Барлык яңалыклар
Шәхес
5 ноябрь 2019, 16:30

Мәрьям Акчурина-Солтанованың тууына — 160 ел

9 ноябрьдә “Ихлас” мәчетендә күренекле шәхесләребез Ризаитдин Фәхретдинов, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова, Вил Казыйханов истәлегенә багышланган зур чара көтелә. Иртәнге сәгать 10 да фәнни-гамәли конференция башлана.

(Мәрьям Акчурина-Солтанованың тууына 160 ел)
“Без шуны аңладык: дөньядагы иң
зур кыйммәт – Аллаһыдан курку!”
Акчуриннарның кабер ташындагы язмадан.
***
Бу вакыйгалар моннан биш ел элек булган иде.
…Ашыкмый гына иркен, тын, зур, ярым-караңгы бүлмәгә үтәм. Яктылык, сөзелеп кенә, пәрдәләре ябык тәрәзәләрдән бүлмәгә тарала. Сискәнеп куйдым. Бүлмәдә кемдер бар кебек тоелды. Тын алмыйча торам… Күзләр!.. Миңа туп-туры карап торган күзләр... Тын калып, күзләремне йомдым. Бүлмәдә җиләс. Елга буйлап килә торган саф һава бүлмәгә тулган. Бер мизгелгә үземне тын, төнге елга буенда басып торгандай тойдым.
...Күктән тулган ай яктысы җиргә тарала. Болында төнгелеккә куна калган атлар да тын калган. Мин яраткан атымның күзләренә карап туя алмыйм, чөнки аның күзләренә дә әлеге илаһи ай яктысы тулган ич. Иң матур күзләр – ул ат күзләре икән лә. Нинди акыллы икән ат күзләре!
Үземнең уемнан дертләп куйдым. Кайвакыт миңа, шундый ап-ачык төшләр кереп, уяна алмый ятканым да бар. Күзләремне ачтым…
“Я Ходай! Кайсы заманның сылу заты син?.. Исемең бармы, Ханбикә?!” – Сокланулы һәм бер үк вакытта сак кына пышылдаган үз тавышымны ишетәм.
...Алдымда стенага сөялеп куелган портрет тора. Анда сылу яшь хатын-кыз рәсеме. Менә хәзер бу сылу серле ханым җанланыр да исемен әйтер төсле... Күзләр! Ул күзләр туп-туры миңа карыйлар. Мине сыныйлар кебек. Уемнан үзем дә сискәнеп куйдым.
Шул чакта артымда Нәфисәнең эндәшми генә басып торганын тойдым.
– Нәфисә, бу ханым кем? – дип, кыска гына сорау бирә алдым.
Портреттагы ханымның рәсеме белән Нәфисә Акчурина арасында ниндидер охшашлык бар төсле.
Ул тыныч кына:
– Мәрьям Солтанова-Акчурина. Милләтебез аналарының берсе. Минем канкардәшем. “Ихлас” мәчетендә аңа багышланган Хәтер кичәсен үткәрергә җыенабыз. Шул уңайдан бу портретны минем үтенечем буенча Уфа рәссамы Вәкил Шәйхетдинов иҗат итте, – дип җаваплады ул.
Мин портреттан күземне ала алмый тордым.
– Бу сурәт-рәсем халкыбызга нинди зур бүләк булачак! – дидем мин, чиксез шатланып.
– Мөхәммәт хәзрәт Галләмов кушкуллап хыялымны күтәреп алды. Мәчеттә эшләгән кызлар ихлас ярдәм итәргә тотынды, – дип сүзен дәвам итте Нәфисә.
...Мин беренче тапкыр Нәфисәдә кунактамын. Күрше бүлмәдә уртак танышыбыз, шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева компьютер артында бирелеп эшләп утыра.
– Шагыйрә Халисә Мөхәммәдиевага рәхмәтем зур, – дип, Нәфисә сүзен дәвам итте. – Ул бу чараны үткәрергә ярдәмләшә. Менә шундый милләттәшләрем таянычым булмаса, бәлки, мин бу чараны башларга ният тә итә алмас идем.
Шунда гына белдем: Мәрьям Акчурина-Солтанованың тууына 155 ел тулуга багышланган чарага әзерләнүләре икән.
Чәй табыны артында сөйләшеп утырабыз. Сүзләребез бихисап.
Бүгенге көндә Уфаның Мостай Кәрим урамының 3нче санлы йортындагы хатын-кызлар мәдрәсәсе Мәрьям Солтанова исемен йөртә. Чынлап та, татар халкының бай тарихын Акчуриннар нәселеннән башка күз алдына китерү дә авыр. Русиянең иң эшлекле кешеләре исемлегендә булган бит алар.
Мин нигәдер бәллүр вазадагы янып торган зур кызыл рауза чәчәгеннән күземне ала алмыйм.
Шунда Нәфисә миңа:
– Земфира, безнең бәйрәмгә, Мәрьям Солтановага багышлап шигырь язсаң, мин бик тә рәхмәтле булыр идем, – диде.
Бу сүзләрдән соң, минем күз алдыма янә сурәттәге хатын-кыз килеп басты. Аның күзләре мине сихерләгәндәй булды. Мин ул күзләрне тулпар ат күзләренә охшаттым. Төнлә төшләремдә күргән чаптар атларның күзләре белән портреттагы хатын-кыз күзләре бер-берсенә шундый охшаш, алар бербөтен, бер образ икән ләбаса!
Мин дусларыма төшләремдә канатлы атлар күрүемне, төшләрем аша алардан образ үрә башлавымны һәм акрын гына оешып килгән әсәр язачагымны сөйләп бирдем.
…Әнә, әнә, ком чүле офыгыннан зәңгәрсу һәм ак төстәге атлар, җайдаклары белән очып чыгалар да зәңгәр күкне айкап, каршы як офыкка төшеп югалалар. Тагын, тагын да атылып чыгалар гына! Мин алардан һич кенә дә күзләремне ала алмыйм. Ә үзем үлепләр сусаганмын. Шундый нык итеп су эчәсем килә. Күрәм: ком өемнәре арасыннан мөлдерәп кенә чишмә агып ята. Иелеп чишмә суын учларыма алып эчәргә, сусавымны басарга телим, әмма өлгерә алмыйм. Кинәт алдымда куе ефәк төсле кылганнар дулкынлана башлый. Алар миңа дулкын-дулкын булып, сузыла төшеп нидер аңлатмакчы булалар. Әйе әйе, ефәк кылганнарым, мин сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңладым! Теге офыктан өркелеп чабып барган атлардан күз яздырырга тиеш түгелмен икән лә бит мин!..
Кояш артыннан
Ак көн –
Атлар чаба Җиһан гизеп;
Ялларына урап ак көнне,
Тояк астыннан
Күккә йолдыз сибеп...
Атлар азат йөгәннәрдән,
Тышауларда
Кояш артыннан
Оча атлар...
Кызарынган
Күз кабагын йомып
Ятып кала Офык,
Төнне йотып...
Күргән төшемне сөйләп бетерүгә, мине шаккатырып, Нәфисә дә күптән түгел генә күргән гаҗәп бер төшен сөйләп алды.
– Мин дала уртасында утырам, имеш, – дип башлады Нәфисә төшендә күргәннәрен.
Ул сөйли, ә минем күз алдымда – кылганлы коры дала… Эсселектән җир ярылып, чәрдәкләнеп ята. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. Аның зәңгәрлеге кояшның эсселегеннән уңып ап-ак төскә кергән. Юл читендә утырган яшь хатынның кулында су белән тулы тире капчык. Тапталып каткан такыр юлдан бер батыр килә дә капчыктан су эчеп китә. Янә борылып килә дә тагын эчеп китә…
Гасырлар – Юл чатында
Баш очында Кояш яна.
Эсселектән Зәңгәр күк
Уңып, агарып калган.
Тартылган
Кояш кылларына
Ут кабарга торган;
Кылган зыңлавыннан
Колак тонган.
Кибеп, тапталып,
Калган юлдан
Яугир килә.
Арыган, талган...
Гасырлар
Юл чатында калган
Ак яулыклы хатын
Тире капчыгыннан,
Учларына салып,
Салкын
Тере су
Эчерә яугиргә –
Ир-атка яшәү,
Көч,
Мәхәббәт эчерә...
Мондый төшне Нәфисә берничә тапкыр күрә. Миңа исә төш могҗизалы, серле булып тоелды. Күңелемдә бу төшкә карата шигырь юллары гына түгел, ә, бәлки, моңлы бер әсәр язылырга тиеш дигән фикер туа башлады.
***
...Мөселман, татар дөньясы Мәрьям Солтанова, Мөхлисә Буби, Сөембикә кебек танылган шәхесләрне әлегә аз белә. Халкыбызның аң-белем дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен, аның рухи үсешенә фидакярләрчә хезмәт иткән хатын-кызларыбызның якты образларын кайчан без ешрак искә ала, аларның халыкны агарту өлкәсендәге эшчәнлекләрен тирәнрәк өйрәнә башларбыз икән?!
Табын артында чәйләп, сөйләшеп утыра торгач, Нәфисә Акчуринаның да нәсел җепләре мөселман хатын-кызларының Русиядәге беренче Хәйрия җәмгыяте рәисе булган Мәрьям Акчурина-Солтанованың нәсел тамырына барып тоташканын белдем. Ул канкардәшенең кабер ташын эзләвен сөйләгәндә, туачак шигыремдәге образлар күз алдымда тезелә башлады.
***
…Көзге аязлы-болытлы көн. Мәскәү биләмәсе. Ничәмә гектар җирдә татар морзаларының каберлеге. Нәфисә, ахирәте белән, Мәрьям апасының каберен эзли. Каберстанның сакчысы, “эзләгез” дигән сүздән башка бернинди дә мәгълүмат бирә алмый. Ахирәтләр, икесе ике якка аерылып, Мәрьям Солтанованың кабер ташын эзләп китә. Ява башлаган көзге яңгыр туктарга да уйламый. Ява да ява. Өске киемнәре шактый чыланса да, башларында бары бер уй: кабер ташын табарга. Тапмый калу мөмкин түгел!
Кабер иясенең җаны
Бер үлмәс кош булып
Кабер ташына кунып,
Я сайрый, я елыйдыр,
Я туганнарын чакырып
Сөйләшкәннәрен
Йотлыгып,
Йотлыгып тыңлыйдыр...
Нәфисә, арып-гаҗизләнеп, каберләр арасына куелган эскәмиягә килеп утыра. Инде кич җитеп килә. Вак яңгыр һаман туктамый. Йөрәге сулкылдап тибә, бөтен тәне калтырана. Бу сулкылдау аруданмы? Юк, юк. Һич кенә дә ару түгел. Ә күңеленең ярсыган бер халәте. Вакытлар үтүгә, кабер ташларының юкка чыгуын, кабер өстенә кабер казуларны ул белә. Әллә минем апам кабере белән дә шундый хәл микән, дигән йөгерек уй аның башыннан үтә. Юк, юк. Раббым бу хәлгә юл куймас. Нәфисә, тынычсызланып, тирә-ягына карый.
Раббысы
Юкка чыкса кабер ташы,
Каян табар, кайда кунар
Кабер иясенең җан кошы?
Кем ташына кунар?
Адашкан җан кайда карап
Хәл алыр? Канат кагар?..
Нәфисә күзләрен йома. Йөрәге һаман сулкылдап әрни, тыны кысыла башлый. Ул, тирән сулап тын ала да, “Раббым! Изге юлда йөрим. Гөнаһларым булса, кичерә күр! Зинһар, ярдәм ит! Соңгы өметләремне өзмә!” – дип, Ходай Тәгаләгә ялвара.
Һәм битенә кагылган яңгыр тамчыларын да тоймыйча, тын гына елый. Кинәт ниндидер эчке тоем аны артына борылып карарга мәҗбүр итә һәм ул җуела башлаган бер кабер ташындагы язуны абайлап ала. Дөньядагы иң кадерле һәм иң якын кешесенең кабер ташын, анда апасының ИСЕМЕН күреп ала ул. Йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай тибә башлый. Якын кешесенең каберенә омтыла. Кабер ташындагы язуны куллары белән сыйпап, Раббысына рәхмәтләрен укый.
***
Бу хәлләргә инде биш ел үтте. Мәрьям Солтанова хакында мәгълүматларны җәмәгатьчелеккә җиткерү эше дәвам итә. Нәфисә ханым Акчуринаның Мәрьям Тимербулат кызы Солтановага багышланган, аның язмышы, халкына күрсәткән фидакяр хезмәте хакында язылган мәкаләсе “Ихлас” мәҗмугасында басылып чыгачак.
Ә инде 9 ноябрьдә “Ихлас” мәчетендә күренекле шәхесләребез Ризаитдин Фәхретдинов, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова, Вил Казыйханов истәлегенә багышланган зур чара көтелә.
Земфира МУЛЛАГАЛИЕВА.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)
Читайте нас: