Барлык яңалыклар
Шәхес
21 ноябрь 2019, 16:25

Кеше китә – нуры кала

Фәнис дусның бакыйлыкка күчүенә дә бер ел вакыт узган.

Фәнис дусның бакыйлыкка күчүенә дә бер ел вакыт узган. Аны уйлау белән үк күңелләр яктырып китә, чөнки ул бик якты кеше иде... Иде диясе дә килми, һаман арабызда кебек. Аның белән ул Казанда укып кайткан чордан ук таныш идем. Минем “Өмет” гәзитендә эшләгән еллар. Фәнис дәүләт телерадиокомпаниясендә татар тапшырулары алып бара. Ара-тирә безгә дә кереп чыга. Ул кергәндә дөньялар яктырып китә иде.
Фәнис белән бергә күп кенә сәфәрләрдә булырга туры килде. Үзебез дә оештырган булды. Мәсәлән, Татарстаннан бер төркем язучылар: Данил Салихов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лероннар белән Шүлгән-Таш мәгарәсенә барган идек. Бик күңелле сәфәр булды ул. Соңрак Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм үзебезнең яктан Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовны да кыстырып “Әмирхан Еники эзләре буенча” дигән чара уздырдык. Алар сөйләргә генә калды. Хатирәләр мәңгелек.
Фәнис белән күп тапкырлар Казанга барырга, кунакханәләрдә бер бүлмәдә яшәргә туры килде. Бергә яшәгәндә бик пөхтә, тәртипле, төгәл кеше буларак ачылды. Казандагы каләмдәшләр дә килеп, төннәр буе сөйләшеп утыра идек.

Телефон аша да аралашып тордык. “Синең белән сөйләшкәннән соң кәефләр күтәрелеп китә”, дия иде. Хәзер миңа бу сүзне әйтүче юк. Зур шәхес, якты кеше юк.

Ул иллесен куып килгәндә “Сезгә, шагыйрь-язучыларга, рәхәт, юбилейда китап чыгарасыз”, дигән иде. “Журналистлар да чыгара ала, синең менә дигән әңгәмәләрең бар. Тагын берничәне эшлә дә, юбилееңа китап чыгар”, дигән идем. Башкортстанның берләшкән оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов, республикабыздагы иң милли шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башкалар белән әңгәмәләр эшләп китабын чыгарды. “Көрәшчегә җиңелү юк” дип аталган китабы 2010 елда Казанда нәшер ителде. Китапның исеме үк авторның кемлеге турында әйтеп тора. Сәяси яктан бик үк гади булмаган ул елларда Фәнис кыю мәкаләләр, әңгәмәләр тупланган китап чыгарды. Үзен каләм белән милләт сагында торучы көрәшче буларак тарихта калдырды.

Соңгы елларда ул “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында эшләгәндә төрле чараларда даими очрашып тордык. Күпме язмалар калдырды. Аның оптимист тавышы, көләч, нурлы йөзе күңелләрдә гомер буе сакланыр.

Матур гаиләсен, яраткан кешеләрен, безне калдырып китте. Якыннарына Аллаһ ярдәм бирсен. Ходай яраткан кешеләрен алыр дигән сүз тагы да бер кат хаклыгын күрсәтте. Урының җәннәттә булсын, Фәнис дустым.

Фәнис Фәтхине искә алу чарасы 27 ноябрь иртәнге сәгать унда Уфаның “Ихлас” мәчетендә узачак.

Читайте нас: