Башкортстанның бер район үзәгендәге базарда ике агай бал сатып утыра икән. Берсе үзенең балына – “башкорт балы” , икенчесе “татар балы” дип язып куйган.
Бал алырга килгән бер кеше боларның кайсы яктан икәнен сораштыра башлаган. Бу ике агай бер-берсенә терәлеп торган татар белән башкорт авылларыннан икән.
– Сезнең кортларыгыз бер үк болыннан, бер үк чәчәкләрдән бал җыя торгандыр бит инде? Ә берегез “башкорт балы”, икенчегез “татар балы”, – дип язып куйгансыз. Икегезнең дә балыгыз бер төследер бит, нәрсәсе белән аерыла соң алар? – дип төпченә башлаган теге кеше. – Аерыла шул, бик нык аерыла, – дип каршы төшкән аңа башкорт агай.
– Менә син, болынга чыгып, бал кортлары очканны тыңлап кара әле. Татарның бал корты “бе-ез-ез ” дип безелдәп оча, ә башкорт кортларының тавышы “бе-еҙ- еҙ” дип чыга.
Разил Исмәгыйль улы Вәлиев Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Университет тулай торагыннан урын ала алмагач, Казанда яшәүче бер бабайның җимерек сараена идән-түшәм җәеп, мич чыгарып, үзе кебек үк йортсыз-җирсез бер студентны алып, шунда яшәп, белем ала башлый. Икенче курста укуын ташлап, Мәскәүнең Максим Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, “Ялкын” журналында, Чаллы язучылар оешмасында, Татарстан Язучылар берлегендә эшли. Аннан соң Татарстанның милли китапханәсе директоры, Югары Советның мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе вазыйфасын башкара.
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге яшьләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев – өч дистәгә якын китап авторы. Аның сүзләренә күп җырлар иҗат ителгән.
"Шәһри Казан" гәзите фотосы.