Барлык яңалыклар
Шәхес
24 ноябрь 2019, 00:50

Бүген Дәрдмәнднең туган көне

Дәрдмәнд татар матбугатын аякка бастырган, милләткә зур ярдәм иткән меценат та, күренекле шагыйрь дә була.

Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) фаҗигале язмышлы шәхес. Ул әтисе Мөхәммәтсадыйк Рәмиев белән 20дән артык приискага ия булган. Рәсми документлар буенча, алар 5 тонна алтын тапкан. Октябрь инкыйлабыннан соң аларың приискаларын тартып алалар. Дәрдмәнд кызының хәлен белер өчен Орскига барганда, поездда салкын тидереп авырый һәм 1921 елда вафат була. Шагыйрь Орскида җирләнә. Җирләнгән урыны шәһәр читендә урнашкан авыл биләмәсе була. Соңыннан ул калага кушыла һәм совет чорында мөселман зираты өстендә завод төзелә. Шул сәбәпле Дәрдмәнднең кабере юк.

Дәрдмәнд татар матбугатын аякка бастырган, милләткә зур ярдәм иткән меценат та, күренекле шагыйрь дә була. Аның бары тик бер “Кораб” шигыре генә дә татар поэзиясендәге иң күренекле урыннарның берсендә тора. Анда ул милләт язмышын чагылдыра.


Кораб

Шаулый диңгез,
Җил өрәдер,
Җикәнен киргән кораб.
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
Чыкты җилләр,
Купты дулкын,
Ил корабын җил сөрә…
Кайсы юллар
Нинди упкын,
Тарта безне җан сорап?



Читайте нас: