде, ул кайтып җитте, хәлне сорашты. Шуннан мин укудан китәчәгемне белдердем. Кич булса да документларны алырга өлгердем.
Шуннан соң дүрт ел колхозда эшләдем. Пар ат җигеп су, йөк ташыдым. Аннан Уфа юл-транспорт техникумына укырга кердем. Бер ел укыгач, Октябрьский нефть техникумына икенче курска күчтем. Чөнки анда стипендия берничә тапкыр күбрәк, “өчле” өчен дә алырга була иде. Укыган елларымда Бүздәккә кайтканда-киткәндә һәрвакыт товар поездларына утырып йөрдем. Станциябездә туктамаса, сикереп төшеп кала идем.
– Иҗатка килү ничек булды?
– Техникумны тәмамлагач, берничә ел бик каты чирләп ятарга туры килде. Күп китаплар укыдым. Островскийның авыр хәлләрдә дә яшәргә кирәклеге турындагы фикере кулга каләм алырга этәрде. Ләкин аңа кадәр дә мин шигъриятне бик ярата идем. Чөнки балачактан ук Тукай, Такташ иҗатын яттан белдем. Кая гына барсам да, аларның шигырьләрен сөйләп йөри идем. Аяксыз калып, урын-җир өстендә ятканда шигырьләр яза башладым. Ләкин шигырь техникасын белмим. Авылда киңәш бирүче юк. Җитди иҗат белән Башкортстан дәүләт университетында укыганда гына шөгыльләнә башладым.

* * *
Телем өчен телем-телем телеп,
Бәгыремне утка яктылар.
Тел сатканнар акча чутларга дип,
Йөгерешеп килде яктыга.

Автор фотосы.
Читайте нас: