Барлык яңалыклар
Шәхес
14 август 2019, 15:34

Күренекле галим Мирфатыйх ЗӘКИЕВка – 91 яшь

...Галимнең гамәле – фәнни хезмәтләреннән күренә. Мисалга, аның фәнни хезмәтләренең нибары бер өлешенә – 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”нең эчтәлегенә күз салу җитә һәм шул ачыклана: гомере буе “туган телем, милләтем” дип җан аткан, туган тел язмышы, милләтебезнең йөз аклыгы өчен көрәшкән Мирфатыйх ага. Кылыч тотып түгел, акыл көчен, тырышлыгын җигеп. Һәм байтак бәхәсле мәсьәләләргә үз карашын булдырган... Иң кызыгы – алар бүгенге фәнни тикшеренүләрдә яңа исбатлау таба.

Күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевка 14нче августта 91 яшь тулды.
Аның белән белән моннан бер җиде ел элек танышкан идем дисәм, алдашырмын. Беренче очрашу 8нче сыйныфта укыганда булды. Зәңгәр тышлы татар теле дәреслеге. Тел белеменең таҗы – синтаксис дәреслеге. Авторы – Мирфатыйх ага. Катлаулы материал анык, логик рәвештә аңлатылып бирелгән. Дөрес, хәзер мондый дәреслекләрне тәнкыйтьләргә яраталар, мәктәптә татар грамматикасын, синтаксисын тирәннән өйрәнеп тору кирәкми, диләр. Аларын да өйрәнмәгәч, телне өйрәнү ничек буладыр, анысын белмим, бу мәсьәләне методистлар намусына калдырыйк... Әмма шунысы хак, татар теле фәне басуы тирән сөрелгән. Һәм монда, башка бик күп галимнәр белән беррәттән, Мирфатыйх Зәкиевның саллы өлеше бар. Аның мактаулы исемнәрен, ирешкән дәрәҗәләрен санап китмим – теләгән кеше Интернетны ачып карап, бу хакта мәгълүмат таба ала.
Мин исә Мирфатыйх аганың галим, шәхес буларак гаҗәпкә калдырган, сокланырга мәҗбүр иткән берничә сыйфаты хакында бәян итмәкчемен. Бу сыйфатларның кайсыдыр берсенә ирешү дә күпләребез өчен авыр. Аларның барысының бергә бер кешедә туплана алуы исә Мирфатыйх Зәкиев кебек кешене барлыкка китергәндер дә.
Беренчесе – талант. Тумыштан бирелгән зиһен, хәтер, фикер көче булмаса, 35 яшьтә үк докторлык диссертациясе яклана, югары дәрәҗәләр, вазыйфалар яулана алмас иде. Талантны сатып алып я урлап булса, һәр өченче кеше фән докторы, ә һәр икенчесе академик булыр иде.
Икенчесе – акыл. Бер конференция хәтердә калган. Мирфатыйх ага, гадәттәгечә, түрдә, президиумда. Аны хөрмәтләп тәбрикләделәр, ихтирам-мактау сүзләре яудырдылар һәм... провокацион сорау бирделәр. Сорау бирүче шунда ук үзенә кирәкле җавапны әйтеп, “Шулай бит, Мирфатыйх Зәкиевич?” – дип, аның җөпләвен көтте. Ләкин, “син миңа дус-дуслыкка, тик хакыйкать кадерлерәк”, дигәндәй, елмаеп бирелгән сорау җитди җавапка очрады. Ягъни нинди генә шартларда да фикер җебен югалтмау, хис-тойгыларны йөгәндә тоту, мактау, дан-дәрәҗәгә тыныч карауның чагылышы аңлата иде бу.
Акылның янә бер сыйфаты – хис-тойгыны гына түгел, тәнне дә ихтыяр көченә буйсындыру. 50 яшендә Мирфатыйх Зәки улының сәламәтлеге җитди какшап китә. “Инфаркт алды халәте” дигән диагноз куялар. Педагогия институты ректоры булып эшләп, тулай тораклар салдыру өчен янып йөргән чагында чагында була бу. Табиб: “Яшисең килсә, йога күнегүләрен өйрәнеп, шуларны яса”, – ди. Мирфатыйх ага профессорның киңәшен җитди кабул итә. “Хәзергәчә көн дә иртән уяну белән күнегүләр ясыйм, – ди ул. – Ким дигәндә – ярты сәгать. Берничә минут башта торам. Сәламәтлек өчен шулай ук мунча бик яхшы. Гармунда уйнарга яратам. Баш мие өчен ул да бик файдалы... Ашау белән мавыкмау, җәяү йөрү бик файдалы”.
Өченчесе – хезмәт сөю. Уфа вакыты белән иртәнге җидедә тора галим. Казанда биш кенә була әле ул чакта. Ютазы районының Башкортстан чигенә якын булуымы, атасыз үткән, сугыш елларына туры килгән балачак тәэсиреме... Нәтиҗәдә, әллә күпме эшләр башкарырга, меңләгән мәкаләләр, йөзләп монография, дәреслекләр язарга, йөзгә якын яшь кешегә фәнни хезмәтләрендә – җитәкче, бик күпләргә оппонент буларак чыгыш ясарга өлгерергә мөмкин. Татар теле фәне нигезләренең берсе “Татар грамматикасы” өч томлыгы академик басмасының баш мөхәррире дә – ул. Тагынмы? 90 яшеңне егетләрчә каршыларга мөмкин: 7 томлык “Сайланма хезмәтләр” нәшер итеп. 8 томлык дияргә дә була, чөнки янә бер том, бераз алданрак, Татарстан Фәннәр академиясе нәшриятында чыгып өлгергән. Бу хезмәтне дөньяга чыгару өчен күпме көч салынганын ул үзе генә беләдер. Җиде томлык Татарстан Республикасы хөкүмәтенең матди ярдәме белән “Мәгариф” нәшриятында сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә басылып чыкты һәм галимнең фәнни кызыксынуларының колачын, тематик киңлеген, проблематик тирәнлеген ачык дәлилли.
Югарыда санап үтелгән шушы өч сыйфат Мирфатыйх Зәкиевка гыйлем баскычларын яуларга, дәрәҗәле урыннарда йөз кызармаслык итеп эшләргә ярдәм иткәндер дә. Казан дәүләт педагогия институты ректоры (1967-1986), Татарстан Югары советы рәисе (1980-1990), Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры (1986-2000) – вазыйфалар дәрәҗәле генә түгел, бик җаваплы да. Кеше язмышлары гына түгел, тел, милләт язмышына кагылышлы карарлар кабул итәргә, үз иңеңә таудан авыр йөкләр йөкләргә кирәк булгандыр. 80нче еллар азагы һәм 90нчы еллар башында Татарстан Республикасы халыклары телләре турында закон проектын әзерләүдә, Татарстан Фәннәр Академиясе эшчәнлегендә, Казанның мең еллыгын нигезләүгә күп көч куя. Кемдер арыр-җиләр, хаклы ялга чыгып, ипле-җайлы гына гомер кичерер иде, бәлки. Тик Мирфатыйх агада тагын бер сыйфат бар. Мөгаен, ул сыйфат та, беренчесе, талант кебек үк, Аллаһы Тәгаләдән бирелгәндер. Бу сыйфат – дүртенчесе – кыюлык, дияр идем.
Батырлык яуда беленә. Тыныч тормышта да яу бар. Анда кемнең кемлеге сынала, тормыш максатлары ачыла. Куйган максатына һәм шул максаттан кылган гамәлләренә күрә шәхескә дә бәя бирергә була. Галимнең гамәле – фәнни хезмәтләреннән күренә. Мисалга, Мирфатих ага язган фәнни хезмәтләрнең нибары бер өлешенә – 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”нең эчтәлегенә күз салу җитә һәм шул ачыклана: гомере буе “туган телем, милләтем” дип җан аткан, туган тел язмышы, милләтебезнең йөз аклыгы өчен көрәшкән Мирфатыйх ага. Кылыч тотып түгел, акыл көчен, тырышлыгын җигеп. Һәм байтак бәхәсле мәсьәләләргә үз карашын булдырган.
Мисал өчен, Идел буе татарларының килеп чыгышын татар-монголларга кайтарып калдыруга каршы теоретик бәхәскә алынган. Моның өчен аңа беренчел чыганакларны, тарих, археология буенча әдәбиятны анализларга, фәнгә билгеле фактларны төзек системага салырга туры килә. Һәм ул шундый нәтиҗә ясый: европоцентризм тарафдарлары фаразлаганча, төрки халыклар 1400-1600 еллар элек Алтайда барлыкка килеп, 1200-1100 еллар элек кенә Европа кыйтгасына күченмәгән, алар әле яшәгән җирләрендә 20-30 мең еллар элек үк гомер сөргән.
Шунысы кызыклы: бу сыгымталарга яңа исбатлаулар табылмакчы. Соңгы чорда “генеалогия” дигән өр-яңа фән барлыкка килде. Кемнең кемгә туганлыгын җиде буын гына түгел, төбенә кадәр ачыкларга мөмкинлек бирә ул. Тел галимнәре, этнологлар да бу юнәлешкә көннән-көн ешрак игътибар итә. Генеалоглар әйтүенчә, татар ирләрендә күпчелектә фин-угыр (N), Европа һәм көнбатыш Евразия (R) ир-атларыныкына хас гаплотөркемнәр ачыкланган. N гаплотөркеме 36 мең еллар элек – Кытайның көньягында, ә R гаплотөркеме 32 мең еллар элек Үзәк Азиядә барлыкка килгән булса кирәк. Ягъни бүгенге татар халкын барлыкка китергән генеалогик, этник, лингвистик, тарихи тамырлар гаять тирән һәм аларны барлауда яңа ачышлар булыр әле.
Идел буе болгарлары телен чуваш теле белән генә бәйләп карауга каршы чыгуына килгәндә исә... Чуваш галимнәреннән дә усалрак дошманнары булмаска тиеш кебек аның. Чынлыкта исә Мирфатыйх Зәкиев болай ди: “Гомер буе чуваш галимнәре белән бәхәс кордым, ә алар мине аның саен хөрмәт иттеләр”...
“Мирфатыйх ага, хәлләрегез ничек?” – дигән сорауга телефоннан еш кына шундый җавап яңгырый. “Картларча инде. Күп эшләп булмый, шулай да тагын бер китап язарга тотындым”.
Фән һәм хезмәт – Мирфатыйх аганың ике канаты. Алар туксан бердә дә талмасын, телебезне, милләтебезне яклап тагын да яңа хезмәтләр язылсын, дип телисе килә.
Дилбәр БУЛАТОВА-СӨЛӘЙМАНОВА,
филология фәннәре кандидаты.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: