Барлык яңалыклар
Шәхес
24 сентябрь 2019, 13:44

Эльверт ХАМАТШИН. Вил ага КАЗЫЙХАНОВка

Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, күренекле мәгърифәтче, журналист, язучы һәм шагыйрь Вил Суфиян улы Казыйхановка 2019 елның 24 сентябрендә 80 яшь тулган булыр иде.Авыргазы районында яшәп иҗат итүче Эльверт ХАМАТШИНнан Вил аганың истәлегенә матур шигырь

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР
Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге
дәүләт бүләген алу уңаеннан Вил Суфиян улы Казыйхановка
Сөенечле хәбәр килде миңа:
Укытучым лаек бүләккә!
Күңелемә бөек туган илем
Кушылгандай минем теләккә.
Укытучым, беләм – изге кеше,
Сөюнүе булыр бик тыйнак.
Сөенечен салыр ул эшенә,
Башкарыр ул эшен яхшырак.
Укытучым олы бүләк алды,
Бәһаланды изге эшләре.
Ул бүләктә минем кебекләрнең
Әйтелмәгән рәхмәт сүзләре.
Укытучым зур бүләккә лаек!
Минем өчен олы куаныч.
Кулын кысып аны котлар идем,
Ул еракта хәзер, кызганыч.
2002нче ел.
Читайте нас: