Фәнис абый хәтергә һәрвакыт көләч йөзле, җор сүзле кеше булып кереп калган. Мин аның зарланганын, кемгә дә булса ачуланганын, гайбәт сөйләгәнен беркайчан да хәтерләмим. Югыйсә, егетләр компаниясендә чәйләп-мәйләп утырганнар шактый булды. Андый чакта кешенең эчендәгесе тышына чыга бит инде. Шул исәптән, холкының кешеләрдән яшерә торган иң начар сыйфатлары да. Ә Фәнис абыйның эчендәгесе болай да гел тышында иде... Тәкәбберлек, мин-минлек аңардан һәрвакыт читтә йөрде. Гади, эчкерсез кеше иде ул. Ә бөеклек, белүебезчә, гадилектә.
Соңгы очрашуыбыз былтыр, 15 сентябрьдә, танылган шагыйрь Рим Идиятуллинны бакыйлыкка озатканда булды. Мин Рим ага белән һәрвакыт дустанә мөгамаләдә тордым, “Тулпар”да, “Казан утлары”нда, “Татар әдәбияты тарихы” күптомлыгында аның иҗатына багышланган күп кенә мәкаләләр дә бастырдым. Шуңа да Фәнис абый үзе эшләгән “Татарстан – Яңа гасыр” телекомпаниясе өчен аның иҗат үзенчәлекләре турында миннән әңгәмә алырга уйлады. Үзе һәрвакыттагыча зыялы, төзәлмәс чирнең әсәре дә сизелми иде аның йөзендә. Кем уйлаган бу әңгәмә дә, күрешүебез дә соңгысы булыр дип!
Бераздан ул телеэфирдан юкка чыкты. Дөресрәге, юкка чыкмады, иске язмалары белән зәңгәр экраннарда күренә иде. Ләкин яңа язмалары булмады. Без Фәнис абзыебыз отпускка, ялга киткәндер дип уйладык... Әйтәм бит, аһ-зарларын сөйләргә, зарланырга яратмый иде ул, бик ачык кеше булса да. Ә ул бөтенләйгә “ялга”китеп барган булып чыкты...
Минем өчен Фәнис абый әле дә отпускка, вакытлыча ялга гына киткән кебек. Менә-менә ишек ачылып китәр дә, ул, гадәттәгечә, киң елмаеп, “Сәлам, дустым” дип килеп керер кебек...