Барлык яңалыклар
Шәхес
30 сентябрь 2019, 17:54

Роберт МИҢНУЛЛИНнан кыйммәтле фикерләр

***Яртылаш авырлы булып булмаса да, безнең күбебез – яртылаш урыс.

Озын сүзнең кыскасы...
Казан моңа кадәр татар башкаласы иде, хәзер спорт башкаласы!
***
“Бер утыру – үзе бер гомер”, – дип әйткән ди бер зек.
***
Балык та, халык та башыннан чери башлый.
***
Балалар белән татар телендә генә сөйләшү җитми, алар белән балалар телендә дә сөйләшә белергә кирәк.
***
Законны язу җиңел, ул законны үтәү авыр.
***
Илдә барган оптимизация күңелдә бернинди дә оптимизм уятмый.
***
Хатын-кызга бәрхет тә бәхет.
***
Без бөек халык түгел,
Без боек халык.
***
Хәерчеләр ачтан интегә,
Байлар аштан интегә...
***
Азып-тузып яшәмәдек,
Язып-сызып яшәдек!
***
Яртылаш авырлы булып булмаса да, безнең күбебез – яртылаш урыс.
Читайте нас: