Барлык яңалыклар
Шәхес
27 ноябрь 2019, 20:15

Фәнис Фәтхи күп эшләрнең башында торды

27 ноябрь Уфаның “Ихлас” мәчетендә билгеле журналист Фәнис Фәтхине искә алу кичәсе узды.

27 ноябрь Уфаның “Ихлас” мәчетендә билгеле журналист Фәнис Фәтхине искә алу кичәсе узды. Чара чәй табыны артында ирекле сөйләшү рәвешендә барды. Чарада Казаннан килгән кунаклар: Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов һәм “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон да катнашты.
Иң төп чыгышларны да Казан кунаклары ясады. Ләбиб Лерон Фәнис Фәтхи белән студент елларында бер бүлмәдә торуы, “Әллүки” әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүләре турында сөйләде. Фәнис Фәтхинең соңгы еллардагы эшчәнлегенә тукталды.
Заманында Башкортстан һәм Татарстан язучылары, шагыйрьләре иҗади дуслыкта яшәгәннәр, аралашып торганнар. Үзгәртеп корулар башлангач бәйләнешләр туктаган. Ләкин соңгы дистә елда тагын иҗади дуслык урнаштырылды. Аларны оештыруда Фәниснең дә өлеше зур булды. Ул ике халыкны берләштерү эшләре белән шөгыльләнде. Аның “Көрәшчегә җиңелү юк” дигән китабы да ике халык арасына чөй тыгарга тырышучыларга җавап булды. Китапта дуслыкның асыл сыйфатлары шәрехләнгән, дуслыкка тик тигезлек аша гына ирешергә мөмкин икәнлеге бәян ителгән”, диде Ләбиб Лерон. Ул Фәнис Фәтхинең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәреп, Фәнис Фәтхи турында истәлекләр китабы чыгарырга тәкъдим итте.
Татарстан Язчылар берлеге рәисе Данил Салихов Фәнис Фәтхине “ике халык арасында күпер салучы” дип атады.
Күренекле җырчылар Идрис Газиев һәм Фән Вәлиәхмәтов, композиторлар Алик Локманов һәм Фәнир Галимов истәлекләре белән уртаклаштылар. Чараларда Фәнис Фәтхинең күп эшләрнең башында торуы билгеләнде. Аның Башкортстан дәүләт радиосында беренче татар тапшыруларын оештыруы, “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының Башкортстандагы тәүге хәбәрчесе булып эшләве телгә алынды. “Көрәшчегә җиңелү юк” китабына да зур бәя бирелде.
Чарада “Татарстан Яңа гасыр” телевидениесенең Башкортстан бүлекчәсе әзерләгән Фәнис Фәтхи турында фильм карау да оештырылды.
Читайте нас: