Камил абый безнең белән таныша башлады. Чират миңа килеп җитеп, исем-шәрифләремне сорашкач, ул көтмәгәндә:
– Әтиеңне Камил дип беләм, үзең камилме соң? – дип куйды. Коелып төштем, нәрсә әйтергә дә белмәдем. Үлеменә кадәр Остазым алдында үземнең камиллегемне расларга тырышып йөрдем. Чөнки Камил ага минем өчен рухи камиллекнең иң югары үрнәге булды.
К.С. Дәүләтшинның исемен нәселебез тарихына алтын хәрефләр белән язарлык. Үзегез уйлап карагыз, әтием дә, әнием дә – аның шәкертләре. Өстәвенә, әтием – Камил аганың дипломчысы да әле. Аннан үрнәк алыптыр инде, үзем дә, энем Илдар да, тормыш иптәшем Эльвира да БДУда укыганда диплом эшләребезне Камил ага җитәкчелегендә яздык. Димәк, Камил Салих улы берьюлы дүрт Фазлетдиновның – диплом җитәкчесе, безнең нәселнең ике буынының яраткан Остазы булып тора. Ул – буыннарны бәйләүче Остаз.
1991-1996нчы елларда БДУ студенты.