Барлык яңалыклар
Шәхес
8 октябрь 2019, 15:05

Вил Казыйханов: биографиясе һәм әсәрләре

Октябрь аенда күренекле якташыбыз, мәгърифәтче Вил Казыйхановның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк. 18 октябрьдә Дүртөйледә 3нче мәктәптә – тактаташ ачылу тантанасы, истәлек кичәсе көтелә.  Вил аганың шәкерте Эльверт Хәмәтшинның остазына багышлап иҗат иткән "Тапланмаган исем" дигән документаль повесте дә басмадан төшеп өлгерергә тиеш.Ә инде 9 ноябрьдә Уфаның "Ихлас" мәчетендә   Ризаитдин Фәхретдинов, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова, Вил Казыйханов  истәлегенә багышланган зур чара булачак. 

Вил Суфиян улы Казыйханов 1939 елның 24 сентябрендә Дүртөйле районының (Башкортстан АССРы) Дүртөйле авылында туган. Урта белемне 1946–1956 елларда Дүртөйленең 1нче урта мәктәбендә ала. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр һәм мәкаләләр яза башлый.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, район газетасы редакциясендә техник секретарь булып эшли. Башкорт дәүләт университетында укып, югары белем алгач, туган җиренә – Дүртөйлегә кайтып, Иске Солтанбәк мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша.
1963 елдан партиянең район комитетына инструктор итеп алына, шул ук елның октябрь аенда ВЛКСМ райкомына беренче секретарь итеп сайлана. 1966 елда Дүртөйледә төзелә башланган 3нче урта мәктәпнең директоры вазыйфасына тәгаенләнә. Анда ул 1994 елга кадәр бик уңышлы эшли. Шушы дәвердә (1968–1988) Вил Суфиян улы Дүртөйле поселогы Советының депутаты, Дүртөйле шәһәр Советы депутаты була. 1991–1996 елларда Башкортстан Югары Советына депутаты булып сайлана.
1994 елда Вил Суфиян улы, нахакка рәнҗетелеп, югарыдан күрсәтелгән басым аркасында, яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ул гына да түгел, туган җирен – Дүртөйлесен калдырып, күрше төбәк – Татарстан Респубикасының Яр Чаллы шәһәрендәге Өзлексез педагогик белем бирү институтындагы фәнни лабораториядә методист булып эшкә урнаша һәм анда доцент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Мондагы эшен ул 2007 елга кадәр алып бара.
Вил Суфиян улы Казыйхановка 1977 елда “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, 1993 елда “Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде. 2002 елда Яр Чаллы Өзлексез белем бирү институты методисты, Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы Казыйханов Вил Суфиян улы милли мәгариф өлкәсендәге оригиналь фәнни хезмәтләре һәм укыту-методик кулланмалары өчен Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.
Иҗади эш белән Вил Казыйханов мәктәп елларыннанук шөгылләнде. Менә аның әсәрләренең тулы булмаган исемлеге:
“Миңа үлем тими” (документаль повесть, Уфа, Китап нәшрияты, 1976 ел.)
“Верность” (документаль повесть, Уфа, Китап нәшрияты, 1985 ел.)
“Вернусь живым” (документаль повесть, Уфа, Китап нәшрияты, 1990 ел.)
“Алыш” (документаль повесть, Уфа, “Аманат” журналы, 11–12 саннар,1993 ел.)
“Схватка” (документаль повесть, Уфа, “Известия Башкортостана”, 1992 ел.)
“Соң түгел әле” (шигырьләр, Уфа, “Чин” нәшрияты,1994 ел.)
“Үртәшмә” (шигырьләр, Яр Чаллы шәһәр типографиясе, 1996 ел.)
“Йолдыз нигә йокламый” (шигырьләр, Яр Чаллы шәһәр типографиясе, 1997 ел.)
“Йолдыз – зирәк кыз” (шигырьләр, Уфа, “Китап” нәшрияты, 1998 ел.)
“Безне дә онытмагыз” (документаль повесть, Уфа, “Агизел” журналы, 1994 ел.)
“Кире кайту юк” (документаль повесть, Уфа, “Тулпар”, №3,1995 ел.)
“Уйланулар” (шигырьләр, Яр Чаллы шәһәр типографиясе, 2003 ел.)
“Мы помним вас” (документаль повестьләр җыентыгы, Нефтекама, Дом печати, 2010.)
“Иман дәресләре” (уку китабы, 2нче китап, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2005 ел.)
“Иман” дәресләре” (уку китабы, 1нче китап, Түбән Кама, “Чишмә” нәшрияты, 2004 ел.)
“Ислам и уроки нравственности” (Разработка уроков. Учебно-методическое пособие.)
(Уфа, издательство ООО “Полиграфдизайн”, 2011 г.)
Эльверт Хәмәтшин әзерләде.
Читайте нас: