Башкортстан татарларының “Берлек” оешмасы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, күренекле мәгърифәтче Зыя Камали мирасын өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырды.
Чарада төп чыгышларны Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов, социология фәннәре докторы Рушан Галләмов һәм Уфа сәнгать академиясе профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев ясады.
Марсель Фархшатов Зыя Камалинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, мирасының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәвенә борчылу белдерде. Галим сүзләренчә, Зыя Камалинең хезмәтләренең күпчелек өлеше сакланмаган. Алар арасында ислам фәлсәфәсе томнары, Коръән аңлатмалары да бар. Марсель Фархшатов Башкортстанда чыккан тәүге башкорт гәзитләрен өйрәнүе, анда Зыя Камалинең “Галия”гә академия статусы бирү эшләре белән шөгыльләнүе язылуын әйтте.
Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов Зыя Камалине Риза Фәхретдин һәм Шиһабетдин Мәрҗәни дәрәҗәсендәге галим дип атады. Аның исемен мәңгеләштерү тәкъдимнәрен күтәрде.
Сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиев “Галия” мәдрәсәсендәге иҗади эшчәнлек, җыр сәнгате үсеше турында сөйләде. Милли сәнгать үсешендә җәдитчел карашлы Зыя Камали торуын ассызыклады.
Түгәрәк өстәлдә “Ихлас” мәчете имамы Альфред Дәүләтшин Зыя Камали бинасына җимерү куркынычы янавы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, биналарны “Архзащита” оешмасы тарихи мирас исемлегенә кертү өчен көрәшә. Ләкин нәтиҗәләр әлегә сөендерми.
Чарада “Галия”нең төрки халыклар арасында беренче югары белем бирүче уку йорты булуы ассызыкланды. Түгәрәк өстәл ахырында “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина тактаташ кую авырлыклары, бу башлангыч белән җәмәгатьчелек оешмасы чыга алмавы, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы Тәлгать Таҗетдинга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Ул оешманың агымдагы елда уздырган чараларында 300дән артык кеше катнашуы, киләчәктә дә туган тел, мәгариф, мәдәният проблемнарына багышланган фикер алышулар узачагы турында сөйләде.