Барлык яңалыклар
Шәхес
22 декабрь 2019, 12:15

Маузер ГЫЙНИЯТУЛЛИН вафат…

21 декабрь кичендә «Татарстан һәм Башкортстан халыклары дуслыгы җәмгыяте»н оештыручы, ике республикада яшәүче татар һәм башкорт телләре укытучылары арасында аралашу күперләрен салган Маузер абый ГЫЙНИЯТУЛЛИН арабыздан китте…

Аның улы, танылган музыкант саксофончы, Артур МАУЗЕР-САКС бүген Берләшкән Гарәб Әмирлегендәге Дубай шәһәрендә яши. Үзенең интернет-сәхифәсендә белдерүенчә, әтисе көтмәгәндә, әнисе белән театрда спектакль карап утырганда, кинәт йөрәге тотып, хатынының кулларында җан биргән. Моңа кадәр аның сәламәтлеге белән проблемалары булмаган.
– Минем әти бик якты һәм якты кеше, күпләргә ярдәм итте, барысы да аны хөрмәт итә иде. Әйтәсе күп сүзләрен әйтергә өлгермәде, бергә эшлисе әллә күпме эшләребез калды. Дусларыгызны, тормышыгызны, вакытыгызны һәм якыннарыгызны хөрмәт итегез! – дип яза үзенең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә Артур Маузер улы.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, дүшәмбе көнне, Яр-Чаллы шәһәрендә узачак. Аннары Маузер абый Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылы зиратында җирләнәчәк.
«Тулпар» журналы редакциясе барлык укучылары исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Урыныгыз җәннәт түрендә булсын, Маузер абый...
Фото Артур МАУЗЕР-САКСның интернеттагы сәхифәсеннән алынды: https://vk.com/mauzersax?w=wall45429128_8088
Читайте нас: