Барлык яңалыклар
Шәхес
24 сентябрь 2019, 13:44

ВИЛ КАЗЫЙХАНОВка – 80 яшь

И родной тел, аңлаталар:Можно жить и синсез.Папа, мама и бабуляОставили меня телсез.

24 сентябрь Вил Суфиян улы Казыйхановның тууына 80 ел.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, язучы, публицист Вил Казыйханов шактый катлаулы тормыш юлы узган шәхес.
1994 елда Дүртөйле шәһәрендә район хакимияте башлыгы Рәзил Мусин һәлак булган иде. Ул капкасына куелган граната шартлаудан мәрхүм булды. Бу яңгыравыклы эштә 500 кешедән сорау алынды, 135 кеше бер тәүлектән бер айга кадәр тикшерү изоляторына ябылды. Сигез кеше төрле вакытка хөкем ителде. Әлеге эшне тикшерүдә гаепсез кешеләр дә зыян күрде. Шуларның берсе – Вил Казыйханов. 1994 елның 26 апрелендә Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимовның “Дүртөйле шәһәрендә һәм Дүртөйле районында хөкүмәт кануннарын тупас рәвештә бозу очраклары” дигән Указы көн күргәннән соң ул мәктәп директоры вазыйфасыннан бушатылды. Шул вакыйгадан соң ул 18 ел Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә мәҗбүр булды.
2012 елның 12 сентябрендә Вил Казыйханов акланды. Ләкин гаепсез эзәрлекләнүләр аның сәламәтлегенә дә зур зыян салды. Нәтиҗәдә 2012 елның 6 октябрендә ул мәрхүм булды.
Вил КАЗЫЙХАНОВ
И родной тел, и красивый,
Папам, мамамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамкам сказку көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушыннан
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе когда обучали
Синдә сөйләтмәделәр.
Вузга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми,
Дальше – больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли.
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.
Читайте нас: