Барлык яңалыклар
Шәхес
9 декабрь 2019, 15:54

Юрий Шевчук Уфада бер милиционерны тукмап 15 тәүлек утырып чыккан

Заманында эзәрлекләнеп китәргә мәҗбүр булган Юрий Шевчукны Радий Хәбиров кабул итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Советлар Союзының һәм Русиянең рок-музыканты, бик күп җырлар авторы, шагыйрь, актер, рәссам, продюсер һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты Юрий Шевчук белән очрашты. Очрашуда гражданлык җәмгыяте һәм мәдәният үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Юрий Шевчук катлаулы юл үткән шәхес. Ул Магадан өлкәсендә туа. Әтисе – украин, әнисе татар милләтеннән. Бала чагында рәсем төшерү белән мавыга. Мәктәптә укыган елларында шәхси музыка дәресләре ала. 1972 елда Шевчуклар гаиләсе Уфага күчеп килә. Юрий Пионерлар сараендагы рәсем түгәрәгендә, мәктәп ансамблендә шөгыльләнә. Үзлектән баянда һәм гитарада уйнарга өйрәнә. 8 сыйныфта укыганда футболкасына “Иисус хиппи булган” дип язып, шуны киеп чыккач, милиция тафыннан тоткарлана.
1989 елда “Авангард” мәдәният сараендагы исемсез ансамбльгә чакырыла, ансамбль 1980 елда рок-төркемгә әйләнә, соңрак ДДТ-1 исеме ала. ДДТ “дихлор дифенил трихлорэтан” дигән сүзләрдән кыскартып алынган.1980 елда милиция капитанын тукмаганы өчен 15 тәүлек утырып чыга. Протест җырлары өчен эзәрлекләнгәннән соң Петербургка китәргә мәҗбүр була.
Юрий Шевчукның әнисе яклап бабасы мулла, ул 1937 елда репрессия корбаны була. Шевчук бабасының Коръәнен бүген дә саклый. Әнисе Фәния Әкрам кызы агымдагы елның августында бакыйлыкка күчте.
Юрий Шевчук нәселендә мөселманнар булу белән горурлана, бер җырында “йөзем белән мин – татар, хохол фамилиясе йөртәм” дип җырлый.
Заманында Башкортстанда эзәрлекләнеп күчеп китәргә мәҗбүр булган Юрий Шевчукка 2003 елның 18 сентябрендә Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән иде.

Читайте нас: