Барлык яңалыклар
Шәхес
15 октябрь 2019, 21:24

«ТУЛПАР» НИЧЕК ТУДЫ?: Журналның беренче баш мөхәррире Римат КАШАПОВ белән әңгәмә

Римат Минәхмәт улы КАШАПОВ 1955 елның 1 декабрендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килә. 1973 – 1977 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Соңыннан туган авылы мәктәбендә укытучы, директор урынбасары була. 1980 елдан – журналистикада. Уфа район гәзитенең мөхәррир урынбасары, «Кызыл таң»ның бүлек мөдире, җаваплы секретаре урынбасары йөген тарта. 1991 елның гыйнварыннан – ул чорда яңа барлыкка килгән “Өмет” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары. 1994 елның февраленнән алып 1999 елның апреленә кадәр республика яшьләренең “Тулпар” журналын җитәкли. Соңыннан янә “Кызыл таң”га әйләнеп кайта, анда бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары була. 2001 – 2004 елларда “Вечерняя Уфа” гәзитендә эшли. 2004 елның мартыннан 2015 ел ахырына кадәр “Республика Башкортостан” гәзитенең “Компаньон” дип аталган икътисади кушымтасының шеф-редакторы була. Бүгенге көндә хаклы ялда.Фотода (сулдан-уңга): баш мөхәррир Римат КАШАПОВ, аның урынбасары Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА, җаваплы сәркәтип Мөнир ВАФИН, өлкән мөхәррир Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, мөхәррир Индира МУЛЛАЯНОВА. 1995 ел ахыры - 1996 ел башы.

– Римат абый, әйдәгез, төгәл 25 ел кирегә әйләнеп кайтыйк әле. Моңа кадәр Башкортстанда күрелмәгән-ишетелмәгән татар телендәге журнал барлыкка килүенә нәрсә җирлек бирде соң?
– Бүген бу сорауга бер җөмлә белән дә җавап биреп була кебек: безнең басманы азатлык җиле, демократия шаукымы тудырды, һәр милләт тарихында хәлиткеч чорлар була. Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, бәйләп торган арканы – Коммунистлар партиясе муртаеп- сүтелеп, куәтле империя - СССР таралып китте. Союздаш республикаларда яшәүче милләтләр, шул исәптән күп кенә төрки халыклар да үзләре дә көтмәгәндә дәүләт мөстәкыйльлеге алды. Русия эчендә дә хәл кискенләшә барды: милли республикаларда суверенитет идеясе көчәйгәннән-көчәйде. Башкортстан җитәкчелеге милләтләрне, иҗтимагый хәрәкәтләрне шушы идея тирәсендә туплау ниятеннән, аларның рухи, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитди адымнар ясый башлады. Менә шушы шаукым йогынтысы белән 1991 елда татар телендә яшьләр гәзите “Өмет”, ә инде 1994 елда “Тулпар” журналы дөнья күрде.
Тезеп сөйләсәң, барысы да бик гадәти килеп чыкты. Туксан дүртнең гыйнвар аенда – “Өмет”нең яңа ел дагы тәүге саннарын әзерләп мәш килеп йөргәндә – баш мөхәрриребез Марат Муллакаев Министрлар кабинетыннан кайтып, планеркада гадәти яңалык хәбәр иткәндәй әйтеп куйды:
– Быел башкорт һәм татар телләрендә республика яшьләр журналлары чыгару турында карар кабул ителде. Татар телендәгесен оештыруны “Өмет”кә йөкләттеләр. Ничек уйлыйсыз?
“Ниһаять!” Кызларыбыз һәм егетләребезнең йөрәкләреннән бәреп чыккан уртак уй-хис шундый иде. Рөхсәт булгач, бюджеттан акча бүленгәч, оештыруын гына оешты¬рабыз инде аны! Иң элек, әлбәттә, яңа журналның мөхәррире кем бу-лыр, дигән сорау туды. “Өмет” кол¬лективы ул чорда инде аякка баскан иде, арабызда танылган прозаиклар да, шагыйрьләр дә бар, сайлап, дилбегәне шул егетләрнең берсенә тапшырабыз, дигән фикергә килдек.
Берничә көннән редакция коллективы җыелышы үтте. Уйламаган- көтмәгән җирдән күпчелек тавыш белән мине яңа басманың баш мөхәррире итеп сайлап куйдылар. Шунда ук берничә редакция хезмәткәре журналда эшләргә теләген белдерде. Дәртләнеп- илһамланып беренче санын әзерли башладык.
– Ә ни өчен яңа басмага мотлак “Тулпар” исемен сайладыгыз? Башка вариантлар юк идемени?
– Еш кына: “Журналга кем исем кушты?” – дип сорыйлар. Берничә кешенең “Тулпар”ны тәкъдим итүе истә. Үзем дә башта ук шушы әкияти канатлы иҗат аты исемен кушу яклы идем. Борынгы риваятьләргә караганда, Тулпар – диңгез-су өермәсендә туган, канатлы сихри ат. Ул кешеләрнең дә, аллаларның да, җәнлек-кошларның да телен аңлый. Кирәк булса, батырны өстенә атландырып, аждаһа-диюләргә каршы чыга. Гаҗәеп чибәр, канатлы дус, тоягы белән чишмәләр ачып, җырчы-шагыйрьләргә илһам суы өләшә. Кыскасы, “Тулпар” барыбызның да күңеленә хуш килде.
Әйткәндәй, каләмдәшләребез башкорт телендәге яңа яшьләр журналына кыю иҗат кошы – “Шоңкар” исемен куштылар. Шул рәвешле республикабыз мәдәнияте күгендә “канатлы” ике яңа басма пәйда булды, бер-берсенә таянып һәм бер-берсеннән үрнәк алып, алар укучылар күңеленә рухи энҗе-мәрҗәннәр сибә башлады.
– “Тулпар” журналы инде чирек гасыр беренче планеркада билгеләнгән дүрт иҗади кыйбла-юнәлешкә тугры кала. Болар – әдәбият, мәдәният, яшьләр, заман. Әлеге концепция ничек барлыкка килде?
– “Тулпар”ның кыйбласын, идея-эстетик юнәлешен заман үзе билгеләде, дисәк, һич арттыру булмас. Вакыт форсат биргән икән, яңа басмабыз шушында гомер кичерүче татарларның милли хәятендәге биниһая бушлыкны тутырырга, туган төягебезнең кабатланмас тарихын, мәдәният җәүһәрләрен җиткерергә, бүгенге рухи мохитен сурәтләргә һәм рухи үсешенә һәрьяклап булышлык итәргә тиеш – уртак фикеребез шул иде.
Менә шушы бурычлардан чыгып, басмабызның дүрт төп буразнасын билгеләдек. Беренче һәм төп буразнабыз, әлбәттә, нәфис әдәбият иде. Бәлки, гаҗәп тоелыр: без журналның беренче саннарыннан ук диярлек чәчмә әсәрләргә дә, шигъри шәлкемнәргә дә кытлык кичермәдек. Хәбәре таралу белән Башкортстанның гына түгел, илнең төрле төбәкләреннән әдәби әсәрләр агыла башлады.
Мәдәният дөньясы икенче буразнабыз булды – сәнгатебез, мәгърифәтебез, динебез, йолаларыбыз аша укучыларыбызга маяклар күрсәтү. Өченче буразнабыз, әлбәттә, гомернең иң саф, якты һәм гүзәл мизгеле – яшьлек иде. Һәм дүртенче, гаять җаваплы буразнабыз – заман үзе булды. Публицистик мәкаләләр, уйланулар аша чорыбызның катлаулы сәяси һәм икътисади проблемаларын, аларның милләтебез киләчәгенә йогынтысын күрсәтүне максат иттек.
Укучыларыбыз ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү максатында хатын-кызларга – “Ак калфак”, балалар өчен “Тузганак” кушымталарын булдырдык. Хикәяләр бәйгесен һәм “Агыйдел сылуы” фотоконкурсын игълан иттек.
– Юри генә сорыйм әле: “Тулпар”ның беренче санының эчтәлеген бүген хәтерлисезме?
– Ничек хәтерләмәсен ди инде. Яңа туган балаң кебек бит ул! Журналның беренче саны гамәлдә апрель аенда ук әзер иде инде. Әмма төрле оештыру-финанс сәбәпләре белән 20 августта гына басарга кул куелды. Типографиядән җылы килеш алып кайткан беренче санын кулдан-кулга йөртеп куануыбыз әле дә күз алдында тора.
“Беренче белен төерле була”, – диләр. Әмма “Тулпар”ның беренче саны бай эчтәлекле, киң фикерле, укымлы булып чыкты. Моңа, бәлки, “өстән” контрольнең бөтенләй булмавы да булышлык иткәндер.
Искә төшереп үтик. Журналның беренче санын без язучы Таһир Таһировның (элекке КПСС өлкә комитеты секретаре Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның) “Әрвахлар күктә яши” исемле повесть-эссесе белән ачып җибәрдек. Бу әсәрендә автор ачынып-сагышланып илнең җимерелүе, рухи кыйммәтләребезнең югала баруы, замандашлары язмышы турында уйлана. Республика хөкүмәтенең Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Фәрхетдинов исә үзенең “Безнең сурәт” исемле әңгәмәсендә яшьләрнең авыр хәле, киләчәге турында борчулы фикерләре белән уртаклаша. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кәрим Яушев биш ел эчендә оешма башкарган эшләр календарен тәкъдим итә. Янәшәдә Башкортстанның Татар телле Язучылар союзы уставы белән танышырга була. Шәрык вә исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими 1994нче ел өчен динебез һәм Шәрык тарихының иҗмали җәдвәлен (календарен) бирә. Шушы юллар авторы “Канлы кыршау” башы астында Русия империясенең туган төбәгебез кергән көньяк һәм көньяк-көнчыгыш чикләренең ничек барлыкка килүенә байкау ясый. Тел һәм әдәбият белгече, профессор Суфиян Сафуанов “Сүздә – тыгызлык, фикердә – күләмлелек” исемле тәнкыйть мәкаләсендә урта һәм яшь буын шагыйрьләребез иҗатын тирән анализлый. Филология фәннәре докторы, БДУның “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Әхәт Нигъмәтуллин берләшмәнең 40 еллык үткән юлына һәм казанышларына туктала. Хикәяләр конкурсын Фәнизә Гыймадиеваның “Сиреньнәргә сыенып” исемле лирик әсәре ача. Аннан соң билгеле шагыйрьләребез Фәрит Габдерәхим, Камил Фазлыйның шәлкемнәре тәкъдим ителә...
“Тулпар”ның беренче саны укучыларга тизрәк барып җитсен өчен, тиражын почта бүлекләре аша да, китапханәләр, мәктәпләр, колхозлар аша да тараттык. Түземсезлек белән көткән хатлар килә башлады. Шуларның берсеннән өзек китереп үтик. “Әфарин, егетләр! – дип язды Уфадан Г.Зиннуров. – Ягымлы, халык күңеленә ятышлы гаҗәеп матур телле журналыбызны уку никадәр җанны куандырганны белсәгез икән! Тематикасының байлыгы, әсәрләренең ихласлыгы, мәкаләләренең тирән фикерле, фәһемле булуы мине хәйран итте...”
Алдагы елларда басмабызга язылучылар саны бермә-бер арта барып, өч-дүрт ел эчендә утыз меңнән артып китте. “Тулпар” Русиядә татар телендә нәшер ителүче иң зур тиражлы журнал дип танылды. Бу безнең эшкә иң гадел бәя, зур куаныч иде. Шул елларда “Тулпар” милләттәшләребез өчен үзенчәлекле бер мәдәни үзәккә әверелде: редакциягә һәр көнне күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз, җырчыларыбыз, рәссамнарыбыз килә, гаҗәеп бай эчтәлекле әңгәмәләр, ирекле фикер алышулар үтә иде. Менә шунда туган фикерләр, уй-хисләр журнал битләрендә дөнья күреп, укучылар күңелен арбый, уйландыра, баета барды.
– Журналның бүгенге эчтәлеге Сезне канәгатьләндерәме?
– “Тулпар”ның бүген дә һәр саны (алар инде йөз илледән артып китте!) халкыбызның рухи дөньясын чагылдыручы үзенчәлекле елъязманы тулыландыра баруы – зур куаныч. Журналыбызны бай эчтәлекле, күптемалы, тирән хис-фикерле итү өчен бүген дә җанын-йөрәген биреп тырышкан, башлангыч чорда без кабызган учакларны сүндерми дөрләткән каләмдәшләребезгә (аларның исем-шәрәфләре укучыларга яхшы таныш) рух ныклыгы, иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
Читайте нас: