Барлык яңалыклар
Шәхес
20 август 2019, 13:22

Атаклы галимнең һәйкәле булачак

Жәлил Киекбаевның (1911—1968) йорт-музее биләмәсендә галимнең һәйкәлен куячаклар. Йорт-музей Гафури районының Каранъелга авылында урнашкан. Иң яхшы проектка ачык конкурс (2019 елның 5 сентябренә кадәр) игълан ителде.

Җәлил Киекбаев — күренекле тел белгече, төркиятче, филология фәннәре докторы, профессор, язучы, Башкорт АССРының атказанган фән эшлеклесе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы. Башкорт тел гыйлеменә һәм урал-алтай теориясенең башкорт мәктәбенә нигез салган шәхес.
"Введение в урало‑алтайское языкознание", “Основы исторической грамматики урало‑алтайских языков", "Фонетика башкирского языка" һ. б. академик фәнни хезмәтләр авторы, урал-алтай телләрендә билгелелек-билгесезлек системасын тирәнтен тикшергән галим.
Мирфатыйх Зәкиевның Җәлил Киекбаевка багышланган "Дәртле җыр" әсәре Уфада 1974 елда басылып чыккан иде. Анда галимнең җанлы образы сынландырыла.
Конкурс бер турда үткәрелә. Анда һәйкәл проекты тәкъдим ителергә тиеш, модель 40 сантиметрдан да ким булмаска, матди чыгымнар сметасы 300 мең сумнан артмасҡа тиеш.
Гариза, проект, аңлатмалы язулар, график материаллар, смета-финанс исәбен 2019 елның 5 сентябренә кадәр Гафури районының мәдәният бүлегенә тапшырыла.
Адресы: Красноусол авылы, Октябрь урамы, 2, 115 нче бүлмә. Тел. 8 (34740) 2-12-48.
Читайте нас: