Барлык яңалыклар
Шәхес
7 гыйнвар 2020, 14:24

Риф МӨХӘММӘТҖАНОВ ничек “Муха” кушаматын алган?

Бу фотоның уртасында күкрәгенә Ленин портретын тагып, шат елмаеп алга атлаучы егетнең кем икәнлеген беләсезме? Күренекле татар галиме, фольклорчысы, гомерен Башкорт дәүләт университетында татар филологларын әзерләүгә багышлаган Остаз Риф Мирхәбибулла улы МӨХӘММӘТҖАНОВ ул. Ә фото Уфада 1968 елның 7 ноябрь демонстрациясендә төшерелгән. Яраткан укытучыбыз турындагы сөйләк-мәзәкләр студентлары күңелендә әлегә кадәр саклана. Түбәндә – шуларның берсе...

...Шәкерте буларак, хәтеремә шунысы уелып калган: Риф Мирхәбибулла улы имтиханнарны гаять таләпчән ала иде. Аның предметыннан “бишле” эләктерү – сирәкләр өлешенә тигән бәхет. Ләкин тышкы кырыслык битлеге астына, аның юмор-сатирага гаять бай күңеле яшерелгән иде. Ул, хәтта, үзенә кушамат тагылуга да үзе сәбәпче булган. Югары курс студентлары безгә түбәндәге тарихны сөйли иделәр.
Җәйге сессия вакыты... Риф Мөхәммәтҗановка имтихан тапшырырга читтән торып укучы ниндидер бер студент кыз килгән. Укытучыга авырлык төшмәсендер дипме инде, ни сәбәптәндер, зачет кенәгәсен үзе тутырырга булган бу. Предмет атамасын, имтихан датасын да язып куйган. Билге төшерәсе һәм имза куясы гына калган. Тик укытучының фамилиясен тар гына графага сыйдыра алмаган: “Мухаметзя” өлеше сыйган, “нов”ы төшеп калган.
Ярар, имтиханны “яхшы”га тапшырган бу. Билгесен куйдырырга дип, зачеткасын остазына сузган. Риф ага аның язганнарын җентекләп укыган да:
– И кызым, ни дип, интегеп, “Мухаметзя” дип язып тордың? “Муха”сы да җитәр иде, – дип көлеп җибәргән.
Шуннан соң галимгә студентлар арасында “Муха” кушаматы гомерлеккә тагылды. Яраткан “Муха”быз иде ул... Үзебезнең “Муха” иде...
Фото Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан алынды.
Читайте нас: